Материалы

“Мин бабаем белән горурланам”

последние и лучшие новости искусства в мире

18-5Бу сүзләр һәм мәгънә белән бабасы турындагы матур язмасын сүрәтләгән Ариана Гайнуллина. Ә аның бабасы – Хәсән Гыйрфан улы Гайнуллин сугышка кадәр һәм сугыштан соңгы авыр елларда авыл хуҗалыгын күтәрүдә бар тырышлыгын куеп эшләгән, Бөек Ватан сугышы елларында батырларча илне саклаган батыр.

Хәсән Гайнуллин 1911 елда Төмән өязенең Турай авылында туып-үсә. Бала чагында ук әтисез калып, җиде яшеннән әнисенә булышырга туры килә. Акыллы бала була ул, эш белән бергә укырга да өлгерә. Бигрәк тә төгәл фәннәр җиңел бирелә, тик гуманитар юнәлештәге предметларны да ярата. Гарәп графикасында яза, укый, латин графикасын да белә, рус телендә оста аралаша.

Сөйләмендә мәкаль һәм әйтемнәр куллану ошый аңа. Ә башлангыч белемне авылдагы укытучылардан ала ул, аннары Төмәндә җидееллык мәктәпне тәмамлый. Ирбит шәһәрендә авыл хуҗалыгы институтында да белем үзләштерә.

Белемле егетне “Урал” колхозына хисапчы итеп алалар, аннары председатель, ветсанитар вазифаларын башкара.

Сугыш чоры башлана. Хәсән Гыйрфан улы 1939 елда Фин сугышына китә, аннан исән-сау кайтуына, тыныч, тернәкләнеп килгән тормышка куанып та өлгермиләр, СССР халкын 1941 елгы коточкыч хәбәр тетрәндерә. Тиз арада иң гайрәтле, нык ир-егетләргә илне явыз дошманнан азат итәргә чакыру килә. 24 июньдә Х.Гайнуллин да гаиләсе белән саубуллаша. Баруга аны бүлек командиры итеп билгелиләр. Үзәк, Ленинград, Белоруссия, Украин фронтларында катнаша. 4 тапкыр каты яралана. Ләкин сугыш юлын дәвам итә. Эстонияне азат иткәндә һәм Одер елгасын кичкәндәге шәхси кыюлыгын искә алып “Батырлык өчен” медальләре белән бүләкләнә. 543нче полкның миномет бүлеге командиры беренчесен 1944 елның 19-23 сентябрендә һөҗүмнәрдә тәвәккәл булуы һәм коралларны һәрвакыт тәртиптә тотып, үзенең үрнәгендә башка солдатларда да сугышчан рух тудыруы өчен ала. Ә инде сугышта иң хөрмәтле саналган бу медальнең икенчесен Хәсән Гыйрфан улына 1945 елның 24 январенда минометыннан атып 12 меңләп немец солдатын, бер пулемет ноктасын юк иткән өчен бирәләр. Шул полк составында ул Җиңүне Прагада каршы ала. “Праганы азат иткән өчен” медале тапшырыла. 1945 елның октябренә кадәр Кызыл Армия сафларында хезмәт итә. Туган авылына 1946 елда гына әйләнеп кайта. Тыныч тормышта “Германияне җиңгән өчен”, күп кенә Бөек Ватан сугышында Җиңүнең юбилей медальләре һәм 1985 елда “I дәрәҗәдәге Ватан сугышы” ордены алуга лаек була.

Сугыш чоры турында сөйләргә яратмый Хәсән ага. Вакыты белән генә кайбер вакыйгаларны исенә төшереп ала. Шулай 1944 елда июль эссесе вакыт чәрдәкләнгән аягының авыртуына түзә алмыйчан, аңын югалта. Уянып килсә, кырда бер җан иясе күренми. Ерак түгел генә чокыр күрә, шуышырга ярамый, тиз генә шунда тәгәри. Үлем якынлашып килә, дип уйлап, мөселман гадәте буенча чокырда бер кырыйда уем ясый – шунда кояштан яшеренеп кереп ята. Караңгы төшүгә немецча сөйләшүләр ишетелә башлый. Алар чокыр төбен яктыртып карыйлар да, Хәсән Гайнуллинны күрмичән, китеп калалар. Язмыш һәм йола аны үлемнән коткарып калалар.

Тагын бер вакыйга туганнары хәтерендә сакланып калган. Бервакыт 3 сугышчы башкалардан аерылып, Украинадагы урманда озак адашып йөриләр. Хаталарга килеп чыккач, иң ярлысының ишеген шакып карарга булалар. Анда бабай белән әби бәрәңге ашап утыралар. Әби аларны хуш күреп өстәл артына чакыра, эссе өй ашына сагынган егетләр ашау белән мавыккан арада, сатлыкҗан бабай немецларны алып килә. Солдатларны кыйнап, сарайга ябып куялар. Салкын көзнең соңгы айлары, җил үзәккә үтә. Сакчылар да арлы-бирле йөриләр. Шунда болар качу турында уйлана башлыйлар. Берсе салам түбәне тишеп, бер-берсе өстенә менеп чыгалар, сакчыларны үтереп, тагын урманга качалар. Бу вакыйга да Хәсән аганың бер кызы Украин егетенә кияүгә чыккач кына ишетелә. “Сатлыкҗан-бандерачының малаен кызымның ире итеп күрәсе килмәгән иде. Язмыш шулай язгач, тыныч яшәгез. Тик беркайчан да, хәтта минем үлемемнән соң да, Украинага китүеңне кичермәячәкмен. Анда сиңа да, балаларыңа да урын юк”, - ди ул. Кызы әтисен тыңлап, Украинага китми. Ә бабай әйткәннәр тормышка аша.

Ветеран аз сөйләшә, очрашуларга да бармый. Тик сүз башласа, һәрвакыт белеп, акыл белән генә, кирәген әйтеп куя. Тыныч тормышта да гел авыр җирләрдә генә эшләргә җибәрәләр аны. Коммунист буларак, каршылыксыз, ил җибәргән җиргә барып, авыл хуҗалыгындагы торгынлыкны күтәрүдә көч түгә. Талымхан, Турай, Ямбай авылларында яшәүчеләр аның үз кул астындагыларга кешелеклелеген, ярдәмчеллеген искә алып сөйлиләр. Туган авылындагы колхозның фермасын җитәкләргә алынган Х.Гайнуллин трактор отрядының хисапчысы, Ямбайдагы Калинин исемендәге колхозның председатель урынбасары, анда да ферма мөдире булып эшли. Әле лаеклы ялына кадәр кибетче булырга да өлгерә. Хәсән ага 1987 елның 6 февралендә 76 яшендә мәрхүм була.

Менә шундый әтиләре, бабайлары белән горурланалар Хәсән Гыйрфан улының ике хатыннан туган 12 баласы, 40 оныгы, 8 нәбәрәсе. Алар да авылда мулла вазифасын башкарган хөрмәтле әти-бабаларының юлын дәвам итәләр, лаеклы кешеләр булырга омтылалар. Дин юлын сайлаучылары да елдан-ел арта. Кибетләр тотучылары да, авыл хуҗалыгы юнәлешендә белем алучылары да бар.

“Ил-көн алдында йөз аклыгы булырлык ул-кызлар үстергән атабыз белән без бәхетле. Үз нәселенә шундый алмаш калдырган, тормыш йөген җигеп тартып, эштән ямь һәм тәм табып, ихлас тугры булып яшәгән, киң күңелле, кешелекле, намуслы булырга өндәгән әтиебез турында күбрәк белгән саен горурлык хисләре арта, аның эшчәнлеге, батырлыгы таң калдыра”, - диләр кыз-уллары. Барысы да җыелышып Х.Г.Гайнуллинга 100 яшь тулуны да зур авыл бәйрәме итеп оештырганнар.

Күпме авырлык күргәннәр, тормыш ачысын татыгыннар, сугыш кырларындагы мәхшәрдә аяусыз, батырларча, ачлы-туклы алга барып бүгенге тыныч көннәрне якынайтканнар. Ватанга мәхәббәтләре кире чигенергә, сатлыкҗан булырга юл куймаган. Илнең киноларда караган, сөйләүчеләрдән ишеткән саен күзләрдән яшь ага, тамакка төен тыгыла, йөрәк дөп-дөп тибә торган кыен чорын үз җилкәләрендә татыган әби-бабайларыбызның һәркайсы шундый ихтирам, данга лаек. Айнуллиннар гаиләсенең нәсел тармакларын эзләве, ул тармакның һәр буыны турында киләчәккә күбрәк мәгълүмат калдырырга омтылулары – мактаулы күренеш. Батырлар онытылырга тиеш түгел.

Гөлнур ВӘЛИЕВА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума