tyumen

Календарь 

Май 2018
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
30 1 2 3 4 5 6
7 8 9 10 11 12 13
14 15 16 17 18 19 20
21 22 23 24 25 26 27
28 29 30 31 1 2 3

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Электронная почта 

Безнең беренче сайт 

“Әле дә син бар әле бәхетемә”...

последние и лучшие новости искусства в мире

47-9Шәригатькә каршы килми торган юллар  белән ничек үзеңә гомерлек юлдаш табарга соң? Минемчә, насыйбыңа дигән ярны ничектер язмыш үзе туры китерә. Беркем дә тормыш иткәндә бер-берсенең нинди буласын алдан белә алмый. Бу фәкать тик язмышыңа яисә тәкъдиреңә язылган үз ярың. Фәрештәләр тәкъдирне язганда: “Бер яхшыга бер яман, бер яхшыга бер яман” дип, күп тапкырлар әйткәч, ялгышып, “бер яхшыга, бер яхшы” дип җибәрәләр дигән сүзләр халык арасында йөри. Ә бит уйлап карасаң, дөресендә дә шулай килеп чыга. Икесе дә акыллы, сабыр һәм эшчән, гомер буена пар аккошлардай бер-берсенә тугры калып яшәүчеләр саны бик сирәк. Бүгенге без язачак гаилә фәрештәләрнең “бер яхшыга, бер яхшы” дигәннәренә туры килгән.

Ул Төмән өлкәсендә татарлар арасында танылган күренекле шәхес Әхтәм Хәмит улы Каюмов гаиләсе булыр. Аның тормыш иптәше Раяна Әбделхак кызы Каюмовага тиздән 80 яшь һәм икесенең матур итеп гомер кичерүләренә дә 57 ел тулган. Әлбәттә, бу гаиләне барлык тулылыгы белән укучыга җиткереп, аларны үрнәк итеп күрсәтү шарт. Моңа алар тулысынча лаек. Мәкаләнең төп герое Раяна апа булачак һәм сүзне аңардан башлыйбыз. Хатын-кыз иренә караганда зирәгрәк һәм сабыррак булырга тиеш, хатын-кыз өчен иң мөһиме  гаилә, дибез. Болардан башка әле Раяна апада ниндидер үзенә хас илаһилык бар. Нәрсә? Кечелекме? Юк, кинәт аңлап алдым – иман нуры! Әйтәләр бит, сөйкемле сөяк дип, нәкъ шул. Гаиләне кечкенә бер дәүләт белән дә чагыштыралар. Менә шул дәүләтчелектә бөек ана исеменә, хатын-кызның иң асыл сыйфатларына ия, кайгыртучан, гаилә учагын сүндермичә саклап торучы чын хуҗабикә дияр идем мин аны.

Яркәү районының Калым авылында 1935 елның декабрь аенда кыз бала дөньяга аваз сала. Әти-әнисе бәбигә Раяна дигән исем куштыралар. “Татар исемнәре ни сөйли?” (Авторы - Гомәр Саттар-Муллиле) китабында “Раяна – тулы, төз, һәрьяклап тулы үсеш алган” диелгән. Әйе, исеменә җисеме туры килеп тора. Аның да бала чагы сугыш чорында үтә. Әмма, Раяна апа тормышындагы гел яхшы вакыйгаларга гына өстенлек бирә.

1956 елны Тубыл педучилищесын тәмамлап, Карбан авылының җидееллык мәктәбенә укытырга килә. Балаларга рус теле һәм әдәбиятыннан белем бирә. Шул тирәдәге дүрт авылга зоотехник булып яшь белгеч Әхтәм Хәмит улы кайта. Аны комсомол оешмасының секретаре, ә ярдәмчесе итеп Раяна апаны билгелиләр. Дүрт  авылга 180 комсомолның без эшләгән чорда берсе бер төрмәгә эләкмәде. Әгәр дә берәрсе зыян салса, тиз генә җыен оештырып, шунда ул кешене уртага бастырып, җинаятьнең сәбәбен ачыклап, үзебез бик каты шелтә ясый идек. Алар да үз хаталарын аңлап, дөрес  юлга басып, гаиләле булып, матур гына яшәп китәләр иде. Ял көннәрне өмәләр оештырабыз, кыш көннәре боз әзерлибез (бу җәй көнне сөт суытыр өчен). Яшьләр арасында политик укулар, концертлар оештырабыз. Эх, бар иде күңелле заманалар. Бер заманны фермага бик күп чеби балалары китерделәр, нишләп миңа - мәктәп укытучысына аларны сакларга кушканнардыр? Әмма, төн буена аларны саклап, барысын да исән-сау карап, икенче дежур торучыга тапшырдым. Чебешләр бит аз гына туңсалар да, берсен-берсе таптарга тотыналар. Һәр эштә җаваплылык хисе зур иде ул чакта. Әле бит Әхтәм абыегыз белән яшертен генә янып-көеп бер-беребезгә гыйшык тотабыз. Яшь, чибәр егет, аның артыннан кызлар “буа буарлык” йөриләр иде. Ә ул мине сайлады, шулай итеп 1959 елда кавышып, икебез бергә яши башладык. Маранка дигән авылга күчендек, шунда биш почмаклы йорт бирделәр. Өйгә кереп утырдык, ә анда бернәрсә юк. Матрас тышы тегеп, Әхтәм кырдан барып салам тутырып кайтты. Әле бит ашарга пешерергә дә кирәк. Табак-савытны да күрше-күлән кертте. Шулай юкны бар итеп гаилә тормышын башладык. Беренче балабыз Рөстәм, икенчесе – Лена һәм Диана дөньяга бер-бер артлы тудылар. Әхтәмне кая күчерәләр, без дә аның артыннан бергә. Яркәүнең үзенә күчеп, анда ЗАГС мөдире булып 11 ел эшләдем. Шулай ук аерылышулар да күрер күзгә кимеде. Чөнки, аерылырга гариза китерсәләр, артларыннан өйләренә ук барып тикшерәбез дә, сәбәбен ачыклап, икесен яраштырып, шулай яшәп калучы парлар күп булды.

Рәгес дигән авылга 3 чакрымны җәяү йөреп мәктәп мөдире булып та эшләдем.

Әхтәм - эш кешесе, хөкүмәт кешесе, иртән эшкә китә, төн кайта, балаларны ял көннәрендә генә күрә. Югарыдан-югары үрмәләп, җаваплы эшләргә күчерелеп, шуңа күрә яшәү урыннарыбыз да алышынып торды, - дип, Раяна Әбделхак кызы тормыш юлын, яшьлек елларын күз алдыннан кичерде. Бүгенге көндә лаеклы ялда ул, 60 елга якын гаиләсенең ныклы тылы булып торучы хатынын яратып һәм хөрмәтләп Әхтәм Хәмит улы да берничә сүз әйтү нияте белән өстәл янына килеп утырды.

- Мин тормышта үземне бик бәхетле кеше дип саныйм. Раянага карап күңелем һәрвакыт шушы җырны:

“Күзләремә бер каравың җитә,
Бөтен кайгыларым югала.

Әле дә син бар әле бәхетемә,

Әле дә син бар әле дөньяда”,

- дип җырлый. Бу җыр, әйтерсең лә, аның өчен язылган. Ул гомерен тулысынча минем өчен, балалар өчен багышлады. Гомер буена күтәрелгән дәрәҗәләрем өчен мин аңа бурычлы. Ярты гасырдан артык бергә яшәп, аның каты сүзләрен, миңа булган үпкәләрен ишеткәнем булмады.

Минем тарафтан, бәлки, ялгышлыклар да булгандыр, ә ул сиздермәде, йөземә бәреп әйтмәде.

Бер айлык бала белән калып, мине институтка югары белем алырга китәргә рөхсәт бирде бит. Минемчә, бу геройлык. Ләкин, минем вөҗданым моңа бер елдан соң чик куйды. Читтән торып укырга күчеп, гаиләмә кайттым.

Мине бик иртән, 24 яшемнән колхоз рәисе итеп сайладылар. Бөтен гаилә тормышы, бакча, мал-туар, балалар тәрбияләү аның өстенә өелеп калды. Сабыр, акыллы, тырыш, иң мөһиме, бер күз карашымнан аңлаучы хатын булганы өчен мин аңа зур рәхмәтле.

Әгәр дә яңадан яшьлеккә кайту булса, мин тормыш юлымда яңадан Раянаны сайлар идем. Әмма үземнең ялгышлыкларымны төзәтер идем. Мине борчыганы – бөтен вакытымны, көчемне дәүләт эшләренә биреп, районда, колхозда, өлкәдә йөреп, гаиләмә, балаларыма үземне багышлый алмадым. Ә вакыт бик тиз уза, балаларым да әллә кайчан үсеп җитеп, таралышканнар. Тик аларның башларыннан сыйпап, кочагыма алып туйганчы ярата алмадым. Эх, шул елларны кайтарып булсачы, хәзер гаилә тормышына башкача карар идем.

“Әхтәм - гаиләнең ышанычы, терәге, үрнәк ир-ат. Никадәрле тормышта авыр булмасын, шул авырлыклар сизелмәде, чөнки, Әхтәмнең мөнәсәбәте миңа бик яхшы булды”, - диде Раяна апа аңа кушылып.

Инде тугызынчы дистәләрен тиздән ваклый башласалар да, аларның бер-берсенә булган мөнәсәбәтләренә карап сокланмыйча булмый. Олыгайган көнеңдә дә үзеңнең кирәклегеңне тоюдан да зуррак сөенеч юктыр бу дөньяда. Әгәр дә аларның гаилә тормышы турында фильм төшереп булса, хәзерге яшьләргә бик яхшы үрнәк булыр һәм яшь гаиләләр дә азрак таркалыр иде.

Иртә яздан бакчаларында казынып, төрле тәҗрибәләр ясап, помидорын һәм кыярын, борычын һәм баклажанын, башка бик күп яшелчәләр, җиләк-җимеш үстерәләр. Алма, чия, карлыган, кура җиләге дә мул була бакчаларында. Чәчәкләрнең ниндие генә юк. Быел җәй Америкадагы кызлары Диана гаиләсе белән әти-әнисендә кунакта булды. Мондагы кызлары Лена кунакларны тәмле ризыклар белән сыйлады. Шулай бала-оныклар белән бергә-бергә Каюмовлар гаиләсе бик матур гомер кичерә.

Наилә САФИУЛЛИНА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836