tyumen

CIT2

Подписка на газету 

Baner 230x300 1

Календарь 

Октябрь 2018
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 31 1 2 3 4

Электронная почта 

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Безнең беренче сайт 

Сугыш һәм хезмәт ветераны

последние и лучшие новости искусства в мире

39-12Минем әтием Карманов Янтимер (Тимир) Әбделвәли улы Бөек Ватан сугышы һәм хезмәт ветераны, филолог укытучы, бик бай һәм авыр тормыш юлы үткән шәхес – 1919 нчы елның 5 августында Яркәү районы, Кәеш авылында туган.

Яңа Кәешкүл (Сала) башлангыч мәктәбен тәмамлагач, 1934 нче елда Тубыл районы, Күкрәнде авылының җидееллык мәктәбенә укырга бара. Һәрбер бәйрәмгә концертлар куелган. Ул үзе дә концертларда актив катнашкан.

Ул вакытны мәктәп интернаты һәм ашханә булмаган. Шул сәбәпле, Күкрәндегә Саладан бергә укырга килгән дуслары укуны ташлап, кире авылга кайтканнар.

Әтием ерак туганнарында ачлы-туклы яшәгән. Кешенең ишек төбендә, кайвакытны янган мич янында ут яктысында дәрес әзерләп утырган. Шуңа карамастан, аның укуга теләге бик зур булган. Әти-әнисенә җәяүләп йөргән. Күкрәндедән - Салага, Саладан Күкрәндегә берүзе баткак саздан йөрүен ул мәзәк кебек кенә сөйли иде: “Кечкенә генә аякларым белән 40 чакрым юлны бер-ике мәртәбә генә үлчәмәдем. Хәзер уйласам, соң булса да куркыта: урманнардан, төпсез сазлардан өйгә һәм төенчек йөкләп кире укуга барганда каршыма ерткыч хайваннар килеп чыкса? Кая качарга, яшеренергә? Мөгаен, мине Алла саклаган”.

1937 нче елда Күкрәнде җидееллык мәктәбен “5ле”гә тәмамлап, әтием Тубыл татар педучилищесына имтихансыз кабул ителә. Ул елларны педучилище директоры булып Закир Габдрахманов эшләгән.

Педучилищены тәмамлап, әтием Вагай районы, II  Вагай авылында укыта башлый.

1940 нчы елда 19 яшьлек укытучыны армиягә алып, Ерак Көнчыгышка җибәрәләр. 1941 елда сугыш башлангач, аны Приморский крайга алып китәләр. Аңа япон милитаристлары белән сугышырга туры килә.

Маньчжурия һәм Кореяны азат итүдә катнаша. Башта 22 нче пехота полкында хезмәт итә. Аннары армиянең аерым элемтә батальонына күчерәләр.  Бераздан линиядә элемтә күзәтүчесе була. Туктаусыз атып торган артиллерия уты астында бозылган элемтәне төзәткәннәр. “Әллә тәбәнәк буем булышты, әллә җай килеп торучан, мин катлаулы заданиелардан кайтырга бәхетем булды”, - дип сөйли иде.

Аерым Кызыл армия частьләре белән очрашып кушылганнан соң, Карманов батальоны каты сугышлар белән Маньчжуриягә килеп җиткән. Үзенең абый-энеләре шикелле дуслашкан сугышчылар белән бик күп шәһәрләрне, авылларны дошманнан азат иткәннәр.

Тиздән Корея чик буен үтеп, Корея Республикасының башкаласы Пхеньянны да азат иткәннәр.

Авыр сугышларда катнашса да, никадәр үлем белән күзгә күз очрашса да, ул исән калган. Әйтерсең, ниндидер зиһенле көч аны саклап йөргән. Күп вакытны аяк өсте агачларга сөялеп, кар өстендә шинельләр ябынып йокларга да туры килгән.

Ничәмә-ничә  миллионнар кешеләргә кайгы-хәсрәт алып килгән авыр сугыш, аның гамьсез җәрәхәтләре турында исенә төшерергә, сөйләргә дә әтием яратмады.

1945 елны Югары Совет Указы буенча, укытучы буларак, ул демобилизациягә эләгеп, туган ягына кайткан. Сугыштан соң яшәүләр кыен булса да, 1953 нче елда Тубыл педагогия институтының филология бүлегенә укырга керә, аны 1959 елны читтән торып тәмамлый. Яңа Кәешкүл авылында рус теле һәм әдәбиятын укыта.

Әтием бөтен гомерен халыкка хезмәт итүгә, балалар тәрияләү һәм белем бирүгә багышлаган.

Бик кешелекле, тугры, намуслы, эчкерсез, холкы буенча мәзәккә бай, ул үз үрнәгендә укучыларны да, үз балаларын да тәрбияләгән.

Әтием тормышта яхшылыкны күрә белгән, үзе дә бик күп яхшылыклар эшләгән. Аның укучылары табиблар, агрономнар, шоферлар...

Мәктәптә ул 38 ел эшләде. 2009 нчы елның декабрь аенда 90 яшендә әтием дөньядан китте.

Аны авыл халкы, укучылары да хөрмәт белән искә алалар. Әнием Хәтимә Мәмәтбак кызы белән сигез бала тәрбияләп үстерделәр. Барыбызга да белем бирделәр.

Авыр сугыш елларында әнием Вагай районы, Юрмы авылында колхозда эшләгән. Унөч яшьлек яшүсмер кыз печән дә чапкан, кыр эшләренә дә катнашкан, ә кышын резина итекләр киеп яшьтәшләре белән фронтка җибәрергә балык тоткан. “Бөек Ватан сугышы елларындагы хезмәте өчен” медале белән бүләкләнгән. Бөек Җиңүдә әти-әниемнең дә өлешләре зур булды. Алар һәрвакыт безнең истә. Яхшылыкларын теге дөньяда да күрсеннәр, туфраклары җиңел булсын.

Рәхилә УРАЗОВА, Төмән шәһәре.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836