Материалы

2020 ел нәрсә елы булачак?

последние и лучшие новости искусства в мире

51-10Дуңгыз елы ахырына якынлаша. Киләсе 2020 ел - Күсе елы булачак. Әйбәт ел булачак, ди астрологлар. Кәбисә елын начарга юраучыларның гына кәефе китәр - чөнки киләсе ел кәбисә елы.

Күсе елы шатлык китерсен өчен Яңа ел алдыннан күбрәк изге эшләр эшләргә өлгерергә, бүләкләргә акча кызганмаска һәм өйгә песи алып кайтырга киңәш итәләр.

Яңа 2020 елны каршы алганда, бәйрәм өстәлендә нәрсә булырга тиеш: 2020 ел ак металл төсендәге күсе билгесе астында узачак. Бәйрәм өстәлен әзерләгәндә түбәндәге ризыклар һәм эчемлекләр булырга тиеш, ди астрологлар: сыр, майсыз итләр - бозау яисә сыер, тавык яисә күркә ите; диңгез балыклары; гарнир буларак - дөге яки карабодай; баллы тәм-томнар: шоколад, кәнфитләр, пирожныйлар һ. б.; яшелчәләр, җиләк-җимешләр; үлән, яшел яки җиләк-җимеш чәе; алкогольсез яки аз алкогольле эчемлекләр.

Яңа ел өстәлендә нәрсә булырга тиеш түгел: итнең майлы сортлары - сарык яисә дуңгыз ите, үрдәк яисә каз; тропик җиләк-җимешләр; кәбестә һәм кузаклы ризыклар; ныклы алкогольле эчемлекләр; кофе.

Киләсе 2020 елны нинди төсле киемнәрдә каршы алырга?

Элек-электән Яңа елны билгеле бер төсләрдә каршылау байлык һәм уңышны җәлеп итү өчен киләсе ел символының өстенлеген исәпкә алу гадәте бар. «Ел хуҗабикәсе»нә ак, соры һәм кара төсләр ошый. Шулай ук образыбызны җемелдәп торган аксессуарлар: ялтыравыклы колак алкалары, металл муенсалар яки ачык төстәге брошкалар белән тулыландырырга мөмкин. 2020 елда кызыл, сары, алсу, зәңгәр, яшел, көрән һәм кара төсләрдәге киемнәр актуаль булачак. Бәйрәмгә кием сайлаганда, түбәндәге аңлатмаларны исегездә тотыгыз: - ак, көмеш төсләр - тормышка яңалык кертү, кара - карьерадагы уңышлар, кызгылт сары - яңа белемнәр үзләштерү, зәңгәр - яшел - гаилә бәхете төсе, кызыл - мәхәббәт, дәрт һәм хакимият итү төсе, сары, алтын төсләр - сәламәтлек, шәмәхә - байлыкны юрый, имештер.

Интернеттан.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума