tyumen

CIT2

Подписка на газету 

Baner 230x300 1

Календарь 

Июнь 2019
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
27 28 29 30 31 1 2
3 4 5 6 7 8 9
10 11 12 13 14 15 16
17 18 19 20 21 22 23
24 25 26 27 28 29 30

Электронная почта 

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Безнең беренче сайт 

Аяусыз язмышлар

последние и лучшие новости искусства в мире

25-12Дәһшәтле Ватан сугышы Совет илебезнең бер гаиләсен дә читтә калдырмыйча, зур кайгылар, югалтулар, күз яшьләре алып килгән.

Яшүсмерләрнең берсе – Хәбибулла Тузбак улы Сичбаков 1924 елны Ялутор районы, Рауды авылында туган. Аслана мәктәбендә укыган. 1930-1940 елларда патриотик рухта тәрбияләнгән 17 яшьлек егет 1941 елның август аенда үзе теләп сугышка китә. Беренче Белоруссия фронтында Рокоссовский командованиесе буенча Сталинград өчен каты сугышларда катнашкан. Кыю Хәбибулла разведчик вазифасын үтәгән. Коточкыч, дәһшәтле сугышларда снаряд ярчыгы һәм бомбалардан биш мәртәбә яраланган.

Бөек Җиңүдән соң да туган якка кайтмыйча, аерым разведчиклар отряды составында Польшаны власовчылардан азат итүдә катнашкан. 1947 елдан 1949 елга кадәр Польшада бандеровчылар белән дә көрәшкән. Аларны Польшадан Көнбатыш Украинаның Ивано-Франковская өлкәсенә куып чыгарганнар.

1949 елны гына авыр операциядән соң Хәбибулланы туган ягына дәваланырга кайтаралар. Сугыш истәлеге булып уң як иңбашында снаряд ярчыгы бергә кайта.

Илен бик каты яратучы Хәбибулла Тузбак улы сугышта күрсәткән батырлыклары өчен “Кызыл Йолдыз” ордены белән бүләкләнгән һәм соңыннан III дәрәҗәдәге «Ватан сугышы» орденын алган.

Агач эшләрендә Заводоуковск районы, Лебедевка поселогында бик матур Шәмсия Рамазан кызы Ниязова белән танышкан.

Агач эшләре хатын-кызга түгел, ир кешегә дә авыр. Шәмсия апа Яркәү районының Ваңгы авылында 1923 елда туган. Сугыш газапларын яшүсмер кызга да күрергә туры килгән. Иске Кәешкүл һәм Иткүлдә балык тотып фронтка җибәргәннәр. Кышын туң көенчә, ә җәен балыкны тозлап киптергәннәр.

Тырыш хезмәте өчен 1945-1946 елларда ике мәртәбә “Хезмәт батырлыгы өчен” медальләре белән бүләкләнә.

1950 елда Хәбибулла Сичбаков белән гаилә корып яши башлыйлар.

1969 елда Ялутор районының Яркәү районы, Ваңгы авылына күчеп киләләр. Хәбибулла Тузбак улы Калинин исемендәге колхозда механизатор булып эшли (соңыннан ул “Маяк” совхозы булып китә).

Ләкин бәхетле тормыш озакка бармый. Сугышта алган каты яра, сызланулардан 43 яшьлек Хәбибулла Тузбак улы 1967 елда мәңгелек дөньясына китә.

Сугыштан соңгы авыр елларда Шәмсия Рамазан кызы сигез баланы берүзе тәрбияләп үстерә.

Балаларны туйдырыр өчен Шәмсия апа колхозда нәрсә генә эшләмәгән?! Фермада бозаулар караган, җәен печән әзерләү планы да салганнар. Ел саен печән планын балалары белән төгәл үтәп барган.

Әнисенә булган чиксез мәхәббәт, горурлык, соклану белән аның улы Фәрит Сичбаков: “1967 елны әтием үлгәч, безне балалар йортына алып китәргә килгәннәр иде. Әнием беребезне дә бирмәде”, - дип сөйләгән иде.

Бу мәрхәмәтле хатынга тагын да ятим балаларны карап аякка бастырырга насыйп булган икән.

1997 елда Шәмсия апаның Марат исемле улы үлеп китә. Аның 4 баласы кала. Шәмсия апа аларны да карап үстерә.

Бик күп газаплар күргән, авырлыкларга бирешмәгән Шәмсия апага һәм аның шикелле хатыннарга һәйкәл куйсаң да аз булыр.

Әти-әнисе турында Фәрит СИЧБАКОВ истәлекләрен
Рәхилә УРАЗАЕВА язып алды, ветеран укытучы.
Төмән шәһәре.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836