#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Апрель 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Герой истәлегенә багышланган мини-футбол турниры

последние и лучшие новости искусства в мире

25-9Бу көннәрдә өлкә татар Конгрессы җитәкчелегендә Төмән шәһәренең “Строймаш” спорт комплексында Россия Герое Тимур Мөхетдинов истәлегенә багышланган 2 нче ачык мини-футбол турниры үтте. Чараның төп максаты – батыр якташыбызны хөрмәт белән искә алу, яшь буынны сәламәт рухта тәрбияләү, активлаштыру, патриотик хис булдыру. Турнирда 9 команда – “Чинги-Тура”, “Бәхетле Себер иле”, “Газпромбанк”, “Прибой”, МФК “Ембаево”, “Спартак”, “Эллада”, “ПК “Молоко”, “СКИТ – Тугулым” һәм “Зенит-Ижевск” ярыштылар. Финалга 4 команда чыкты, җиңүчеләрне котларга Геройның әнисе – Нина Павловна Мөхетдинова да килде.

Ул: “Улымны Дагестан җирендә дә онытмыйлар, музейга материаллар сорап хат язалар. Мин гаилә альбомыннан фотолар, газета-журналларда басылган мәкаләләрне җибәрдем. Киләсе елның 26 нчы январенда улыма 40 яшь тулган булыр иде. Матди, рухи ярдәмнәре өчен өлкә татар Конгрессы, авыл хакимиятенә зур рәхмәт”, - дип сөйләде. 25-2Аның сүзләренә Ямбай авыл хакимияте башлыгы Д.Бурундукова да кушылып: “Киләсе елларда мини-футбол турнирын бездә, Героебызның туган авылында уздырасы иде”, - дигән теләген белдерде. Җиңүчеләргә өлкә татар Конгрессы башкарма комитеты рәисе Р.Насыйров, өлкә чик сакчылары ветераннары оешмасы советы рәисе урынбасары Н.Ибраһимов, өлкә татар Конгрессы мәдәният департаменты җитәкчесе В.Ташкалова җылы теләкләрен җиткерделәр, шәһәр мәдәният үзәге (җитәкчесе Л.Кәримова) биючеләре бию бүләк иттеләр. Иң яхшы футбол уйнаучы, капкачы, саклаучы, һөҗүм итүче билгеләнде. “Бәхетле Себер иле” командасы 4 нче урын алды, 3 нче урынга – “Газпром”, 2 нче урынга – “Эллада” командалары чыктылар. Ә беренчелекне “Чинги-Тура” командасы яулады. 25-3Җиңүчеләргә медальләр, кубок һәм акчалата премия тапшырылды. Узган чара турында Р.Насыйров: “Турнирны традициягә кертеп, мөмкинлек булган хәтле үткәрергә тырышачакбыз. Быел, мәсәлән, Свердловск өлкәсеннән һәм Ижевск шәһәреннән командалар уйнадылар, киләчәктә башка төбәкләрдән катнашучылар булыр дигән өмет бар. Ярышны Ямбай авылында үткәрергә дигән тәкъдим әйтелде, кызганычка каршы, авылларда футбол кырлары уен таләпләренә туры килми. Ә менә Рушан Абдуллин истәлегенә багышланган көрәш бәйгесен авылларда уздырырга мөмкинлекләр бар”, - дип нәтиҗә ясады.

Рәүфә КАНГАЗИНА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836