#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Март 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
26 27 28 29 1 2 3
4 5 6 7 8 9 10
11 12 13 14 15 16 17
18 19 20 21 22 23 24
25 26 27 28 29 30 31

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Ярмаметовлар гаиләсенең җәннәт почмагы

последние и лучшие новости искусства в мире

51-3Ел саен безнең районда “Иң яхшы шәхси ярдәмче хуҗалык” дигән бәйге үткәрелә. Аның максаты - шәхси ярдәмче хуҗалыкларны алып баруның нәтиҗәле тәҗрибәсен ачыклау һәм тарату. Ярдәмче хуҗалык зур көч һәм хезмәт таләп итә, кагыйдә буларак, бу зур гаилә эше.

Һәр йорт үзенең хуҗасы белән яхшы

Авыл халкы терлекчелек һәм яшелчәчелек белән дә уңышлы шөгыльләнә. Ә йорт яны территорияләрен ничек матур итеп төзекләндерәләр алар! Авыл халкының күпчелеге өчен мондый эшчәнлек - өстәленә экологик яктан чиста азык-төлек һәм гаилә бюджетына өстәмә керем чыганагы булып тора.

Шулай ук бу хуҗалыкларда, бакчаларда мәхәббәт һәм җылылык шулкадәр күп, ирексездән аңлыйсың - һәр хуҗа монда иң яхшы һәм алар барысы да авылның чын байлыгы!

Коллар авылыннан Ярмаметовлар гаиләсендә мәхәббәт һәм матурлык яши. Үзенчәлекле хуҗалык, җир куллану, йорт яны участогының эстетик бизәлеше кышы-җәе авылдашларын, кунакларны сөендерә. Гаилә башлыгы - Нур Кәпшә улы гомер буе «Йолдыз» совхозында механизатор булып эшләде. Ул - хезмәт сөючән кеше, кулы һәр эшкә яраган. Бүген ул лаеклы ялда, тик эшсез утырмый: ремонт эшләре белән шөгыльләнә, хуҗалык алып бара, 10 сарык өчен азык әзерли, хатынына бакчада ярдәм итәргә дә өлгерә.

Чын бәхетле кеше - өендә бәхетле

Ярмаметовлар менә инде 38 ел тату яшиләр. Наилә Нурулла кызы тумышы белән Тубыл районының Вәрмәхле авылыннан. Ул 1960 елның 13 февралендә күп балалы крестьян гаиләсендә туа. Тубыл шәһәрнең 15 нче мәктәбендә урта белем ала, сатучы һөнәрен алып, кибеттә эшли. Кияүгә чыкканнан соң, иренең туган ягына күчеп килә. Яшәгәннәр, эшләгәннәр, 3 бала үстергәннәр. Һәрвакыт шәхси ярдәмче хуҗалыкта терлек-туар асраганнар, яшелчә, бәрәңге утыртканнар. Балалары яхшы укып, мәктәпне уңышлы тәмамлаганнар. Өлкәннәре Тубыл шәһәренең 11 нче номерлы училищесын тәмамлый, Айгөл - штукатур-буяучы, Айдар электр белән эретеп ябыштыручы белгечлеген ала. Кече Эмилия Тубыл педагогия институтын тәмамлап, Ханты-Мансийск шәһәрендә яши, 3 бала тәрбияли. Тормыш үз чираты белән барып, гаиләдә барысы да яхшы булып, Ярмаметовлар эштә иң яхшылар рәтендә булалар. Әмма бәла сорап килми. Ике олы балалары фаҗигале рәвештә вафат булалар. Айгөлнең 3 кечкенә баласы әнисез кала. Ярмаметовлар 2014 елда опекунлыкны рәсмиләштереп, оныкларын үстерәләр. 20 ел хезмәт стажлы Наилә Нурулла кызына эштән китәргә туры килә. Шул вакыттан башлап яңа тормыш башлана. Хәзер алар барысы да бергә, тату яшиләр. Оныклары яхшы укыйлар, әби-бабаларын уңышлары белән сөендерәләр. Илфат Ханты-Мансийскида Югорск дәүләт университетының 3 нче курсында укый, Артур – 11 сыйныф укучысы, Ангелина 1 нче сыйныфка укырга керә. Ярмаметовлар гаиләсендә оныкларына уңайлы, яхшы, алар әби-бабасына мәхәббәт тулы җылы күңелләре өчен рәхмәтле.

Ишегаллары - көнләшерлек

Коллар авылында Ярмаметовларның ишегаллары - иң оригиналь һәм үзенчәлекле хуҗалык дип санала. Ишегалды һәм йорт яны территориясен матур һәм үзенчәлекле итү өчен аңа күп көч куеп гына булмый, ә бай фантазия һәм оста куллар да булырга тиеш. Ирле-хатынлы Ярмаметовларның фантазияләренең чиге юк, аларның ишегалды авылда иң пөхтә һәм каралган ишегалларының берсе булып санала. Бу тылсымлы патшалыкны алар үз куллары белән төзегәннәр. Тырыш хуҗа хатын, иҗади мавыгулар белән кичектергесез йорт мәшәкатьләрен чиратлаштырып, үзен эштән рәхәтлелек алып эшләргә өйрәтте.

Ишектән кергәндә үк, кунакларны әкият бүресе каршы ала, биредә махсус ял итү зонасы да, балалар өчен уен мәйданчыгы да, чаннар, мангал мичләре дә, пальма янындагы кыргый үрдәкләр булган сулык та бар. Җил тегермәне коймасында өйләренә бәхет алып килүче ләкләкләр, кул астындагы әйберләрдән төрле эшләнмәләр төпләнгән. Кулдан ясалган агач койма артында куяннар йөри, коймада песи каргага ауга әзерләнә, агач төбендә әтәч утыра. Тәгәрмәчләрдән сәгать һәм кое ясалган. Шунысын билгеләп үтәргә кирәк, барлык арт-объектларның да функциональ билгеләнеше - әби-бабайлар яраткан оныклары өчен ясаган кечкенә тылсымлы дөнья. Коймада музей экспонатлары - узган авыл тормышыннан кирәк-яраклар җыелган. Йортларның стеналары кулдан ясалган чәчәкләр, күбәләкләр, шарлар белән бизәлгән. «1 июнь - Балаларны яклау көне» һәм «Җиңүгә 75 ел» почмаклары оештырылган. Ярмаметовлар утары иртә яздан алып көзгә кадәр чәчәкләргә күмелә.

Наилә Нурулла кызы актив җәмәгать эшлеклесе, район, өлкә фестивальләрендә, конкурсларда, пенсионерларның спорт ярышларында катнаша. Рәхмәт хатлары, Дипломнар, Мактау кәгазьләре күп аның. Ярмаметовлар киләчәккә оптимизм белән карыйлар. Алар кебек энтузиастлар ярдәмендә район елдан-ел матурлана бара, димәк, анда яшәү дә рәхәтрәк һәм күңеллерәк.

Җан җылысын биреп ясаган бу матурлыкны үтеп баручылар сакласын һәм хөрмәт итсеннәр иде.

Фатыйма ВӘБИЕВА, Вагай авылы.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836