Материалы

“Язлар белән безгә Тукай килә”

последние и лучшие новости искусства в мире

18-6Ялутор районы, Аслана авыл китапханәсендә китапханәче Асия Абдулла кызы Төлкебаева, “Яшь буын” өлкә (җитәкчесе Фәрит Корманов) һәм Ялутор районы (Марат Калин) татар яшьләре иҗтимагый оешмалары тырышлыгы белән Бөек шагыйрь Г.Тукайның тууына 130 ел тулуга багышланып “Язлар белән безгә Тукай килә” дип аталган район күләмендә оештырылган нәфис сүз остасы бәйгесе узды. Чарага махсус чакырылган хөрмәтле кунаклар арасыда Ялутор шәһәренең күренекле “Сандугач” (Зөһрә Кожевникова)халык ансамбле җырчылары да бар иде. Бәйгегә ямь өстәп алар авторның “Туган тел” җырын башкардылар һәм чара барышында бәйгегә ямь өстәп, матур халык җырларын бүләк иттеләр.

18-5Тамашачыларны җылы сәламләгәннән соң, Асия Абдулла кызы шагыйрьнең тормыш юлын кыскача сөйләп үтте. Аннары ул һәркемне жюри әгъзалары – Ялутор районының мактаулы гражданины Рафаэль Магжанов, Фәрит Корманов һәм мин - “Яңарыш” газетасының хатлар бүлеге мөдире белән таныштырды. Беренче булып Калмаклар авылы балалар бакчасыннан килгән 3 яшьлек Диана Ярашова белән Альбина Хәлилова үзләренең шигырь сөйләргә осталыкларын күрсәттеләр. Аннары Аслана, Яңа Атъял, Исәт мәктәпләре укучылары ярыштылар. Г.Тукай шигырьләрен тыңлап илһамланып, балаларның сәләтләренә сокланып, горурланып утырган тамашачылар да үзләрен сынап карарга булдылар. 18-3Мәктәп елларын искә төшереп Зөһрә Кожевникова “Гали белән кәҗә” шигырен, ә Галия Хөснетдинова “Шүрәле” поэмасыннан бер өзек сөйләп ишеттерделәр. Жюри әгъзалары киңәшләшкән арада Ялутор шәһәре мәчете имамы Раил хәзрәт Мәхмүтов, Аслана мәктәбендә озак еллар туган тел дәресләрен укытып лаеклы ялга чыккан укытучы Асия Магжанова, Яңа Атъял мәктәбенең татар теле укытучысы Зөлфия Калгаманова, З.Кожевникова чараны оештыручыларга, бәйгедә катнашкан балаларга, укытучыларына чын күңелдән рәхмәт әйттеләр. “Киләчәктә дә татарлыгыбызны саклап, туган телебезне хөрмәт итеп, Г.Тукайга булган ихтирамыбызны шигырьләрен яттан сөйләп, аларны популярлаштырып белдерик”, - диделәр.18-7 Аннары тәбрикләү өлеше башланды. Нәниләр арасында 1 урынны - Диана Ярашова, 2 урынны – Альбина Хәлилова алдылар. Урта яшьлек балалар төркемендә Денис Сабиров (Исәт мәктәбе, 5 сыйныф) – 1 урынга, Диләрә Мөкминова (Яңа Атъял мәктәбе, 6 сыйныф) – 2 урынга, Аслана урта мәктәбе укучылары Зарина Зиганшина (8 яшь) белән Эмилия Гафурова (9 яшь) – 3 урынга лаек булдылар. Зурлар төркемендә 1 урынга Элина Хисаметдинова (Яңа Атъял, 9 сыйныф), 2 урынга – Гайшә Хисаметдинова (Яңа Атьял, 8 сыйныф) чыктылар. Җиңүчеләргә Фәрит Зәки улы тантаналы рәвештә “Яшь буын” өлкә һәм район оешмалары,
“Яңарыш” өлкә татар газетасы әзерләгән бүләкләр, дипломнарны һәм шулай ук гел ярдәм кулын сузарга әзер торучы - З.Кожевникова, А.Төлкебаева, Исәт мәктәбе укучысы Дарина Ниязовага Рәхмәт хатлары тапшырды. Ә иң нәни
Диана белән Альбина газетаның баш мөхәррире Алсу Мөхәммәтәмин кызы Сәгыйтованың махсус бүләкләренә ия булдылар (1 нче рәсемдә).

Рәүфә КАНГАЗИНА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума