Г. Тукай традицияләре һәм себер татар әдәбияты

последние и лучшие новости искусства в мире

17-5Тукай: “Безнең милләт тә Пушкиннарга, граф Лев Толстойларга, Лермонтовларга мохтаҗ. Кыскасы гына, безнең милләттә башка милләтләрнең тәрәкыйларына сәбәп булган чын мөхәррирләргә, рәссамнарга, яңа-яңа милли шигырьләргә, музыкантларга һәм гайреләргә мохтаҗ”, - дип язып чыкты. Тукай сүзләренең никадәрле урынлы булуын тарих раслады. Аның иҗат чишмәсеннән азык алган, аның традицияләре белән илһамланган яңа буын шагыйрьләр, язучылар җитеште. Һәрбер чор үзенең үсеш тарихында язучы-шагыйрьләр алдына яңа бурычлар куя: тормыш таләп иткән, тормыш тудырган иҗтимагый бурычларны хәл итү, чагылдыру, сәнгатьтә яңа юллар, сурәтләү чаралары табуны һәм яңа художестволы ачышлар ясауны сорый.

Себер татар поэзиясе өчен татар халкының бөек шагыйре Тукай традицияләре аеруча якын. Тукайның иҗаты безнең әдәбиятыбызның, туган телебезнең үсешенә, халкыбызның бөтен яшәешенә, мәдәниятенә зур йогынты ясаган һәм аның иҗаты татар әдәбияты хәзинәсендә милләтебезнең рухи байлыгының аерылгысыз бер өлеше сыйфатында, безнең заманда яңа яңгыраш белән яши. Безнең Төмән өлкәсе шагыйрьләре дә Тукай поэзиясенең үзенчәлекләрен аңлап, халыкчанлык көченә, хасләренең сафлыгы, тормыш белән тирәннән танышлыгы, лирикасының социаль әһәмияткә ия булуына игътибар итәләр. Әлбәттә, аларның үзләренә генә хас шигъри алымнары, үз тавышлары булу белән бергә Тукай поэзиясенә аваздаш, Тукай рухында иҗат ителгән шигырьләре дә бар. Себер татарларының аңын, рухын җиде гасырлык бай әдәбияты булган татарларның күренекле әдипләре иҗат иткән хәзинәләр белән баетыр өчен җан атып иҗат итүче Ирек Махиянов нәрсә ди:

“Чорлар аша шагыйрьләр дә үзгә,
Алымнар да булган башкача.

Максатлары гына уртак булган
Хезмәт итү илгә, халыкка”.

Һәр шагыйрь (кайсы чорда гына яшәмәсен) туган ил, туган халкын үзенчә тасвирлый, тик аларның барысында да уртак бер нәрсә: туган якны эчкерсез сөю, шул илдә тууың, яшәвең белән горурлану, шул хакта поэтик образлар тудыру.

Тукай исеме Булат Сөләймановның байтак әсәрләрендә чагылыш таба. “Тукай кабере янында”, “Син кояшым минем”, “Тукайга”, “Казанга китәр алдыннан” дигән шигырьләре аның бөек шагыйребез – Габдулла Тукайга булган мөнәсәбәтен тулысы белән күзалларга ярдәм итә. “Җирсу”, “Ак канатлы аккошларым кайта”, “Давыл көтеп”, “Туган якка гел кайтмасам” һ.б. шигырьләрендә ил, милләт язмышы өчен борчылу, уйлану, милли горурлык мотивлары чагыла.

Эзләмәгез туган авылымны,
Табалмассыз Рәсәй җиреннән.

Ул бит минем әкият дөньясында,
Көрт астына кереп югалган.

 (“Сорамагыз туган авылымны”).

Әйтмәгез себерем хакында:
“Үткәндә каргалган җир булган”.

Каргалса каргалсын, аңлагыз,

Ул минем туган җир, и туган!

(“Әйтмәгез себерем хакында”).

Ил тормышындагы әһәмиятле вакыйгаларны яктырту, аларны халык тормышына бәйләү дә шагыйрьнең үз карашын, үз фикерен милли рухка төреп язган шигырьләрендә чагыла. Гаделсезлекне күреп, тирән аңлап, аны кабул итмәү шагыйрьне көрәш юлына бастыра. Ул үз язмышын халык язмышыннан аера алмый, бөтен эшчәнлеген, иҗатын аңа багышлый. Булат Сөләйманов иҗатында Тукайдан килгән сугышчан гражданлык поэзиясе традицияләре дәвам иттерелә. “Көрәшче шагыйрь. Бөек Тукай үзен “Коеп куйган шагыйрь” дип кенә бәяләмәгән, ә җәмәгать эшлеклесе, публицист, көрәшче итеп тә санаган”.

ХХ гасыр башында Тукайлар башлап җибәргән юлны гасыр ахырында Булат Сөләйманов та дәвам иттерде. Милли рухлы әдипләр буларак, алар һәрвакыт көрәшнең үзәгендә тордылар, үз милләтләренең горурлыгы булып кала алдылар.

Тукайның чын мәгънәсендәге кешелекле, халыкчан иҗаты себер шагыйре Рәкыйп Ибраһимов иҗатында да урын ала килә. Аның Тукай шигырьләренә аваздаш “Татарларым”, “Сак бул халкым”, “Татар яшьләренә”, “И татарым”, “Мин чаң сугам” кебек шигырьләрендә халык, тел, милләтне күтәрү турындагы уйлары шагыйрь өчен төп мотивларның берсе булып кала.

Себер татарлары, уяныгыз,
Туган телебезне саклагыз.

Кулланыгыз, аны баетыгыз,
Телсез милләт булып калмагыз

(“И татарым!”)

Укы, сөйләт, өйрәт балаларны,
Югалтма син туган телеңне.

(“Туган телем – татар теле”).

Саналып киткән шигырь юллары Тукайның “Дусларга бер сүз” шигыренә никадәр аваздаш:

И кардәшләр, кул тотышып алга барыйк
Башка милләтләрнең хәлен карап карыйк.

Мәдәният мәйданында урын алыйк, -

Егыла-тора алга таба атлыйк имди.

(Дусларга бер сүз”. 1905 ел).

Милләтне алга, мәгърифәткә өндәгән һәм аның язмышын кайгырткан, халыкка, хезмәт иясенә, изелгән гади кешегә теләктәшлек иткән шигырь юллары бу.

“Ишет, халкым, мин чаң сугам,
Тыңла, сак бул, мин борчылам.

Бетә бара туган телем,

Нишләргә, сиңа уйланам.

(“Мин чаң сугам”).

Туган телнең тиешле дәрәҗәдә укытылмавы, телгә игътибарсызлыкның коточкыч зур җинаять икәнен аңыбызга җиткерә, чаң суккандай бөтен кешелеккә дәшә. Бу юлларда Тукай тавышы:

“Бара милләт зәгыйфь, абыныр-абынмас,
Сүнә яшьләрдә ут кабыныр-кабынмас”.

(“Яшьләр, 1910).

Тукай традицияләрен дәвам итүче Рәкыйп Ибраһимовның шигырьләрен Төмән төбәге әдәбиятында рухи караңгылыкка каршы көрәшнең иң көчле яңгыраганы, ишетелгәне дияргә була.

Тырыш, күтәр тормышыңны,
Арттыр тату гаиләләр.

Салындырма кулларыңны,

Үстер инсафлы балалар.

Шомлы, болгавыр еллар дип,
Өзмә өмет, күтәр башың.
Кара алга, ач күзеңне,
Басмасын кара йөзеңне.

(“И татарым”).

Рәкыйп Ибраһимов шигърияттә себер татарларының үзенчәлекле рухи дөньясын, күңел байлыгын ача алган, аларның башкаларга таныш булмаган үзгә образларын төбәк әдәбиятында чагылдырган милли рухлы шагыйрьләрнең берсе. Моның белән аның милләтебезнең көрәшче шагыйре Тукайга бик якын, аваздаш шигырьләре белән беррәттән, Тукайның үлемсезлеген, поэзиясенең мәңгелек икәнен раслый торган шигырьләре дә бар.

Халкым белән гасырлардан гасырларга
Син атларсың һәрчак бергә яктылыкка.

Күчәрсең син буыннардан буыннарга,

Мәңгегә үрнәк булырсың шагыйрьләргә.

(“Тукайны искә алып”).

Галия Абайдуллина иҗатында, барыннан да элек, Тукайның “милли шагыйрь”, “милләт хезмәтчесе” булуына басым ясала.

“Тукайга ияреп”, “Тукайга”, “Тукай килде кунакка”, “Без – Тукай оныклары” шигырьләрендә Тукайны халык күңелендә мәңгеләштергән иң гүзәл сыйфаты – аның халыкчанлыгы, гомер буе халык өчен, аны кайгыртып яшәвенә игътибарны юнәлтә.

“Нигә соң без һаман тик ятабыз,
 Нигә бер зур казык какмыйбыз.

Патшасын, байларын һәм түрәсен
Шул казыкка бәйләп атлыйбыз.

(“Батыр атлагыз, иптәшләр”).

Бөек Тукай сүзләренә аваздаш Галия Абайдуллинаның шигъри юллары:

Уян инде! Себер бураннары
Тәнне күмәр, җанны күммәсен.

Мираска калган ханнар илендә

Нинди таңнар ата күрәмсең?!

Гомумән, милләтне алга, мәгърифәткә өндәгән һәм аның язмышын кайгырткан, халыкка, хезмәт иясенә, изелгән гади кешегә теләктәшлек иткән поэзия бу. Ике шагыйрьдә дә милләт тематикасын, татарны хөр, белемле, әхлаклы, бәхетле итү проблемасы үзәккә куела. Тукай традицияләрен Галия Абайдуллина иҗатында шактый күреп була. “Олуг юбилей мөнәсәбәте илә халык өмидләре” шигырендә:

“Без сугышта юлбарыстан көчлебез,
Без тынычта аттан артык эшлибез.

Шул халыкныңмы хокукка хаккы юк? –
Хаклыбыз уртак ватанда шактый ук!

Галия Абайдуллина:

Гасырларны бизәп торган
Татар дигән атым бар!

Тарихта ул эз калдырган
Мактанырлык хакым бар,
Нигә эндәшмисең, татар
Югалттың әллә - телең!
Кычкырып әйтер хакың бар
Бу – синең туган илең.

(“Тукайга ияреп”).

Туган илен данлап, аның хокукларын яклап җан ачысы белән әйтелгән Тукайның шигъриятенә аваздаш шигырь юллары бу. Тукай Россия туфрагы безнең дә уртак туфрак булуын, татар халкының да уртак Ватанга хакы барлыгын ачык әйтеп чыкты. Тукай үз халкының үткәнен яхшы белгән, үзе яшәгән чордагы тормышны тирән аңлаган. Ул үз халкының киләчәге турында һәрчак уйланып, кайгыртып яшәгән. Гаяз Исхакый Габдулла Тукай хакында болай ди: ...Бөтен кыска гомер буенча ул милли юлдан һичбер тайпылмаенча, кабергә кадәр милләт ерын ерлап, милләт кайгысын көйләп, милләт көлкесеннән көлеп, үзенең милләтчелек калыбына сугып киләдер. “Белүебезчә, Г.Исхакый Тукайның бөеклеген, милләт юлында нинди олуг эшләр башкаруын таныган.

Заманыбызның актуаль иҗтимагый проблемаларын күтәреп, милләт язмышы турында борчылып язган шигырьләре белән Сәгыйть Сәгыйтов иҗаты Тукай калдырган иҗат хәзинәсенә якын тора. “Милләт яшәр, әгәр татарларда ана телен белсә балалар”. Бу юлларда халкыбызның иң мөкатдәс уйлары, туган телгә игътибарсызлык, милләтебезнең рухи яктан зәгыйфьлеге, себер татарларының тынгысыз уйлары чагыла. Тирән эчтәлекле “Татар яшәр”, “Кайсы тел кирәк”, “Шигырьләрем”, “Халкым хәле” шигырьләре халыкчанлык рухында язылган классик поэзия мирасын яңача файдаланган.

Хис-моңнарны табигать фонында тасвирлап, туган ил, халык-милләт язмышын сурәтләп бирүгә ирешкән, “Алтын көз”, “Кошкайларым”, “Ак бураннар”, “Атларым”, “Рухи кояш”, “Әйтер сүзем” шигырьләре авторы Заһид Акбүләковның заманалык рухын чагылдырган шигырьләре Габдулла Тукайның балалар өчен язган шигырьләренә аваздаш.

Бәет-мөнәҗәтләр стилендә иҗат итүче Баһаветдин Нәүрузов авылда туып, катлаулы тормыш юлы уза, балачактан ук ятимлектә үскән моңлы бала (кечкенә Апуш кебек) үз хис-китчерешләрен бәет, кыска шигырь аша бирергә ярата. “Тубыл сулары”, “Туган ягым”, “Түгәрәк күл буйлары” кебек шигырьләрендә авылга, авыл кешеләренә, табигатькә, иҗтимагый тормышка мөнәсәбәтен үзенчә җылы хисләр, тойгылар белән сурәтли. Бәет-мөнәҗәт стиле шигырьләрен халык иҗатына якын итә.

Милли хәрәкәт тәэсирендә туган шигырьләре белән Фәхриҗамал Утяшева борынгы әдәбият, Тукай традицияләренә таянып эш итә. Аның иҗатында халык иҗатларын тирән аңлаган һәм мәхәббәт белән өйрәнгән татар халкының бөек шагыйре Тукай стилендә, Тукай рухында язылган шигырьләр  бар. “Тирән язмыш”, “Шагыйрьләр язмышы”, “Авыл өе”, “Туган тел”, “Сабан туе” шигырьләрендә халыкчан милли рух, җылы, лирик тойгылар бөркелеп тора. Ил язмышы, милләтебезнең киләчәге турында тирән борчылу да, уңышларын күреп шатлану да бар шигырьләрендә. Тукай традицияләре һәм Себер татар поэзиясе проблемасын бер мәкаләдә генә тулы итеп яктырту һич мөмкин түгел, бу мәкаләдә мин кайбер моментларга гына тукталдым. Минемчә, һәр заманда да чын язучыларга, шагыйрьләргә Тукайның халыкчанлыгын – ягъни үз халкының үткәнен белү, бүгенгесен аңлау, киләчәген кайгырту хас булырга тиеш. Тукай поэзиясендәге төгәллек, нәфислек, халыкчанлык, югары идеаллар белән, халык сулышы белән янып яшәү бүгенге шагыйрьләребез өчен дә үрнәк булып тора.

Люция ХӘБИБУЛЛИНА, ветеран укытучы.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума