#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Апрель 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

50 ел бергә яшәгән бәхетле тормыш

последние и лучшие новости искусства в мире

46-9Ноябрь аенда безнең классташыбыз Нуригөл Мөбарәк кызы һәм аның тормыш иптәше Нурислам Нуриәхмәт улы Раимбакиевларның гаилә корып бергә яшәүләренә 50 ел тулды.

Алар икесе дә, пар килгән аккошлар кебек, тынгысыз, күңелләре белән бик матур кешеләр. Бәрәкәтле, лаек тормыш корып, әлегәчә яшәп киләләр.

Нуригөл Вагай районының Икенче Вагай авылында Кормандаевлар гаиләсендә икенче бала булып туа. Зур гаиләнең беренче кызы була һәм әнисенең өй хезмәтендә зур ярдәмчесе булып үсә. Ул тырыш, тыйнак кыз буларак, кече энеләрен, сеңелләрен карауда зур булышлык күрсәтә.

Икенче Вагай сигезьеллык мәктәбен гел “5”ле билгесенә тәмамлаганнан соң, Тубылның 15 нче мәктәбендә 11 сыйныфка кадәр укый. 1964 елның 1 сентябрендә педагогия институтының физика-математика факультетына укырга керә. Югары уку йортларында да җәмәгать эшләрендә актив катнаша.

1968 елда институтны тәмамлап, математика фәне укытучысы булып үзенең туган авылы мәктәбенә эшләргә кайта. Нуригөл эшчәнлеге, яхшы белеме, тырышлыгы белән укытучылар коллективында, укучылар, ата-аналар алдында үзен яхшы яктан күрсәтә. Класстан тыш оештыручысы булып эшләгән вакытында Яркәү егете Нурислам Раимбакиев белән таныша. Егет Төмән авыл хуҗалыгы институтын тәмамлап, агроном булып Икенче Вагай авыл советындагы А.Г.Первухин исемендәге совхозга хезмәт итәргә килә.

1969 елның 5 нче ноябрендә туйлар гөрләтеп ике яшь йөрәк тормыш коралар. 1982 елда Бегишево авылына күчеп киләләр. Нуригөл мәктәптә математика укытучысы булып эшләп китә, ә 1987 елдан 2005 елга кадәр мәктәп директоры була.

Нурислам Нуриәхмәт улы баш агроном, совхоз беткәннән соң парторг булып эшли. Ул гомер буена спорт белән шөгыльләнде. Кыш чаңгы шуу белән кызыксынса, җәй велосипедта йөри. Төрле спорт ярышларында катнаша. Район күләмендә беренче урыннарны да яулый. Ә авылда чаңгы трассасын үзе хәзерли. Мәктәп укучылары шул юл белән йөгерәләр. Уллары-кызлары, оныклары да аңа булышалар.

Аларның тормышлары да бик яхшы. Ике өйләре, ишегалды бик матур бизәлгәннәр – күңелгә хуш киләләр. Хайваннар, кош-кортлар асрыйлар, бакчада мул уңыш җыялар. Өй түгәрәгендә бик матур чәчәкләр күңелләрне шатландыралар. Бар җирдә чисталык, пөхтәлек өй ияләрен яхшы яктан характерлый. Каникулларда өйне ямьләндереп, әби-бабайларны шатландырып оныклар йөгерәләр, булышалар да. 18 сентябрь көнне оныкларының улы туды.

Раимбакиевлар өч бала үстерәләр – ике егет, бер кыз. Егетләр – Руслан һәм Тимур акыллы, тәртипле, тәүфыйклы малайлар. Һәркайсысы үз гаиләләре белән яшиләр, төньякта эшлиләр. Кызлары Гөлнара әнисенең юлыннан китә - тарих укытучысы булып Сургут мәктәбендә хезмәт итә. Ике игезәк кызлар үстерәләр. Барысы 6 онык - 4 егет, ике кыз өннәләре һәм тәтәләрен шатландыралар.

Нуригөл Мөбәрәк кызы һәм Нурислам Нуриәхмәт улы үз тормышлары, тәрбияләгән балалары белән бик горур. Кунакчыл кешеләр буларак, алар белән аралашу үзе бер шатлык.

Классташлары - Флорида МАРГАНОВА (АЙТНЯКОВА),
Руфина МОРАТОВА (НИЯЗОВА), Тубыл шәһәре.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836