tyumen

Календарь 

Май 2018
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
30 1 2 3 4 5 6
7 8 9 10 11 12 13
14 15 16 17 18 19 20
21 22 23 24 25 26 27
28 29 30 31 1 2 3

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Электронная почта 

Безнең беренче сайт 

Ирне тәрбияләргә мөмкинме?

последние и лучшие новости искусства в мире

Якыныңны ничек бар, шулай: барлык кимчелекләре һәм уңай яклары белән бергә кабул итәргә кирәк. Тик үз-үзен тотышына бераз үзгәреш кертү бер дә артык булмас. Чөнки хәзер сөйгән ярыгыз йөргән егетегез генә түгел, ә никахлы ирегез һәм гаилә башлыгы. Ә ул исә бөтенләй башка, өстәмә җаваплылык таләп итә торган дәрәҗә. Әмма ир-атлар, бигрәк тә егетләр, әлеге җаваплылыкны һәрвакытта да аңлап бетерми.

Ирегезне тәрбияләү – бала тәрбияләү кебек үк мөһим нәрсә. Тик бала тәрбияләү бермә-бер җиңелрәк. Чөнки ул саф күңелле, начар гадәтләре дә юк, башка хатын-кызларга да тартылмый, әнисен, ягъни сезне генә якын күрә.

Ирегезне тәрбияләү – катлаулы һәм юк кына нәрсәләрне дә игътибарсыз калдырырга ярамаган эш. Ник дигәндә, ир-атны нәрсәгә дә булса өйрәтү кыен, ә кайвакыт башкарып чыгарлык түгел.

Хәер, ирегезне тәрбияләү һәм аңа карата игътибарлы, кайгыртучан булуның билгеле бер кагыйдәләре бар. Аларны үтәү хәләл җефетегезгә акыллы, тыңлаучан һәм матди яктан тәэмин ителгән кешегә әйләнергә булышачак.

Беренче кагыйдә: “Кем хуҗа”

Ирегез фатирда үзе хуҗа икәнен, мөстәкыйль һәм җаваплы гаилә башлыгы булырга тиешлеген бергә яши башлауның беренче көненнән үк аңларга тиеш. Сез – аның хатыны, ә әнисе дә, тәрбиячесе дә түгел! Шул ук вакытта сез “хуҗа”ның уң кулы да, ул сездән башка яши алмаячак. Тормыш юлдашыгыз боларны никадәр тизрәк үзләштерсә, мәшәкатьләрегез шулкадәр әзрәк булыр.

Икенче кагыйдә: “Ирегез йөрәгенә юл...”

Әлбәттә инде аның ашказаны аша. Ул һәркемгә мәгълүм. Ирегез файдалы, тәмле, туклыклы ризыклар ашарга тиеш. Бары шул очракта гына анда ашханә һәм мәтгәмнәргә йөрү теләге тумас, күңеле дә һәрвакыт яхшы булыр.

Аны итле ризыклардан мәхрүм итмәгез, көчле җенес вәкиленең яшелчә белән генә тамагы туймый. Шуңа күрә дә табында кәтлит, пилмән кебек иттән пешерелгән ашамлыклар күп урынны алып торырга тиеш. Моннан тыш, алар төрле эчлекләр белән ясалган бәлешләрне дә яратып ашыйлар. Аш-су серләренә төшенсәгез һәм осталыгыгыз белән ирегезне таң кадырсагыз, ул сезне ташлау турында уйлап та карамас.

Өченче кагыйдә “Ирләргә игътибар кирәк”

Ирегезнең өс-башы бөтен, пөхтә булсын. Аны даими юынырга, чәчен тарарга, тырнакларын кисәргә, теш бабибына күренергә никадәр иртәрәк өйрәтсәгез, шулкадәр яхшырак.

Сез “хуҗа”ның уң кулы икәнлегегезне онытырга тиеш түгел. Ярдәмчесе булганлыктан, аңа пөхтә күренергә булышыгыз. Вакытны кызганмаска, аяк киемен ялтырап торырлык итеп чистартырга кирәклеген еш исенә төшерегез.

Киемнәрен юу (ул яктан ир-атлар балаларга охшаган, кием-салымнары һич көтмәгәндә таплана), күлмәкләренә һәм чалбарларына төймә тагуны вакытында башкарыгыз. Күлмәк-чалбарларын дөрес үтүкләргә, муентасмасын бәйләргә өйрәнегез. Хатын-кызның уңганлыгын, тырышлыгын иренең тышкы кыяфәтенә карап бәяләүләрен онытмагыз.

Сөйгәнегезнең кыяфәте матур булуын әйтеп сорсалар, ул, беренче чиратта, сезнең тарафка әйтелгән сүзләр һәм ирегез моны бик яхшы белә. Кайгыртучанлыгыгыз, үзен карап, матурлап торырга өйрәткәнегез өчен ул сезне тагын да ныграк яратачак, хөрмәт итәчәк. Өстәвенә, тора-бара үзе дә пөхтәлеккә өйрәнәчәк.

Дүртенче кагыйдә: “Кул кушып утырырга ирек бирмәгез”

Ирегезне тырыш булырга өйрәтергә кирәк. Югыйсә, ул кич буе бот күтәреп телевизор каршында ятачак. Вакыт-вакыт фатирдагы җиһазларны күчерегез, төзекләндерү эшләре белән шөгыльләнегез, әти-әниегезгә бәрәңге алырга булышыгыз. Шуның ярдәмендә ирегез сәламәт һәм нык кеше булачак. Гаиләгез белән бергә чаңгыда йөрү яки елгада су коену да файдага гына. Бергәләп ял итү гаилә әгъзаларын тагын да якынайта, мөнәсәбәтләрне яңартырга һәм тормышка төрлелек кертергә мөмкинлек бирә. Өстәвенә, тән тәрбиясе күңелне күтәрә, ирегезгә дә, сезгә дә матур булып калырга ярдәм итә.

Бишенче кагыйдә: “Тырышлыкларын игътибарсыз калдырмагыз”

Үзен тәртипле тоту күнекмәләре күңеленә сеңеп калсын өчен, бүләкләүдән, мактаудан да яхшырак нәрсә юк. Мәхәббәт һәм наз, тәмле ризыклар ирегезне үзен тагын да яхшырак тотарга этәрә. Ир-атлар матур сүзләрне дә ярата. Ул яктан алар гүзәл затлардан бер дә ким түгел. Шуңа күрә дә, әгәр сәбәбе булса, тормыш юлдашыгызны ешрак мактагыз. Башкарган эше өчен рәхмәт әйтегез, аның хуҗалыкчыл, акыллы, алтын куллы кеше булуын искәртеп торыгыз. Балыкка барырга, дуслары белән очрашырга рөхсәт итү дә яхшы булыр.

Алтынчы кагыйдә: “Артык иркәләмәгез”

Ирегез үзен тиешенчә тотмаса, канәгатьсезлек белдерүдән курыкмагыз. Югыйсә ул муеныгызга бик тиз менеп атланачак һәм сезне үз кубызына биетеп булганын аңлаячак. Җитди кисәтү ясагыз, кулай ысуллардан файдаланып, ирегезгә үзегезне гаепле санарга җирлек тудырыгыз. Тик артыгын тырышып ташламагыз. Ирегезнең абруен төшерү бер дә яхшы түгел. Ул моны кичермәскә дә мөмкин.

Күз яшьләре түгү белән дә мавыгырга кирәкми. Ул кайбер үзенчәлекле очракларда гына кулланыла торган бик көчле ысул. Ир-атлар гүзәл затларның күз яше түгүен тыныч кабул итә алмыйлар, ә моның үзләренә буйсындыру ысулы икәнен дә белсәләр, кызгану хисе һәм үзгәрү теләге урынына, киресенчә, ачулары гына чыгачак. Сөйгәнегезнең битенә чалтырату турында исә әйтеп тә торасы юк. Беренчедән, җавап кайтаруы бар. Икенчедән, ирләр гаугачыл һәм кул уйнатучан хатын-кызларны иң беренче нәүбәттә ташлыйлар.

Җиденче кагыйдә: “Ирегез белән сөйләшегез”

Тормыш юлдашыгыз сүзләрегезгә колак салмаска да мөмкин. Тик үз тиңенең тыныч, назлы тавыш белән сөйләве аның игътибарын җәлеп итәчәк һәм күңелен күтәрәчәк.

Моннан тыш, ирегез белән сөйләшү аның белән һәрвакыт элемтәдә булырга ярдәм итәчәк. Тәҗрибәле хатын иренең дәшмәве юкка түгеллеген, ниндидер борчу-мәшәкатьләре барлыгын шундук аңлаячак. Ул очракта дөрес сүзләр кулланып, ирегезнең күңелен күтәрергә тырышып карагыз. Ләкин сүзсез тору яхшырак кебек тоелса, ирегезне ялгызын калдырыгыз. Теләсә, ни булганын үзе сөйләр.

Сигезенче кагыйдә: “Сыеныр урын булдырырга комачауламагыз”

Фатирның бер өлешен үзенеке итү теләген кирелеккә санамагыз. Ул билгеле бер урынны сайлап, аны үзе теләгәнчә җиһазлар һәм үзе кысыксынган әйберләр белән тутырыр, мөгаен. Ул – гадәти күренеш. Эш шунда, һәр иргә үз эше белән шөгыльләнәчәк, ялгызлыкка чума алачак сыеныр урыны булу кирәк. Шул рәвешле ирләр көн дәвамында җыелган арыганлыктан арыналар, ял итәләр.

Әлеге үзенчәлекне гаиләгез файдасына кулланыгыз. Һәм ул үз эше белән мәшгуль икән, игътибарын читкә юнәлтмәскә, бүлдермәскә тырышыгыз. Үз эшегез дә җитәрлек бит. Күңеленә ятышлы шөгыль белән мәшгуль булсын өчен, гаражны тулысынча ирегез кулына тапшыра аласыз. Шәхси йортта яшәсәгез, остаханәдән дә яхшырак нәрсә юк.

Тугызынчы кагыйдә: “Үзегезгә ияләндерегез”

Сез үзенә насыйп яр икәнне тизрәк аңласын өчен, гаилә белән бергә төшкән сүрәтләрне күренә торган урынга элегез.

Эшенә даими шалтыратыгыз. Нинди сәбәп беләнме? Бер сәбәпсезгә, хәлләрен белү өчен генә. Аның төшке аш ашаганмы, юкмы икәнлеге белән кызыксыныгыз. Болай сез аны кайгыртуыгызны сиздерәчәксез. Әллә нигә бер булса да ул эшләгән оешмага сугылу комачауламас. Сезнең моңа хакыгыз бар. Тик ирегезгә аның һәр адымын күзәтәсез дигән нәтиҗә чыгарырга сәбәп бирмәгез. Бергә кая да булса бару өчен аның эш урынына көн азагында гына сугыла аласыз. Яки юл уңаеннан гына, кәһвә яисә пирчәткәләрен кертү өчен кергән булыгыз (урамда суыткан, янәсе). Кайгыртучан, яратучан хатыны барлыгын аңлаган ирегез үзен күпкә тынычрак хис итәчәк.

Унынчы кагыйдә: “Кил монда”

Әлеге боерык – бик мөһим нәрсәләрнең берсе һәм ирегезне аңа мөмкин кадәр иртәрәк өйрәтергә кирәк. Яшь ир, гадәттә, әлеге боерыкны әнисеннән тизрәк үзләштерә. Сез дә шушы гадәтне дәвам итәргә тиешсез.

Ул моны карусыз эшләрлек итегез. Әгәр хатыны чакырса, буйсынырга кирәк. Киләчәктә, чит илләргә ял итәргә йөри башлагач, моның бик тә кирәге чыгачак. Югыйсә күңелсез хәлдә калуыгыз бар. Ирегез исерткеч эчемлекләр белән мавыгып, шикле дуслар табарга, кем белән булса да талашып сугышыр дәрәҗәгә җитәргә, чит кызларга күзе төшәргә мөмкин. Хәер, моңа чит илдә генә түгел, үз шәһәрегездә дә юлыгуыгыз бар. “Кил монда” боерыгын ишетүгә, ирегез барысын да онытырга һәм сезнең янга ашыгырга тиеш. Әлеге очракта аны әздән генә кылынмый калган гамәлләре өчен сүгәргә һәм җәзага тартырга кирәкми. Киресенчә, сүзегезне тыңлаган һәм шуның аркасында күңелсезлекләргә тарымый калган өчен мактагыз.

Унберенче кагыйдә: “Ир ул – тәэмин итүче”

Күпчелек ирләр иртәнге сәгать тугыздан кичке сәгать алтыга кадәр бик теләп эшлиләр. Тик әлеге мәсьәләдә ирегезгә генә ышанып калмагыз. Чөнки еш кына ир-ат гаиләсен тәэмин итү өчен түгел, ә эшлисе, иҗат итәсе килгәнгә генә эшли. Моны үзгәрешсез калдырырга ярамый, әлбәттә. Ирегезне “чын эштә эшләүче” “чын ирләр” белән чагыштырыгыз. Шушы чагыштыруны берничә тапкыр төрлечә кабатлагыз.

Сезгә эшләргә атлыгып тормаучы ир туры килергә мөмкин. Ул очракта тиз арада җитди чараларга күчегез. Ир-атның үз гаиләсен тәэмин итүче икәнен исенә төшерүдән, “гаиләңне тәэмин итү хәлеңнән килмәгәч нигә өйләндең соң?” – дип әйтүдән оялмагыз.

Уникенче кагыйдә: “Акчаны гаиләгә алып кайту”

Кайбер тикшерүчеләр фикеренчә, гаиләгә акча алып кайту теләге ир-атларга тумыштан бирелгән. Тик ул алай түгел. Яшь ирләрне күзәтүләрдән күренгәнчә, беренче урында төрле шөгыльләргә бәйле чыгымнарны каплау теләге тора икән. Ирегезне моны башкача кабул итәргә өйрәтегез, әмма ул кагыйдә башкаларыннан бермә-бер кыенрак икәнен дә онытмагыз.

Тик тир түгеп тапкан акчаларының барысын да гаиләсенә алып кайтып бирүен таләп итәргә тырышмагыз. Югыйсә ирегез сезне саранлыкта гаепләргә яисә бөтенләй дә чыгып качарга мөмкин.

Беренче мәлдә ирегезнең акчаны әллә ни күп һәм даими рәвештә алып кайтмаячагына әзер торыгыз. Хезмәт хакы алгач, дуслары белән туп тибү уенын карарга рөхсәт итегез. Яңа балык тоту әйберләре сатып алган өчен әрләмәгез. Тик гаиләдәге акчаларның уртак икәнен даими исенә төшереп торыгыз.

Унөченче кагыйдә: “Тынычланырга ашыкмагыз”

Тәрбияләгән ирегез кинәт сезнең кулдан ычкынырга мөмкин. Хатынының ялгышлыклары аркасында иренең бөтенләйгә гаиләсен ташлаган очраклар билгеле.

Нинди дә булса яшь кыз аркасында ирсез калу бер дә күңелле түгел. Ә бит барысына аны тәрбияләү үзенчәлекләре һәм тәнендәге гормоннарга бәйле үзгәрешләр сәбәпче. Уяулыкны югалтмагыз! Тышкы кыяфәтегезне карап торыгыз, сөйгәнегезгә карата дикъкатле булыгыз, мөнәсәбәтләрне яңартып торыгыз.

Ундүртенче кагыйдә: “Сабырлык һәм уяулык”

Яхшы ир тәрбияләү күп тырышлык һәм вакыт таләп итә. Шуңа күрә дә ярты юлда тукталып калмагыз, уйлап эш йөртегез, тәҗрибәле, акыллы һәм ныклы гаилә корган хатыннар белән киңәшегез, шулчакта сез дә үз дигәнегезгә ирешерсез.

(“Юлдаш”).

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836