Бу санда 

#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Март 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
26 27 28 29 1 2 3
4 5 6 7 8 9 10
11 12 13 14 15 16 17
18 19 20 21 22 23 24
25 26 27 28 29 30 31

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Акъяр авылында бәби туе

последние и лучшие новости искусства в мире

21-9Безнең динебез буенча яңа туган балага 7 көннән соң исем кушу, чәчен алу, сөннәткә утырту һәм Корбан - акика үткәрү файдалы һәм бик әһәмиятле чаралар дип хуплана. Нәнинең саләмәтлегенә яхшы - тиешле тәэсир итә. Хәдистә әйтелә: Пәйгамбәребез, үзенең оныклары - Хәсән белән Хөсәеннең 7 көннән соң чәчләрен алдырган һәм тиешле садакасын - көмеш акчалар өләшкән. Шулай ук, Аллаһы Тагәләнең ризалыгын алу һәм баланың сау-таза булуын теләп корбан чалына. Кыз бала булса бер, ир бала булса ике сарык тиешле. Балага матур һәм әһәмиятле исем кушу да - әти-әнинең изге бурычы булып санала.

Абу Дарда (радыйаллаху анху) әйтүе буенча, сөекле пәйгамбәребез әйтеп калдырган: «Кыямәт көне сезне, үзегезнең исемнәрегез һәм әтиләрегезнең исемнәре белән чакырырлар, шуның өчен балаларыгызга матур исемнәр сайлагыз», дигән.

Баланы сөннәткә утырту динебез буенча бик мөһим һәм тиешле чара. Тарих битләреннән күрәбез, Ибраһим пәйгәмбәр үз-үзен 80 яшендә сөннәтле иткән. Хәдистә әйтелә: сөекле пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.а.в.) үзенең оныклары Хәсән белән Хөсәен хөрмәтенә 7 көннән соң корбан чалып, икесен дә сөннәткә утырткан.

2 майда Төмән районы, Олы Акъяр авылының мәдәният йортында онытылмаслык булып бәби туе үткәрелде. Ильвир белән Наира Бакиевлар яңа туган балаларына исемне Рамзан дип ататканнар. Сөекле пәйгәмбәребез кушканча, аның тәкъдимнәрен үтәп, Ильвир белән Наираның ошбу фани дөньяга яңа гына килгән балаларына исем кушып, аны сөннәткә утыртып, чәчен алдылар һәм корбан чалып, авылдагы булган барча халыкны җыеп бәйрәм ашы уздырылды. Ошбу бәйрәм ашында катнашучы туганнар, авылдашлар оештырылган мәҗлескә зур бәя биреп, бик җылы сүзләр әйттеләр һәм киләчәктә шундый чаралар кабатланып торсын, балалар саны артып барсын иде дигән изге теләкләр бөтен залда яңгырап торды.

Күп вакытлар хаксыз онытылган, югалтылган дини һәм милли йолалар әкренләп халыкка кайтып килә. Динебезнең, милләтебезнең киләчәге ышанычлы кулларда, югары дәрәҗәдә булыр дигән теләктә калабыз.

Фатыйх хәзрәт ГАРИФУЛЛИН, Төмән шәһәре.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836