#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Апрель 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

70 ел сакланган солдат хаты

последние и лучшие новости искусства в мире

25-11Һәр кешенең үз язмышы, тормышы. Аның һәрберсе үзенчәлекле, кызыклы. Күптән түгел редакциягә Төмәндә яшәүче милләттәшебез Мәрҗәнә Ярмөхәммәт кызы Вәлиева килде.

- Төмән районы, Олы Акъяр авылында өебез бар иде, аны без саттык. Әйберләрне күчергәндә әтинең сугыштан җибәргән хаты килеп чыкты. Ул латин графикасы нигезендә карандаш белән язылган. Мин аны махсус зурайттырдым, күзлек киеп укыдым, - дип, җитмеш елдан артык яткан дәфтәр битен сузды ул. Кызыксынып солдат хатының эчтәлеген сорадык.

- Әтием Ярмөхәммәт Нияз улы Таштимиров Бөек Ватан сугышына 1941 елны киткән. Сталинград янында сугышканда яраланган, аны 1 айга өйгә кайтарганнар, савыкканнан соң яңадан үз частенә киткән. Мин аны томан артында шикелле генә хәтерлим. Бу хатны Воронеждан язган. “Кызыл йолдыз ордены”на лаек булдым. Аның белән бергә 300 сум бүләк итеп акча бирделәр. Акчаны сезгә җибәрәм. Монда һава торышы яхшы, бик нык туган якны, сезне сагынам. Исән-сау әйләнеп кайтырга хыялланам”, - дигән ул анда.

Әтием белән әнием Шәриф Мәлик кызы советлар заманында бик актив кешеләр, коммунистлар булганнар. Әни авыл секретаре, ферма мөдире, санитарка вазифаларын үтәгән, балалар бакчасында да эшләгән. Гаиләдә өч бала: мин, энем Эрнест, сеңлем Клара үстек. Колхоз өендә тордык. Әни 94 яшенә кадәр яшәде, үлүенә 7 ел булды. Әтинең үлгән кәгазендә: “Ярмухамед Ниязович Таштимиров умер от ран 6 января 1944 года, похоронен в братской могиле в Киевской области, Черкасского района, село Волчья Гать”, дип язылган. Аның орденын һәм документларын безгә җибәрделәр. Энем орденны уйнатып йөреп кемгәдер биргән, ул шулай югалды.

Мин 1938 елны туганмын. Башлангыч сыйныфларны - Акъярда, бишенчене Кыштунлыда укыдым. Аннары Төмәндә Яңавылда туганнарда торып, 7 нче мәктәптә белем алдым, аны 1956 елны тәмамладым. Мәктәп директоры Нәсимә апа Җаббарова иде. Классыбыз зур, тату иде, 40 елдан соң очраштык. Читтән торып совет сәүдә техникумында бухгалтерга укыдым. Төмәннең “Росмясомолторг” оешмасында, “Хладокомбинат”та 18 ел эшләдем, 1993 елны баш бухгалтер булып лаеклы ялга чыктым. Гомуми хезмәт стажым – 40 ел. Тормыш иптәшем белән 2 малай үстердек, хәзер 4 оныгым, 3 оныкларымның балалары бар, - дип сөйләде Мәрҗәнә апа. Ул сугышкача төшерелгән фоторәсемнәр күрсәтте. Мәсәлән, 1933 елгы рәсемдә безгә партия мәктәбен тәмамлаучы чын күңелләре белән идеяләренә бирелгән коммунистларны күрәбез (рәсемдә).

Балачаклары сугыш чорына туры килгән ятимлек ачысын кичерүче сабыйларның язмышлары барысының да бертөрле шикелле. Ә менә яшьтән тол калган хатын-кызлар гаилә тормышын яңадан башлап җибәрү турында уйламыйча, гомере буе тугрылыклы хатын булып, дөньяның могҗизаларына чын күңелдән ышанып, бердәнбер ирләрен соңгы сулышларына хәтле көтәләр, исәннәре әле дә шушы халәттә.

Диләфрүз ФӘХРЕТДИНОВА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836