Материалы

Безнең кататабыз

последние и лучшие новости искусства в мире

19-5Бөек Җиңүнең 70 еллык юбилеена багышлап, барлык кызлары, уллары, оныклары, нәбәрәләре исеменнән картатам турында язарга булдым.

Әсхәт Әбделхәбир улы Айтбаков 1915 елның 7 июнендә Ялутор районы, Яңа-Атьял авылында туа. Быел аңа, Аллаһым боерса, 100 яшь тулачак. Ул Кызыл Армиягә 1941 елда Ялутор хәрби комитеты чакыруы буенча алына.

Картатау Көнчыгышта, рус-япон сугышында, 304 нче артиллерия полкында, танклар дивизиясендә артиллерияче булган.  “Японияне җиңү өчен” медале белән бүләкләнә, японнарны җиңгәч, Кореяда америкалыларга каршы торып, чикне саклыйлар.

“Америкалылар белән безнең ара 10 чакрым булды. Шул җирдә, сугыш бетсә дә, тагын бер ел тордык”, - дип сөйли картатау исенә төшереп. Картатау оста гармунчы да булган. Төрле көйләр башкарган, солдатларның күңелләрен ачкан.

Тагын бер онытылмаслык хәл исендә - Кореяда ашханәгә ашарга кергән безнең солдатларга агулы ашлар ашатканнар. Шул ук көнне аларны госпитальгә салып, кайберен саклап калалар, кайберләре үлгәннәр.

Картатау 1941 нче елның җәйге эссе көннәрендә Бөек Ватан сугышына китеп, 5 елдан соң гына исән-сау, җиңүче булып үз авылына кайта.

Сугыштан кайткач, ул колхозда тракторчы булып пенсиягә чыкканчы эшли. Картатау тормыш иптәше Сәгыйдә белән 8 бала тәрбиялиләр. Сәгыйдә әннәкәбез 80 яшендә дөнья куйды. Балалары, кызлары барысы да акыллы, хезмәт сөючән, тырышлар. Хәзерге вакытта картатауның 7 баласы, 8 оныгы һәм 9 нәбәрәсе бар. Картатау бик тыйнак, сабыр, белемле, акыллы, динле кеше. Үз гомере буена намазларын калдырмыйча укый. Аның хәтере әле дә яхшы.

Картатабыз безгә үрнәк кеше. Аның теләге: “Аллаһы Тәгалә каршына иман белән китсәм иде, иман кәлимәсен әйтергә телем әйләнсә иде!”

Роза АИТОВА, Төмән шәһәре, Кырынкүл авылы.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума