tyumen

Календарь 

Май 2018
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
30 1 2 3 4 5 6
7 8 9 10 11 12 13
14 15 16 17 18 19 20
21 22 23 24 25 26 27
28 29 30 31 1 2 3

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Электронная почта 

Безнең беренче сайт 

Искә алып

последние и лучшие новости искусства в мире

3-5Гомер үтә, инде хәзер үзебез дә арабыздан киткән кешеләрнең яшенә җитеп киләбез.

“Синнән аерылган, киткән, яныңда булмаган туганыңны, кардәшеңне яхшы сүз белән искә ал”. Бу гайбәт түгел. Әгәр дә инде синең белән булмаган кардәшеңне бозык, яман сүз белән искә төшерсәң, ул гайбәт.

Пәйгамбәребез (с.г.в.) бер хәдисендә: “Мәетләрне, үлгән кешеләрне яхшылык белән генә искә алыгыз”, - дигән.

Әбинең оныгы Әсгать Мөхәммәтҗановның сөйләве буенча, Хәфисә Кәбир кызы Мөхәммәтҗанова (Халикова) 1898 елны Велижан районының Эске авылында туа, балачагы да шул авылда уза.

Әби Талымхан егете Вәликәгә кияүгә чыгып, бер кыз һәм бер егет тәрбияләп үстерәләр. Галиябану исемле кызы Төмәндә яшәгән, ә улы Хәкимҗан Талымхан авылында. 17 яшендә сугышка китә, контузия алып исән-сау әйләнеп кайта.

Әби әниемнең туганы, без аларга керә идек. Хәфисә әби искиткеч кешелекле, туры сүзле, намуслы, шаярта торган кеше иде. Ул 1982нче елны бакыйга күчә.

Аны Себер яклары, яңа җирләр, яңа кешеләр тарта иде. Ул әле үзенең булачак тормышын яхшылап күз алдына  да китерми. Төмән районы, Талымхан авылында яшәүче сиксән яшьлек оныгы Мөхәммәтъярова (Сагутдинова) Сәлимә менә нәрсәләр сөйләде.

1921 елны Ульян якларыннан Әхмәтҗан Сагутдинов хатыны Кәсифә белән алты балаларын ияртеп килеп, барлыгы ун кеше, хәзерге Түбән Тәүде районы, Велижанда яшәп алалар.  Кызганычка каршы, бер балалары үлә, аны Эскедә җирлиләр.

Җир колаклы, диләр, ишеткәннәрдер, Төмән районы, Талымхан авылына киләләр, чөнки монда күлләр, урман, өй төзергә агачы бар.

Әхмәтҗан Сагутдинов таза, озын буйлы мишәр татары иде. Тырыш ир тиз арада агач егып йорт та төзеп чыга. Зур гына бәрәңге бакчасы да өлгертәләр. Талымханда ул колхозда эшләгән. Бераз гына бодай-арышлары булса, читкә алып барып тарттырганнар, ул вакытта юл да булмаган. Олылар сөйләшеп, бер фикергә киләләр – җир тегермәне ясамакчы булалар. Бу эшкә Әхмәтҗан Сагутдинов керешә. Хәзерге Булат Сөләйманов урамы тирәсендә эшне башлыйлар. Әмма тегермән эшләми. Велижанга бер рус кешесен китереп, тегермәнне күл буена күчерәләр, ләкин эшләтә алмыйлар.

Әмирне тәртнәгә утыртып Янгутумга алып барган дәү әнием Зөбәйдә Юскаева турында язам. Апамның сөйләве буенча, ул Башкортостан ягыннан килеп, Канчәбер авылында яшәгән һәм дәү әтием белән очрашып өйләнешкәннәр. Аларның ике уллары һәм бер кызлары туа. Вакыт уза, олы улы Сәйнулла армия сафларына алына, шуннан Бөек Ватан сугышы чыгып әйләнеп кайтмый. Энесе Сәйфулла да (әтиебез) сугыш башлану белән китеп, 1942 елның февраль аенда билгесез югала, ә өченче кызлары Ямбайда яшәгән.  Билгеле инде, ике баласы да әйләнеп кайтмыйлар.

Безгә ничә яшь булгандыр, дәү әниебез Ямбайга апабыз (кызы) янына яшәргә китә. Дәү әниебез үгез җигеп безгә Талымханга утынга килә торган иде. Гомумән, ул эштән курыкмаган, күп эшләгән.

Мине Ямбай мәктәбенә бишенче сыйныфка укырга җибәрәләр, анда Әхмәт абыйларда яшәдем. Абый белән апам терлек тә асрый иделәр. Аларның асларын чистарту, күлдән су ташу, кар яуса кураны көрәү бишенче сыйныфта укый торган балага җиңелдән килми.

Кич җиткәч, дәрес әзерләргә утырам, арыгангадыр, каләм кулдан төшеп китә, йокыга китәм. Сәгать унда йокларга ятам. Минем кровать янында дәү әнием нәрсәдер бәйләп утыра, ашыйсым килеп әкрен генә елап ятам, дәү әнием елавымны ишетеп бер телем ипи бирә, шуны ашап йоклап китәм.

Әйе, безнең бала чак, яшьлек  авыр елларга туры килде. Күп эшләгәнгәдер, дәү әнием 110 яшькә кадәр яшәде, яткан кабере йомшак, урыны оҗмахта булсын.

Әмир ЮСКАЕВ, Төмән районы, Талымхан авылы.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836