Материалы

Айнуллиннар гаиләсе

последние и лучшие новости искусства в мире

10-18Шәҗәрәләргә соңгы вакытларда игътибар артты. Тик менә безнең өлкәдә нәсел агачына багышланган зур чаралар үткәрелми иде. Һәркем үз казанында кайный. Быелгы өлкә татар мәдәнияте көннәре вакытында “Төзүче” милләтләр мәдәниятләре йортында “Шәҗәрә бәйрәме” үтте.

Йортның татар бүлеге җитәкчесе Гөлнара Кәримова идеясе, тырышлыгы белән тормышка ашырылган чарада горурланырлык тарихлары булган, борынгы нәсел тармакларын барлаучы Айнуллиннар гаиләсе катнашты. Җитди сәбәпләр белән икенче гаилә килә алмады.

Бәйрәмне шагыйрә Клара Кучковская белән оныгы Максим алып бардылар. “Әхтәмүшки” халык җыр (җитәкчесе Әхтәм Назыйров), “Әмәл” себертатар ансамбльләре матур җырлары белән тәбрикләп киттеләр. Аннары кичәне әзерләүдә күп көч куйган Ания Алтынгузина әтисе Хәсән турында сөйләде. Яшьләр шәҗәрәнең әһәмияте, кирәклеге турында аңлаттылар, аннары бергәләшеп дуслык, туганлык турында җыр башкардылар.

Ислам дине буенча, һәрбер татар кешесе, 7 буынга кадәр әтисе, әнисе ягыннан булган бабаларының исемнәрен тәртибе белән белеп, дога кылырга тиеш. Шәҗәрәңне, нәсел агачыңны белү, эзләү – барыбызның да изге бурычы. Киләчәктә нәсел агачының ботакларын тагын арттыру, аны киңәйтү турында да уйланалар Айнуллиннар.

- Казанда Шәҗәрә бәйрәмнәре үткәрелә. Төмәндә әле булганы юк, дип Гөлнара Кәримова безгә бәйрәмдә катнашырга тәкъдим ясады, - дип сүз башлады Ания Хәсән кызы. - Әтием Хәсәннең якты истәлегенә бу мәшәкатьле, яңа, ләкин зур әһәмияткә ия булган эшне башкарырга риза булдым. Берсүзсез ярдәм иткән туганнарыма зур рәхмәт.

Пәйгамбәребезнең (с.г.в.) оныгы Хөсәеннең улы Гали үз баласына кисәтеп әйткән: “Улым, туганлык җепләрен өзүче кеше белән дус була күрмә, чөнки Аллаһыбыз андыйларны үз Китабында өч урында каргаган”. Бүген без дә туганлык җепләрен өзүне – милләт фаҗигасе итеп күрергә тиешбез. Туганнарның бергә булуы тормышта бәрәкәт бирә, ризыгың киңәя.

Һәркайсыбызның нәселе – токымы бар. Ата-бабаларыбыз бездән дога өметләнеп яталар. Әтием Хәсән Гыйрфан улы Гайнуллин турында күп кенә мәгълүмат туплагач, 7 буын бабаларыма кадәр белү хыялы белән архивка мөрәҗәгать иттем. Алар җибәргән шәҗәрәне матур итеп агач рәвешендә ясатып та куйдык. Әтием бохарлылар нәселеннән, аның 7нче буын бабасы Мамшан 1670 елларда туган. Аның Аптубак улы 1700-1765 елларда яшәгән. Аннан туган Мамшан (1733), аннары - Ягъя (1768-1842), аннары – Сабит (1812), Айнулланың (1835) баласы – минем бабам Мөхәммәт-Аирбанның (Гыйрфан, 1857) малае Хәсән 1911 елда дөньяга килгән. Ни сәбәпледер, әтиемнең ике баласыннан соң туганнары Айнуллин фамилиясе белән йөри башлаган. Хәзер нәселебез Айнуллиннар буларак билгеле. Аның ике хатыныннан 12 бала дөньяга килгән. 40 оныгы, 8 нәбәрәсе бар.

Олы кызы буларак, әткәм минем белән күбрәк сөйләшкән. Ә менә сугыш кырларында медальләр алуын, Ирбитта авыл хуҗалыгы институтын тәмалавын бер дә ишеткәнем булмады. Күп сөйләшүне яратмады. Тәрбия бирүдә төпле белеменә таянып, тормыш мәктәбендә дөрес сабак биргән акылы, уңган-булган кеше – Хәсән Гыйрфан улы бүген бездә горурлык хисләрен уята. Хәзер архив материалларын барлап, аның күркәм тормыш юлы белән танышканда таң калабыз. Укый-яза белгән, русча да яхшы сөйләшкән югары белемле әтием гел җиваплы эшләр башкарган: хисапчы хезмәтеннән колхоз председателе дәрәҗәсенә күтәрелгән. Кайсы хуҗалык артта калып барса, күтәрергә аны җибәргәннәр.

Әткәм исән булса, кызлары-оныкларының дин юлыннан атлавына куаныр иде. Бүгенге көндә 11 оныгы-оныкачы дини белем үзләштерәләр. Бохарлылар нәселе дәвамчылары булгангамы, дин юлында булу белән бергә, сәүдә эшендә дә тырышлар, медицина өлкәсен үз итүчеләр, укытучы һөнәрен сайлаучылар да бар. Авыл хуҗалыгы институтын тәмамлаган яшьләр дә илебезгә лаеклы хезмәт итәләр.

Эксперт комиссиясе исеменнән Әмир хәзрәт Балдин һәм педагогия фәннәре кандидаты Ольга Бакиева бәйрәмнең матур үрнәк, кирәкле булуын аерып күрсәттеләр. Тамырларны табу – туганнар турында уйлауның яхшы күренеш икәнлеген әйтеп, әлеге бәйрәмнең дәвам итүен теләделәр.

Соңыннан Ания апа сугыш кырында һәлак булган, исемсез югалган, әсирлектә калган, кайтып мәңгелек дөньяларына киткән туганнары, авылдашлары, әтисе Хәсән рухына багышлап әзерләнгән Коръән ашына чакырды. Бәйрәмгә килгән Айнуллиннар һәркемне хуш күреп мул сыйлары белән чәй эчерделәр.

Дус, тату гаиләгә сокланып, башкалар да үз шәҗәрәләрен булдырырга кирәклегенә төшенеп бергәләшеп сөйләшеп утырдылар.

Гөлнур ВӘЛИЕВА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума