Материалы

Дуслык – мәңгелек

последние и лучшие новости искусства в мире

26-7(Дустым Исхак Тәлгать улы Исхаков турында һәм Киров өлкәсендә, Коми Автономияле Совет Социалистик Республикасында эшләгән еллар истәлеге).

Исхак Исхаков белән татар педучилищесында укыганыбызда дуслаштык. Ул укуның беренче көненнән үк үзен тыйнак, аралашучан студент итеп күрсәтте. Бергә спорт, ату белән шөгыльләнә башладык. Яхшы укуыбыз өчен тиз арада училищеның комсомол оешмасы бюро әгъзаларына кабул иттеләр. Училищены тәмамлаганнан соң, 1956 елның җәендә Мансур Әминов белән Исхакны армиягә алдылар. Мине дә, Вагай районы, Тугыз җидееллык мәктәбендә бер ел эшләп куйганнан соң, шулай ук хәрби хезмәткә чакырдылар.

Төмән өлкәсе хәрби комиссариатында егетләр белән шатланып очраштык, училищеда укыган елларны искә төшердек.

Безне искерәк солдат формасына киендерделәр, итекләр бирмәделәр. Зур эшелонга утыртып, чирәм җирләргә (целина) Алтай краена урып-җыюда ярдәм күрсәтү өчен җибәрделәр. Елга буенда палаткаларда яшәдек. Әйбәт ашаттылар, совхоз миллионер иде. Башта печән әзерләдек, аннары комбайннарда икмәккә төштек. Бодайны район үзәгенә ташыдык. Безнең белән якташлар күп иде. Алар – Тубылдан А.Соколов, Г.Пермитин, А.Шукст, В.Фомин һәм башкалар.

Кичләрен кырда кинофильмнар күрсәттеләр, кино карарга һәм биергә авыл кызлары килделәр, чөнки безнең музыкантлар коралларда оста уйнадылар. Без берничә тапкыр концерт белән һәм күңел ачарга авыл мәдәният йортына бардык. Урып-җыю тәмамланганнан соң, крайком үзәк комитеты рәхмәт белдерде – 25әр сум акчалата премия тапшырдылар.

Авиамәктәптән майор озатуында эшелоныбызны Көнчыгышка алып киттеләр. 10 көннән соң Амур өлкәсенең Магдагачи шәһәренә килеп җиттек. Бездән очучы частьләрдә радиолокация җиһазларына хезмәт күрсәтүче кече белгечләрне әзерләделәр. Укуны тәмамлагач, беренче разряд бирделәр. Мине, Мансурны һәм Исхакны комрота капитаны Семин хәрби училищега укырга керергә өндәде. Без риза булмадык. Пассажир вагоннарында безне Ташкентка җибәрделәр. Аннан зур аэродром урнашкан Ханабад шәһәренә озаттылар. Безне бомбардировка авиациянең ИЛ-28 самолетларына хезмәт күрсәтергә техник-эксплуатация частенә билгеләделәр. Исхакны дивизия мастерскоена күчерделәр. Мансурны Карши шәһәренә дивизия штабына алып киттеләр, аннан округның хәрби частенә билгеләделәр.

1969 елның язында Исхак белән икебезне ел башында ук ИЛ-28 радиолокацион җиһазларын реконструкцияләү буенча радиозаводтан килгән инженерларга беркеттеләр. Алар башта яңа җиһазны өйрәнү буенча семинар уздырдылар, аннары үзлектән биремнәрне үтәдек, командованиенең Рәхмәт хатына лаек булдык. Исхак белән икебезгә вакытыннан алда “Авиация отличнигы” дәрәҗәсен бирделәр, Үзәк Комитетыннан грамоталар белән бүләкләндек. Җәен Исхакны югары уку йортына укырга керү өчен демобилизацияләделәр. Моннан соң 50 ел очрашмадык. 1972 елны очраклы рәвештә Мансурны күрдем. Исхакның өйләнүен, Пермь өлкәсендә яшәвен ишеттем.

2006 елның маенда “РФнең атказанган укытучысы” Рәшидә Бакиева оештыруында очрашу булды. Монда Тубыл педучилищесын, институтын тәмамлаучылар, педагогия ветераннары белән очраштык. Яраткан укытучыларыбыз – Роза апа, Камал абый Моратовларны, Сара апа, Наил абый Маметовларны күрергә язды. 2011 елны Тубылда очрашуыбызда Камал абый юк иде инде. Мансур һәм Исхак тормыш иптәшләре белән килделәр. Мансур - Тубылда, Исхак Тубылторада яшиләр. Язмышыбыз менә шундый иде.

Минем укытучы һөнәренә укуны дәвам итәргә беренче омтылу 1954 елны булды. Тубыл педучилищесыннан соң педагогия институтының тарих факультетына укырга керергә Казанга киттем. Кабул итү имтиханнарын тапшырдым, әмма географиядән “3” билгесе алдым һәм бер балл җитмәде. Кире кайткач, Тугыз мәктәбенә 5-6 сыйныфларда рус теле һәм физкультура укытучысы итеп билгеләделәр. Радиотехника буенча техник югары уку йорты турында хыяллана башладым. Армиядән соң бер ел туганым физик-математик Марат Ахин җитәкчелегендә Вагай районы, Казанлы мәктәбендә эшләдем. Анда 10нчы сыйныфта физика һәм югары классларда физкультура фәннәрен укыттым. Армиядә отпускага Новосибирск аша кайтканымда очраклы рәвештә Алтайда бергә хезмәт иткән Тубылның 1нче мәктәбен тәмамлаучы Геннадий Пермитин белән очраштым. Ул Новосибирск электр-техник институтында укый икән. Радиофак турында җентекләп сөйләде.

Физикага беренче омтылышым зур хәрефле укытучы Габдулла Хисмәтулла улы Галеев йогынтысы аша булды. 1948-1951 елларда укытучым Казанлы җидееллык мәктәбе директоры иде, шул ук вакытта география белән тарихны укытты. Аның дәресләрен нык яраттык, аларга зур теләк белән керә идек. Өстәмә әдәбият кулланып абый дәресләрне кызыклы, эчтәлекле үткәрә иде. Моннан тыш физиканы, геометрияне яхшы белде. Авыл советында бердәнбер локомобиль бар иде. Ул тәүлек буена эшләде. Урып-җыю вакытында еш ватыла иде. Габдулла абый бердәнбер механик буларак, аны ясады. Шушы укытучымның түземлелегенә, киң күңеллелегенә хәзергәчә шаккатам. Ул география, фото эше буенча түгәрәк алып барды. Стена газетасын чыгара иде, матур итеп рәсемнәр ясады. Авылда беренче лампалы приемник эшләде, өенә барып Казаннан тапшырулар тыңлый идек, тормыш иптәше Әсхәбҗамал апа безне хуш күреп кабул итте. Халык Габдулла абыйны яратты, хөрмәт итте. Яткан туфрагы җиңел, урыны җәннәттә булсын.

Педучилищеда физиканы “РСФСРның атказанган укытучысы” исеменә лаек Фәйзерахман абый Качкуров укытты. Бөек галимнәр турында күп белде, лекцияләрне кызыклы укыды. Тубылның радио яратучылары турында күп сөйләде. Институтның физика-математика факультетына укырга керергә өндәде. Югары уку йортын тәмамлагач, мине Төмәнгә билгеләделәр, әмма анда һөнәрем буенча эшләр башланмаган иде, шуңа күрә Свердловскига җибәрделәр. Анда миңа Киров өлкәсе, Слободской шәһәрен тәкъдим иттеләр.

Минем бурыч - җиһазлы һәм башнялы монтажлы граждан корылмаларын техник күзәтү иде. Җиһазларны һәм башняларны төзү-монтажлаучылар Ленинград һәм Мәскәүдән килгән егетләр иде. Линияләргә хезмәт күрсәтүче белгечләрне әзерләү буенча укулар оештырдым. Комида РРЛ төзү зур куәт алган иде. Бөтен төзү оешмалары партия обкомы белән җәлеп ителде. Мине баш инженер итеп билгеләделәр, коммунистлар партиясенә керергә тәкъдим ясадылар. Эшемнән предприятие җитәкчесе характеристика язып бирде, берничә айдан мине партиягә алдылар. Яшьләр, комсомол оешмалары белән эшләргә йөкләтелде.

Кадерле Исхак!

Сине чын күңелдән үткән туган көнең белән котлыйбыз. Озак еллар шатланып тормыш иптәшең Идия, балаларың, оныкларың янында яшәргә язсын.

“СССРның мактаулы радисты”, “Ростелеком” ветераны Марс БӘДРЕТДИНОВ; Коми Республикасы, Сыктывкар шәһәре.

(Диләфрүз Фәхретдинова тәрҗемәсе).

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума