Материалы

60 ел бергә

последние и лучшие новости искусства в мире

Туйлар, туйлар!.. Кеше гомерендә туйларның күп төре бар. Шулардан иң дәрәҗәлеләре: кавышу туе, көмеш туй, алтын туй, бриллиант туе, таҗ туе. Алтын туйгача яшәүчеләр байтак, бриллиант туйларынача яшәүчеләр сирәк, ә таҗ туенача яшәүчеләр юк диярлек.

Тубыл шәһәрендә яшәүче Алиәскәр Мөхәммәди улы белән Хәлимә Искәндәр кызы Мадьяровларның гаилә корып бергә яшәүләренә 22 декабрьдә 60 ел тулды. Аларның тормыш юллары безнең илнең төрле чорларына туры килүе сәбәпле, күп вакыйгаларга бай. Икесе дә зур стажлы, кызыклы биографияле затлар.

Алиәскәр абый 1927 елда Тубыл районының Комарау авылында туып, 7 классны тәмамлый.

1944 елда армия хезмәтенә алына. Ерак Көнчыгышта япон империалистларына каршы Ватан сугышында миллионлаган Квантун армиясен Кытайдан кууда катнаша. Сержант Мадьяров телеграфист вазифасын үти. Армия сафында 1950 елгача хезмәт итә. Сугыш ветеранының 14 медале, 2 дәрәҗәле Ватан сугышы ордены бар.

Демобилизациядән соң Новоильинск училищесында белем алып, РЭБ флотта катерда, сплавконторада механик булып, аннан соң эчке эшләр министрлыгы органнарында 17 ел хезмәт итә. Бу эшендә дә лаеклы хезмәт өчен медальләр белән бүләкләнә.

Хәлимә Искәндәр кызының да тормыш юлы гел хезмәттә үтә. 7 нче класстан соң мәдәният һәм сәнгать училищесын тәмамлап, Тубыл татар мәдәният йортында (хәзерге мәчет бинасында иде ул заман) массовик-инструктор, аннан соң китапханәче, китап кибетендә сатучы булып эшли. Пенсия алды елларында 8 ел мәчеттә кассир вазифасын үти. Ул хезмәт ветераны.

Мадьяровларның икесенең дә стажлары 45әр ел. Алар ике малай, бер кыз үстерделәр, 5 оныклары, 5 оныкчыклары бар.

Картлык үзенекен итә. Хәзер инде сәламәтлек какшаган. Вәгыйзә исемле оныклары картларны хөрмәтләп карый.

Алиәскәр абый белән Хәлимә апа тормышлары белән канәгать, яхшы тормыш шартлары, зур пенсия өчен хөкүмәтебезгә рәхмәтле булып яшиләр.

Без аларны бриллиант туйлары белән котлыйбыз, сәламәтлек, җан тынычлыгы, иман байлыгы, иминлек телибез.

Сөнгать БЕКЕНИН.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума