#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Март 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
26 27 28 29 1 2 3
4 5 6 7 8 9 10
11 12 13 14 15 16 17
18 19 20 21 22 23 24
25 26 27 28 29 30 31

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Сугыш каһарманы Х.Якин яшәгән йортка мемориал такта куелды

последние и лучшие новости искусства в мире

19-4Апрель аенда Төмән районы, Муллаш авылының Октябрьская урамындагы 5 нче йортында шушында туган һәм яшәгән Бөек Ватан сугышы каһарманы, Дан орденының тулы кавалеры, Төмән һәм Ржев шәһәрләренең хөрмәтле гражданы Хәбибулла Хәйрулла улы Якин истәлегенә мемориал такта ачу тантанасы уздырылды.

Бу чарада Х.Якинның балалары, туганнары, авылдашлары, өлкә Думасы, район һәм өлкә татар милли-мәдәни автономияләре, өлкә татар Конгрессы вәкилләре катнаштылар.

Хәбибулла Хәйрулла улы фронтка 1942 елның җәендә озатыла, ә 1946 елда демобилизацияләнә. Шул чорда ул берничә тапкыр яралана һәм яу кырында күрсәткән батырлыклары өчен 2 “Кызыл Йолдыз”, «Ватан сугышы» һәм Дан орденнары, медальләр  белән бүләкләнә. Нәкъ аның турында язучы К.Симонов Бөек Җиңүнең 30 еллыгына чыккан “Шел солдат” телевизион-документаль фильмында да сөйләгән.

Ветеран хөрмәтенә 2010 елда Шыкча урта мәктәбенә, Муллаш авылы урамнарының берсенә һәм Төмән шәһәренең Заводская  урамындагы 1 номерлы Якин яшәгән йортка Геройның исеме бирелә.  Ә Төмән шәһәренең Җиңү скверыннан алып Мельникайте урамына кадәр урнашкан бульвар да Х.Якин исемен йөртә.

- Хәбибулла Хәйрулла улы Муллаш авылында туган һәм җирләнгән. Аның һәм башка батырларыбызның сугышчан батырлыклары мәңге саклансын иде. Алар бит күпмилләтле Россия халкы тыныч яшәсен өчен гомерләрен бирделәр. Мәңге дан аларга! – дип сөйләде чыгышында өлкә Думасы депутаты А.Крупин.

Герой яшәгән йорттагы мемориал тактаны Муллаш авылы имамы Б.Нурмөхәммәтов һәм Муллаш урта мәктәбенең 11 класс укучысы С.Зөлбохаров ачтылар. 

Хәбибулла Хәйрулла улының батырлыгы һәм аңа карата булган якты истәлекләре белән өлкә татар милли-мәдәни автономиясе рәисе Р.Зиганшин, Төмән дәүләт университеты профессоры Х.Алишина, өлкә татар Конгрессының мәдәният департаменты җитәкчесе В.Ташкалова, Геройның кызы – Лариса  бүлештеләр.

Чара ахырында мемориал такта куелган йорт янына чәчәкләр салдылар, якыннары, авылдашлары белән аралаштылар. Ә Муллаш авылы мәдәният йортында “Геройның исеме Муллаш авылы картасында” проекты тәкъдим ителде.

Нәсимә ТАШБУЛАТОВА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836