1 апрельдән 8 яшьтән 16 яшькә кадәрге балалар тәрбияләүче аз керемле гаиләләр яңа пособие алачак. Яңа төрле ярдәм чарасы баласын ялгыз үстерүчеләргә генә түгел, ә тулы гаиләләргә дә бирелергә мөмкин.
Билгеләү шартлары:
Яңа түләүнең төп кагыйдәләре 3 яшьтән алып 7 яшькә кадәрге балалар өчен билгеләнгән пособие шартлары кебек.
Гаиләдәге бер кешегә туры килгән уртача керем төбәктәге яшәү минимумыннан югарырак булмаска тиеш.Мөрәҗәгать иткәнчегә кадәр 4 ай алдан булган 12 ай өчен барлык гаилә әгъзаларының кереме исәпкә алына.
Өлкән яшьтәге гаилә әгъзаларының исәп-хисап чорында расланган кереме булырга тиеш. Ә керем булмаган очракта, аның җитди сәбәбе булырга тиеш.
Пособие күләме:
Түләүнең база күләме бала өчен төбәк яшәү минимумының 50% ын тәшкил итәчәк, гаиләнең җан башына уртача кереме җан башына төбәк яшәү минимумыннан түбәнрәк булган очракта билгеләнәчәк.
Пособиенең күләме, билгеләнгән пособиене 50% күләмендә исәпкә алып, бала өчен төбәк яшәү минимумының 75% ын тәшкил итәчәк, әгәр гаиләнең җан башына уртача кереме элеккегечә җан башына төбәк яшәү минимумыннан түбәнрәк булса.
Пособиенең күләме, әгәр пособие 75% күләмендәбилгеләгәндә, гаиләнең җан башына уртача кереме яшәү минимумыннан түбәнрәк булса, бала өчен төбәк яшәү минимумының 100% ын тәшкил итәчәк.
Пособиегә гаризаны 2022 елның 1 маеннан дәүләт хезмәтләре порталында яки шәхсән тапшырырга мөмкин булачак. Ярдәм 1 апрельдән билгеләнә.
Акча алу
Пособие "Мир" картасына яки карталарга бәйле булмаган счетка керәчәк.
Ләйлә МАДЬЯРОВА әзерләде