Материалы

Тукай иҗаты күңелләрдә саклансын

последние и лучшие новости искусства в мире

18-4Төмән шәһәр мәдәният үзәгендә дә балаларга Габдулла Тукайның үлемсез иҗаты, кыска тормыш юлы турында эчтәлекле, кызыклы чара узды. Монда кунакка 52нче һәм «Этнос» балалар үзәгендә шөгыльләнүче төрле мәктәп укучылары килделәр.

Зөлфинә Миннебаева аларны бөек Тукаебыз тормышына кагылышлы урыннар буйлап читтән торып сәяхәт итәргә чакырды. Экраннан аның туган авылы Кушлавыч, аннары Өчиле, Кырлай, тагын да табигать, Казан шәһәре күренешләре, төрле рәссамнарның шагыйрь белән бәйле рәсемнәре чагылды. Ә алар арасында өлкәбез укучылары сөйләвендә Тукай шигырьләре яңгырады. «Сүнмәс хисләр» ансамбле «Туган тел» җыры белән татар телен белергә, яратырга, сакларга кирәклеген аңлаттылар.

27 яшендә вафат булган шагыйребезне кыска арада иҗат иткән һәр чорда актуаль әсәрләре, кыю уй-фикерләре дөнья күләмендә танылу табып, күпләгән телләргә тәрҗемә ителде, исәпсез урамнарга, оешмаларга аның исеме бирелде, һәйкәлләр калыкты, чаралар уза, премия, грантлар бирелә һәм башка эшләр башкарыла.

Үзәк хезмәткәрләре, анда шөгыльләнүчеләр тарафыннан тәкъдим ителгән «Шүрәле» һәм «Су анасы» әкиятләре буенча куелган театральләштерелгән күренешләр аша балалар алдарга, урларга ярамаганлыгына төшенделәр, һәр очракта да тапкырлык белән явыз көчне җиңеп буласын аңладылар. Ә инде артистларның оста уйнауларын гаҗәпләнеп карадылар.

Бу чара һәр мәктәп укучысы өчен дә кирәкле һәм әһәмиятле. Башка урта белем йортларына да рәхәтләнеп кунакка барырга яисә үзләрен чакырырга була.

Укучылар бергәләшеп «И туган тел» җырын башкарып, бик канәгать булып мәктәпләренә юл алдылар.

Гөлнур ВӘЛИЕВА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума