tyumen

Календарь 

Май 2018
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
30 1 2 3 4 5 6
7 8 9 10 11 12 13
14 15 16 17 18 19 20
21 22 23 24 25 26 27
28 29 30 31 1 2 3

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Электронная почта 

Безнең беренче сайт 

Ата-ана шатлыгы – балалар хөрмәте

последние и лучшие новости искусства в мире

44-3- Бабаем управляющий, механизатор, механик булып эшләде. Ата-аналар, эшчеләр комитетлары рәисе дә, район партия комитеты әгъзасы да булды. Безгә өйдә тору эләкмәде, әти-әниләр булыштылар. Икебезнең эш стажы 80 елга җитә булыр, - дип башлады сүзен әле бу арада гына тормыш иптәше Мәхмүт Хәмит улы белән зур юбилейларын билгеләп үткән Маһинур Сәйфетдин кызы Әминова. Аларның тормыш сукмагыннан кулга-кул тотынышып атлауларына 55 ел булды. Дус, тату гаилә учагында 5 кыз һәм 1 егет тәрбияләп үстерәләр.

- Убада җидене, аннан соң 15 мәктәптә унны тәмамладым. Аннан соң мин институтка кереп киттем. Мин гомере буе мәктәптә. Югары белем алгач, бабай белән Кызылъярга (хәзер Яркәү, ул вакытта Байкал районы иде) килдем. Үзем Байкалдан, - дип дәвам итте сүзен хуҗабикә.

- “Яңарыш”ның беренче редакторы Азат энем шикелле иде, әнисе Җамал апа мәктәбебездә укытканда безнең өйдә яшәде. Апа Азат белән төп якта торды.

Бабай белән 10нчы класстан соң танышкан идек. Ул миңа хатлар язып торды. 55 ел элек октябрь анда никахыбыз булды. Ә туебызны яңа елга калдырдык. Туебыз 4 көн барса да, бернинди фоторәсем калмавы гына кызганыч, үзәктән ерактагы авыл шул Сәет (бабайның туган авылы).

Бу бәйрәмне үткәргән кызларыма, балама рәхмәтемне әйтеп бетерә алмыйм. Алар бер генә юбилейны да уздырмый калганнары юк. Бергә яшәүгә 50 еллыгыбызны Усть Тәүде клубында оештырганнар иде. 25 еллыкта гына энем үлеп китеп, бәйрәм итеп тормадык. Аларны үстергәндә күргән авырлыклар хәзер үзебезгә яхшылык булып әйләнеп кайталар.

Балалар үстергәндә балалар бакчасы да булмады. Авылга килгәндә 2 айлык кына булган олы кызым Зөлфия Тубыл пединститутының физика-математика факультетын тәмамлады, үзенең белгечлеге буенча эш булмаганга, тарихны да укытты. 20 еллап мәктәптә эшләде. Икенчесе Әлфинур – тимер юл станциясендә дежурный булып эшли, шул өлкәдәге институтта укыды. Өченчесе Эльмира Тубыл пединститутын тәмамлап, Плеханово мәктәбендә укыта. Гөлнарам Тубылда педучилищеның мәктәпкәчә яшьтәгеләр бүлегендә белем алып, тормыш алып барырга эш хакы азрак тоелгач, сатучылык эшенә күчте, хәзер кассир. Кечкенә кызым Динара техникумны, пединститутны тәмамлады. Күбесе авыр булса да минем юлны сайлаганнар. Кече улым Илфат балыкчылык техникумында укыды. Аңа да 40 тулды быел.

Балалар барысы үз гаилә учакларын кордылар, тик ике киявем генә вафат булды.

12 оныгыбыз бар (19 яшендә берсен йөрәгенә чәнчеп үтереп куйдылар), 5 оныкчыгыбыз үсеп килә.

“Үткән гомер аккан су кебек”, дип юкка гына әйтмәгәннәрдер шул. Маһинур апаның да сүзләр тезмәсе шул озын гомер елларыдай тәртибе генә белән агыла да агыла.

- Бабай җиденчене тәмамлап, аннары бергә яшәгәндә кичке мәктәптә урта белем алды, Успенкада механизаторлар курсында укыды. Тракторда да, комбайнда да эшләде. Бик укуга һәвәс иде, тик вакытында дәвам итәргә мөмкинлекләре генә булмаган. “Рассвет” совхозында управляющий да булды. Соңыннан тимер юлдан пенсиягә чыкты.

Тормыш юлында бик әйбәт яшәдек. Балаларга дөрес тәрбия бирергә тырыштык. Тузыну дигән нәрсәләр булмады безнең арада. Тик тормыш булгач, төрлесе була. Бәлки онытканмындыр да, 55 ел үтте бит.

Икебез дә эштә булдык, сүзгә килергә вакыт та булмады. Мал-туарны күп асрадык. Хәзер дә хайваннарыбыз бар. Укыткан вакытларымда 4 сыерга кадәр саудым, аннары 3кә калды, хәзер 1әү. Киләсе елга 80 тулып килсә дә, сыерсыз тормыйбыз, сарыклар да, бозау да бар. Атны да яңа гына бетердек. Вакытында үрдәген дә, казын да,тавыкларын да үстердек. Балаларны укытырга, ничектер ярдәм итәргә кирәк бит. Хәзер генә ял итә алабыз. Авырулар гына интектермәсә, бәхетле картлык, дияргә булыр иде.

Инде оныкларны карашабыз. 4 оныгым кияүгә чыктылар, ярашулары да, никахлары да бездә булды.

Пединститутның филология факультетында белем алган Маһинур Сәйфетдин кызы Кызылъяр мәктәбендә рус һәм татар теле, әдәбиятларын, күбрәк немец телен укыта. Барлыгы 36 ел хезмәт стажы белән 1994 елда лаеклы ялга чыга. Гомумән, Сәйфетдин һәм Зөһрә Сияутдиновлар гаиләсендәге 5 баланың өчесе урта, икесе югары белем алуы заманы өчен искитмәле казаныш. Әтиләренең апасы Бибикамал Сияутдинованың торбыда мәдрәсәдә укытканын, әтиләренең колхоз рәисе булганлыгын искә төшерсәк, нәсел җимешләре дә алмагачтан ерак китмәгәннәр булып чыга.

Икесе дә көне-төне эштә кайнаган ата-анага бала тәрбияләүдә әниләре, туганнары ярдәмгә килә.

Маһинур апа колхозның комсомол секретаре дә була. Эшләгән елларда бирелгән Рәхмәт хатлары, Мактау кәгазьләре күп аларның. Икесе дә хезмәт ветераны.

- Эшне күрүче булды анысы. Минем өчен иң зур казаныш - элекке укучыларның хөрмәте. Очрашу кичәләрендә пакет-пакет бүләк тутырып кайтам. “Апа, синең дәресләреңне көтеп ала идек”, дип әйтсәләр, күзләрдән яшьләр чыгып китә. Бер укучым сочинениесендә, Маһинур апага охшыйсым килә, дигән, минем тыйнак кына киенүләрем дә ошаган.

Ә бәйрәм өчен барлык балалары да җыелышып алган коттеджда үткән тантанада: “Тормышта төрле вакытлар була, шундый чакларда тиешле киңәшләрегезне биргән, ярдәмегездән ташламаган өчен”, “безне үстерүегез, якын күргәнегез, малайларны караган өчен”, “тормышта төрле хәлләр була, сезнең кебек якты кешеләр сирәк. Безнең кайгыны, безнең шатлыкны бергә кичергәнегезгә”, “булышып, ялгышлардан саклап калуыгызга зур рәхмәт” сүзләре шатлык яшьләренә күмелделәр.

- Әниемне зурлау белән бергә әтиемне дә олылыйлар, ире шундый булмаса, хатыны болай эшли алмас иде, диләр. Әти-әнинең дус-тату яшәүләре үрнәк безгә. Без аларның бервакыт орышынуларын ишетмәдек, күрмәдек, алар читкә чыгып сөйләшсәләр генә нидер булганын аңлый идек. Безнең алда авырлыкны сиздермәделәр, - диде кызлары Гөлнара.

Гаилә җылысы – берберең­не яратып, хөрмәт итеп, зурлап, бер-береңне кайгыртып яшәү ул. Менә Маһинур апа һәм Мәхмүт абый Әминовларның бер-берсенә карата мөнәсәбә­те дә күпне сөйли. Кемнеңдер тормыш тирәгенә бәхет кошы кунып сайрый, икенчеләр исә аны тырышып-тырышып эзләсәләр дә, таба алмыйлар. Бу язмыштыр инде.

Гөлнур ВӘЛИЕВА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836