#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Март 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
26 27 28 29 1 2 3
4 5 6 7 8 9 10
11 12 13 14 15 16 17
18 19 20 21 22 23 24
25 26 27 28 29 30 31

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Сугыш вакытында укытканнар

последние и лучшие новости искусства в мире

Сугыш… Сугыш… Күпме җанны кыйдың,
Күпме бәхетсезлек китердең?

Балаларны күпме ятим итеп,
Кан-яшьләрен күпме түктердең?

(Г.Абдрахманова “Хөр яшәгез, ветераннар”).

Сугыш турында күпме сөйләп тә, язып та бетереп булмый. Әгәр дә тылдагы әни-апалар, әби-бабайлар, яшүсмерләр ач-ялангач бар көчләрен җиңүгә юнәлдермәсәләр, бу җиңү булмас та иде.

Мин сугыш вакытында укыткан Аслана урта мәктәбе укытучылары, әни-апалар турында язасым килгән иде.

Гөлниса апа Ханнанованың (Нәбиуллина) сугыш башланган көнне үк ире Самат абый фронтка китә. Белостокта, чик буенда була. Апа кечкенә кызы Люция, туачак малае – Рушан белән эвакуацияләнә. Килгәндә поезд бомбага тотыла. Авырлыклар белән Аслана авылына кайтып җитәләр.

Мәктәп директоры Әхмәтулла абый Исмәгыйлов сугышның беренче көненнән үк сугышка китә. Гөлниса апаны аның урынына билгелиләр. Хәзерге якты тормышта да андый эш хатын-кызга авыр дип санала. Нинди генә авырлыклар кичерергә туры килми аңа: мәктәпкә, укытучыларга утын әзерләү, дәреслекләр һ.б. булдыру, халык белән эшләү, ике кечкенә бала...Күз алдына китерүе дә бик авыр. Апада миңа да укырга, бергә эшләргә туры килде. Баланың халәтен бер карауда сизә торган, шундый эчкерсез апа иде, урыны җәннәттә булсын. Самат абый сугыштан кайткач, тагын бер кыз, бер малай дөньяга килә. Апа барлык бәйрәмнәрдә доклад сөйли иде, политукулар үткәрә.

Сәлимә апа Идрисова завуч, шул ук вакытта колхозның бухгалтеры да булган. Кулында энесе, инвалид әнисе. Бер энесе сугышта. Үзе география укыткан. Сугыштан соң Атьял авылында мәктәп салдырып, җидееллык мәктәп оештырып, беренче директоры булды. Энесе Хәлим абыйның балаларын үстерешә. Балалар аны һәрвакыт хөрмәтләп искә алалар. Аның да рухы шат булып, урыны оҗмахта булсын.

Фәрхинур апа Мөхәммәдиева (Хәлитова) башлангыч класслар укытучысы, соңыннан Мәгариф отличнигы исеменә лаек булды. Дәрестән буш вакытларында авыл советында секретарь, хисапчы булып эшли.

Хәзерге вакыттагы кебек балаларга язу өйрәтә торган китаплар, дәфтәрләр юк. Һәрбер балага хәреф ясап, язып әзерләргә кирәк. Сугыш беткәч, фронтовик-укытучы Мирсәет абый Хәлитов белән тормыш корып 3 бала үстерәләр. Абый белән икесе беренче булып “отличник” исемен алдылар.

Сәлиха апа Гарипова – биология, химия укытучысы – минем әнием. Мин 1942 елда Башкортостанда туганмын. Әти сугышка үзе теләп киткән. Мәктәп директоры була, бронь белән калдырылган. Абыемнар сугышта булып, мин тылда кала алмыйм дигән. Мин ул үлгәч туганмын, әни мине – 2 айлык вакытымда алып кайта, әти-әнисе янында торырга рөхсәт юк, Аслана мәктәбенә укытучы кирәк, диләр. 1 яшь тулгач, мине Кулик авылына әби-бабай янында калдырып, үзе ял көненә генә кайтып йөри. Җәй көннәрендә бабай белән колхозга печән эшлиләр. Шушы эшләре өчен әнигә медаль бирәләр.

Аннан тыш укытучылар заемга яздырып йөргәннәр. Әни әйтә иде: «Үзләре ярымач, көндез кигән киемнәрен ябыналар, чыптада (камыштан үрелгән) йоклыйлар», - дип.

Халыкның рухын күтәрү дә укытучылар өстендә булган: концертлар, пьесалар кую. Ирләр ролен дә хатын-кызлар башкарган.

Александра Яковлевна Казакова – немец телен укыта. Ире немец милләтеннән, хезмәт армиясендә була, аннары департацияләнә. Александра Яковлевна ике улы белән – Зиля (Зильберт), Геля (Гельмут) Аслана мәктәбендә татарча укып, авыр сугыш елларын үткәрәләр. Алар Саратов шәһәре ягыннан җибәрелгән була. Сугыш беткәч, үз якларына кайтырга рөхсәт итәләр.

Мәгъзәнур апа Мусина (Ямбай авылыннан) география фәнен укыта.

Ә менә Атьял авылында Нәкыя апа Сафаргалеева берүзе мәктәптә укыта (башлангыч класслар гына), үзе авыл советы рәисе була. Ире сугышта ятып кала. Ике улы – Наил, Нәркиз.

Барысы да инде бакыйга күчтеләр. Бу язмам аларга дога булып ирешсен иде.

Кемнәрдер шушы укытучыларда укыгандыр. Истәлекләрен язып, аларның рухларын шатландырыйк. Тагы бер теләгем: шундый истәлекләр ярдәмендә Рафаэль Магжанов язган “Аслана мәктәбе тарихы”н тере истәлекләр, фоторәсемнәр белән тулыландырсак, бик тә әйбәт булыр иде.

Лилия МӨХӘМӘДИЕВА (ИСЛАМГУЛОВА), ветеран укытучы.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836