tyumen

CIT2

Подписка на газету 

Baner 230x300 1

Календарь 

Ноябрь 2018
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
29 30 31 1 2 3 4
5 6 7 8 9 10 11
12 13 14 15 16 17 18
19 20 21 22 23 24 25
26 27 28 29 30 1 2

Электронная почта 

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Безнең беренче сайт 

Исемнәре газетабыз тарихында саклана

последние и лучшие новости искусства в мире

«Яңарыш” газетасының, аның беренче редакторы Азат Гыйззәт улы Сәгыйтовның беренче киңәшчеләре, хәбәрчеләре дә ветеран укытучылар – сугыш ветераннары булдылар. Якуб Зәнкиев, Габделхак Шакиров, Шакирҗан Ибраһимов, Хисмәт Корман, Иван Петрович Гаврилов, Әйтмөхәммәт Юсупов, Сәхир Хәбиб, Газиз Әхмәтов, Гыйльман Шукуров, Баһаветдин Наврузов һәрвакыт безнең хәтердә сакланачак. Ә  Альберт Урамаев, Әхмәт Галимовка, барлык тыл ветераннарына бөтен күңелебез белән сәламәтлек, озын гомер телибез. Бөек Җиңүне алып килгән  Ватаныбызны саклаучылар  белән горурланабыз, алны-ялны белми, йокы күрми тылда хезмәт иткәннәргә олы рәхмәтебезне җиткерәбез.

Актив җәмәгать эшлеклесе, РФсенең атказанган укытучысы, хезмәт һәм сугыш ветераны, Татарстанның Тукай исемендәге премиясе лауреаты Якуб Камали улы Зәнкиев Азат абыйның уң кулы булды. 15 еллыкка чыккан китапта да ул: “Әгәр газета чыга башлаганның беренче көнненнән бирле бөтен җаны-тәне белән Якуб абый Зәнкиев шикелле яклаучылар һәм ярдәм итүчеләр булмаса, белмим, ничек булыр иде икән “Яңарыш”ның язмышы”, - дип яза. Ул Азат Гыйззәт улына: “Бирешмә, сакла газетаны!” – дип әйтеп калдыра. Бу китабы белән ул васыятьне Азат абый безгә әйтеп калдырды шикелле. Якуб Камали улы 1941 елда армия сафларына чакырыла, тик авырып китеп, кире кайта. Ә 1942 елда үз теләге белән яңадан китә. Воронеж фронтында телефонист, радист, разведчик булып хезмәт итә. I Украина фронтының 1 танкаларга каршы артиллерия бригадасының взвод командиры вазифасын үти. Львовны азат итүдә, Одер, Висла елгаларын кичүдә, Польша, Германия, Чехословакия территорияләрен азат итүдә катнаша.

Аннары Лагов шәһәре янында чолганышта калып, авыр хәлдән чыгу чарасы итеп, батареяның үз өстенә ут ачуын сорый. Бу бәрелештә 20дән артык дошман солдаты юкка чыгарыла, икәү әсирлеккә эләгә. Сугышны Прагадан ерак түгел Вельтрусы шәһәрендә тәмамлый. Батырлыклары өчен “Кызыл йолдыз”, 1нче һәм 2нче дәрәҗәдәге “Ватан сугышы” орденнары, медальләр белән бүләкләнә.

Газиз Әхмәтовны, әле яңа гына диплом алган белгечне, 1942 елда армиягә чакыралар. Дауриядә хезмәт итеп, Черниговск хәрби-инженерлар училищесында укый гына башлауга, бер айдан аны тараталар. Хезмәтен сапер-шартлату ротасында дәвам итә. Январь башында йөзенче укчы дивизия составында Венгриягә күчәләр. Мартта сугышчан хәрәкәтләргә җибәреләләр. Җиңү көнен Газиз Ваһап улы Австрия-Чехословакия чигендә каршылый. “II дәрәҗәдәге Ватан сугышы” ордены, медальләр белән бүләкләнә. 1946 елда туган ягына кайта.

Габделхак Шакиров сугыш елларын бүгенгедәй хәтерли иде: “Кулыбызда укытучы дипломы булса да, без фронтка омтылдык. Сугышка алмагач, үзебез гариза язып, авиаучилищега китәргә сорадык. 1941 елның августында безне Кемеровога укырга җибәрделәр. Утызлап кеше идек. Ләкин очучы булырга язмаган икән миңа. Ике ай да укымадык, Омскка артиллерист-төзәүче булырга укырга алып киттеләр”, - дип сөйли иде ул. Аннары Мәскәү, Сталинград өчен сугышларда катнаша, аннан соң Котельниково станциясе, Бобовня, Миллерово янындагы кырылыш, Паулюс дивизиясен камау, Днепрны кичүләр, Александрия шәһәрен алулар, күпме дусларны югалту... дип тезеп китә иде.

Шакирҗан Ибраһимов турында язма күптән түгел генә газета битләрендә урын алды (№13, 27 март). Аңа тукталып тормыйм.

Әйтмөхәммәт Юсупов Ватан сугышы ордены һәм медальләргә ия була, сугышны разведчик булып үтә.

Гыйльман Шукуров 18 яшеннән илне фашистлардан азат итәргә китә, минометчы була, коточкыч Курск дугасында сугыша.

Баһаветдин Наврузов Ерак Көнчыгышта япон армиясенә каршы хәрби хәрәкәтләрдә катнаша, 3 шигырьләр җыентыгы бастырып калдырды.

Әхмәт Галимов исән-сау, Төмән шәһәрендә яши. Ул сугышның соңгы көннәренә эләгә, артиллерияче була, 1950 елда гына демобилизацияләнә.

Альберт Урамаев әле дә эчтәлекле, кызыклы хикәяләре белән шатландырып тора.

Бу ветераннар сугыштан соң да өлкәбез мәгарифен үстерүдә, башка эшләрдә зур тырышлык белән, гоурланырлык итеп үз вазифаларын башкаралар. Алар балалары, халкыбыз хәтерендә мәңге сакланырлар.

Быел сугыш ветераннарына аеруча игътибар зур. Бу редакция адресына килгән хатлардан да күренә. Аларны 9 майга кадәр чыгачак саннарда биреп бетерү дә мөмкин түгел. Моның өчен борчылырга кирәкми, ветераннар турындагы язмаларга газета битләрендә һәрвакыт урын биреләчәк. Тагын бер проектыбыз бар: Фатыйх хәзрәт Гарифуллин сугыштан йөреп кайткач та, ислам юлында үзләрен күрсәткән ветераннарга багышланган китап бастырырга планлаштыра. Һәм ул китапка керәсе кайбер язмалар “Яңарыш”ыбызның һәр санында чыгып бара.

Гөлнур ВӘЛИЕВА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836