Җырчы: “Миңа чәчәкләрне 25 ел буена бик күп бирдегез. Әйдәгез, балалар уенчыклары, китапларга күчик. Мин аларны урнаштырыр өчен урын табармын, мохтаҗ кешеләргә бирермен”, - диде.
Бу фикерне ул “Яшьләр-онлайн” тапшыруын яздырганда әйткән булган. Кичә тапшыруның алып баручысы Венера Иванова Айдарга беренче уенчыкны бүләк тә итте. Шулай итеп яңа акция башланды. Айдар концертына җыенсагыз, шул хакта истә тотыгыз, дип яза «Шәһри Казан» газетасы.
(Туйлар.ру).