tyumen

CIT2

Подписка на газету 

Baner 230x300 1

Календарь 

Ноябрь 2018
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
29 30 31 1 2 3 4
5 6 7 8 9 10 11
12 13 14 15 16 17 18
19 20 21 22 23 24 25
26 27 28 29 30 1 2

Электронная почта 

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Безнең беренче сайт 

Кыткүлнең батыр егетләре

последние и лучшие новости искусства в мире

Рядовой Миндубай Шакир улы Шакиров 1908 елда Татарстанның Апас районы, Урсак авылында туа. Хәрби хезмәткә 1941 елның 21 августында чакырыла. 1266нчы укчы полкы 385нче укчы дивизиясе составында Мәскәүне яклауда, Сталинград астындагы сугышларда катнаша. 1943 елның 4 мартында контузия ала. Спас-Деменский һөҗүм итү операциясе барышында 1943 елның 2 сентябрендә аягы үтәдән-үтә яралана. Хәрби-табиб комиссиясе карары буенча хәрби хезмәткә чикләнгән дәрәҗәдә яраклы булып, 104 нче запас укчы полк 39нчы запас укчы дивизиягә җибәрелә. Бик күп медальләр белән бүләкләнә.

1945 елның 7 октябрендә демобилизация буенча хәрби хезмәттән китә. Түбән Тәүде районы, Кыткүлдә колхозда эшли, хезмәт һәм сугыш ветераны Миндубай Шакир улы 1976 елда вафат була.

Рядовой Хафиз Шакир улы Шакиров 1914 елда Татарстанның Апас районы, Урсак авылында дөньяга килә. Сугышка хәтле Ерак Көнчыгышта Эшче-Крестьян Кызыл Армиясендә хезмәт итә. Хәрби антны 1939 елның 12 июнендә кабул итә. 1940 елны совет-фин сугышында катнаша. Бөек Ватан сугышы башлангач, 1941 елның 30 июлендә яуга китә. Сталинград астындагы сугышларда әсирлеккә төшә. Фашист концлагерьларының барлык авырлыгын кичерә. Сугыш азагында гына азат ителә. Запорожьеда НКВД лагерьларында фильтрлау үтә, ишелгән промышленностьны торгызуда катнаша. Сугыштан соң сәүдә системасында эшли. Төрле медальләр белән бүләкләнә. Хезмәт һәм сугыш ветераны Хафиз Шакир улы 1978 елны дөньядан китә.

Хатыйп Шакир улы Шакиров 1916 елда күп балалы крестьян гаиләсендә туа. Ярлы яшиләр, әтиләрен бик иртә югалталар. 1929 елны Хатыйп Төмәннең су транспорты фабрика-завод өйрәнчекләре мәктәбендә (ФЗУ) укый. 1935 елны аны тәмамлый, казаннар ясау остасы һөнәренә ия була. Аннан соң өч ел Түбән-Иртеш пароходчылыгының Төмән затонында (суднолар төзү заводы) казаннар ясау остасы вазифасын үти.

1935-1938 елларда Казан шәһәрендә су транспорты Горький инженерлар институтының рабфагында укый. 1938 елны шушы институтның механика факультетына укырга керә. 1941 елны институтның өч курсын тәмамлый, әмма сугыш башлана...

1941 елның 25 июлендә Горькийның Свердловск шәһәр хәрби комиссариатына бара, үз теләге буенча сугышка алуларын сорый. Фронт урынына аны Томск шәһәренә күчерелгән Туланың корал-техник училищесына укырга җибәрәләр. Биш айлык тизләтелгән курслардан соң, техник-лейтенант Хатыйп Шакир улын 1941 елның 15 декабрендә Көнбатыш фронтның 237нче укчы полкы 69нчы укчы дивизиясенә коралмы технигы итеп озаталар. 1941 елның декабреннән 1945 елның 2 маенача Хатыйп Шакир улы шушы данлыклы дивизия составында була.

Штат буенча 120нче, 237нче, 303нче укчы полклар, артполклар һәм аерым бүлекчәләр кергән 69нчы укчы дивизия 1942 елның февралендә Ташкенттан Идел буе хәрби округының Бобров шәһәренә күчерелә. 1942 елның мартында дивизия Тула шәһәрендә була. Беренче тапкыр сугышчан хәрәкәтләрдә техник-лейтенант Хатыйп Шакиров 1942 елның апрелендә Смоленск өлкәсе Барятино станциясе районында катнаша. 1942 елның апреленнән 1943 елның январенача дивизия 27 чакрымлык участокта оборонаны ала. Хисап буенча бу чорда оборона сызыгында яуда 3 меңнән артык фашист юк ителә, 100 дот ишелә, 30 блиндаж, сугыш кирәк-яраклары белән 2 склад шартлатыла. Тиздән Хатыйп Шакир улын 69нчы укчы дивизиянең аерым пулемет батальонының корал мастерское начальнигы итеп билгелиләр.

1942 елның 24 декабрендә аңа “өлкән техник-лейтенант” хәрби дәрәҗәсе бирелә. 1943 елның 1 январенда дивизия алгы сызыктан алына, немецларның кинәт һөҗүм ясаулары нәтиҗәсендә тылга 15нче чакрымга күчерелә.

1943 елның февраль башында дивизия Курск чыгынтысында (выступ) Орлов өлкәсе Ливны шәһәре районында сугыша башлый. Дивизиянең командирлары һәм сугышчылары 1943 елның июль азагынача Курск дугасында күп югалтулар кичерәләр. Егетне 303нче укчы полкның 69нчы дивизия артиллерия мастерское начальнигы итеп билгелиләр.

1944 елның 15 октябрендә Гомель-Речинск һөҗүм итү операциясе барышында Днепрны кичкәндә кыюлык күрсәткәне өчен Хатыйп Шакир улын “Батырлык өчен” медале белән бүләклиләр. Аңа алда Висла, Нарев, Одер елгаларын да кичәргә туры килә.

1944 елның 23 июнендә Бобруйск һөҗүм итү операциясе вакытында ясаган каһарманлыгы һәм батырлыгы өчен “Кызыл йолдыз ордены” белән бүләкләнә.

2нче Белоруссия фронты 120нче укчы полкның 18нче укчы корпусы составында Данциг, Штеттин, Росток немец шәһәрләрен алуда катнаша. Берлин стратегик һөҗүм итү операциясе вакытында кыюлык күрсәтүе өчен II дәрәҗәдәге “Ватан сугышы ордены”на лаек була. 1945 елның май аенда аңа “1941-1945 елларда Бөек Ватан сугышында Германияне җиңгән өчен” медален тапшыралар.1946 елның январь аенача совет гаскәрләре составында Германия һәм Польшада була. 1946 елның июнендә демобилизацияләнә.

1952 елның 16 апрелендә Хатыйп Шакиров яңадан Совет Армиясе кадрларына билгеләнә. Ул гаиләсе белән Ерак Көнчыгышка Курил утрауларына юл ала. Хәрби хезмәтне Кунашир, Сахалин утрауларында үти. 1954 елны капитан дәрәҗәсендә запаска чыга һәм Төмәнгә кайта. Пенсиягә чыкканчы Төмән камволь-тукыма фабрикасында механик булып эшли.

Вилдан КӘРИМОВ.
(Диләфрүз Ф
ӘХРЕТДИНОВА тәрҗемәсе).

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836