Материалы

55 ел бергә

последние и лучшие новости искусства в мире

38-12Тубыл шәһәренең матур һәм тыныч урамнарының берсе – Пролетарская стрелка Абрамка елгасы ярында урнашкан. Искиткеч матур чәчәкләргә төренгән йортта, бик тә кунакчыл, ачык йөзле, тыйнак, матур, шәһәр халкына таныш булган Урамаевлар гаиләсе яши. Аларны шәһәрдә үткәрелгән мәдәни чараларда еш очратып була. Урамаевлар “Тугрылык һәм мәхәббәт” медале белән бүләкләнгән гаилә. Урамаевлар икесе дә сабыр холыклы, ярдәмчел кешеләр. Бүген аларның мул тормышларына карап сокланабыз. Алар икесе дә күп сынаулар узган, сугыштан соңгы елларны тырышып укыган, белем алырга омтылган кешеләр.

Равза Хикмәт кызы белән Рафаил Нурлаян улы Урамаевларның балачак еллары Бөек Ватан сугышы һәм сугыштан соң авыр елларга туры килә. Ахманай авылында туган Рафаил абыйның әтисе фин сугышында, аннары Эстониядә совет властен урнаштыруда катнаша. Бөек Ватан сугышы башлангач, Смоленск шәһәре янында барган бәрелешләрдә, фашистларны Мәскәүгә уздырмаган сугышларда катнашып яу кырларында башларын салган сугышчылар арасында Рафаил абыйның әтисе дә була. Ул андагы беренче туганнар каберлегендә җирләнгән. Нурлаян абыйның әнисе Рафаилны һәм тагын ике бертуганын Саускан авылына алып кайта. Әниләре сугыштан яраланып кайткан ветеранга тормышка чыга. Балалар әбиләре тәрбиясендә авылда үсәләр. 1946 нчы елны Саускан авылын су баса. Басулар, бәрәңге бакчалары, иген кырлары, печәнлекләр суда була... Ул елларны дәүләтебез балалар йортлары булдыра. Өлкән бертуган апасы белән Рафаил Урамаевлар Торбы авылындагы 11 нче балалар йортында 1955 нче елга хәтле яшиләр, аннары әбиләре яңадан аларны Саускан авылына алып кайта. Рафаил Нурлаян улы монда мәктәпне тәмамлый, аннары укуын Тубыл шәһәренең 15 нче мәктәбендә дәвам итә. Мәктәпне тәмамлап, елга флотында эшләп ала, аннары урман сәнәгатендә эшләүчеләрне әзерләүче техник училищесы һәм урман техникумында белем ала. Бераздан ул югары квалификацияле автоюллар төзүче һөнәренә дә укып чыга. 1965 елның апрель аенда ул Тубылның иң матур, хезмәт сөйгән тырыш Равза Хикмәт кызы белән тормыш коралар. Равза да күп балалы гаиләдә туып-үсә. Ул медицина училищесын тәмамлап, Сумкино поселогы поликлиникасында эшли башлый. Гомер юлдашын да ул монда очрата. Хезмәт юлын медицинага багышлаган Равза апа лаеклы ялда булса да, бүген дә ярдәмгә мохтаҗларга ихлас күңеле белән булышлык күрсәтә. Үзенең тормыш юлы турында: ”Гаиләбездә беренче урында тормыш иптәшем, кызым, ике улым булды. Әтиләренең укуларына, хезмәт юлы баскычларыннан күтәрелүенә без шат булдык. Кайсы вакыт балалар белән үзем генә булсам да, зарланмадым, әтиләренең сессияләрен уңышлы биреп кайтканын сабырлык белән көттек. Рафаил «Сургутгазпром» бүлекчәсендә технология хезмәте начальнигы булып эшләде. РФнең энергетика министрының Мактау грамотасы, медальләр белән бүләкләнде”, - дип, хатирәләрен барлады Равза апа. Ул үзе күп еллар шәһәр поликлиникасы физиобүлегендә эшли. Үзенең эшен яхшы белгән, авыруларга игътибарлы булган белгеч Мактау грамоталары белән бүләкләнә. Медицина ветераны Равза апа хәзер лаеклы ялда. Урамаевлар тормыш юлларында үзләренең тырышлыгы белән йорт төзиләр, бакча утырталар. Равза апа уңган хуҗабикә дә. Аның пешергән милли камыр ризыклары, сый-нигъмәтләре белән сыйланмаган кеше юктыр. Халкыбызның күркәм гореф-гадәтләрен саклаучы гаилә мул табын әзерләп дини, милли, гаилә бәйрәмнәрен зурлап үткәрәләр.

Урамаевлар балаларына да югары белем бирергә тырышалар. Алар үз кыйблаларын, тормышта үз урыннарын тапкан кешеләр. Бүген аларның балалары нинди генә югары урыннарда эшләсәләр дә - кешелекле, ярдәмчелләр. Өлкән уллары Сергей Салехард шәһәрендә тышкы һәм икътисадый элемтәләр департаменты директоры урынбасары, кызлары Рушания Ямал-Ненец автоном округының Төмәндәге вәкиллегендә бухгалтер урынбасары булып эшли, кече уллары Илмар Тубыл медицина колледжын тәмамлаган оста теш табибы.

Гаиләсе, балалары, якыннары, дуслары белән татулыкта, уртак тел табып, 55 ел бергә яшәүнең мәгънәсен татып гомер кичерүче якташларыбызга исәнлек-саулык телибез.

Римма УМИТБАЕВА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума