#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Март 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
26 27 28 29 1 2 3
4 5 6 7 8 9 10
11 12 13 14 15 16 17
18 19 20 21 22 23 24
25 26 27 28 29 30 31

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

“Аккан сулар кире кайтмый”

последние и лучшие новости искусства в мире

30-10Шул исем астында быел хөрмәтле ветераныбыз, укытучы Альберт Мөхәммәдулла улы Урамаевның яңа тарихи китабы дөнья күрде. Китап татар телендә 100 данәдә генә бастырылган, редакторы - Клим Садыйков. 

“Хөрмәтле китап яратучы дуслар! Сезнең кулыгызда “Яңарыш” газетасының актив хәбәрчесе, публицист, педагогик хезмәт ветераны, халык мәгарифе отличнигы Альберт Мөхәммәдулла улы Урамаевның “Аккан сулар кире кайтмый” дип аталган тарихи повесте. Әсәрдә автор, Урамай токымының тарихы белән бәйләп, себер татарларының тормыш-көнкүрешләре аркылы XVI гасырның икенче яртысыннан XX гасырның беренче яртысына кадәр булган тарихи вакыйгаларны үз күзлегеннән чыгып сурәтли.

Китапны укыганда авторның сүз байлыгын, табигатьне, пейзажны тасвирлаганда, кешеләрнең психологик халәтен күрсәткәндә оста алымнар куллануын күрсәтмичә узып булмый. Себер татарлары теленең җирле колоритын саклау максатыннан кайбер сүзләр һәм җөмләләр себер татарларының сөйләм үзенчәлекләрен саклап бирелгән.

Әсәр себер татарларының тарихында булган фаҗигале вакыйгаларны, аларның бәйсезлек өчен көрәшен, хезмәтен, гаилә тормышын, чыдамлыгын, бәхетле тормышка лаек халык булуын Урамайлар токымы язмышы үрнәгендә күрсәтә һәм раслый.

Документаль әсәр булмаганлыктан, кайбер тарихи вакыйгалар һәм шәхесләр автор күзлегеннән чыгып бәяләнгәннәр, тарихи чынбарлыкка төгәл туры килмәскә дә мөмкин.

Гомумән алганда, китап эчтәлеге туган якка һәм илебезгә мәхәббәт, патриотизм хисе тәрбияләүгә юнәлтелгән, - дип яза Клим Садыйков китапның кереш сүзендә.

Ә автор үзе укучысына болай дип мөрәҗәгать итә: “Укучым! ...Мин Себер җиренең бер төбәгендә - Саускан авылында яшәгән себер татарлары турында яздым. Син язманың битләрен берәмләп ача-ача, безнең егерменче гасырга, без яшәгән чорга килеп җитәрсең, ә инде егерме беренче гасырны башка кешеләр язарлар”.

“Нигъмәтулла Мөхәммәдулла улы Урамаев Саускан авылы турында бик күп истәлекләр сөйләп калдыра. Әгәр дә аның истәлекләре булмаса, үз Себер халкыбызның үткәне турында без, ихтимал, белмәгән булыр идек һәм бу язмамны мин иҗат итә алмаган булыр идем, - дип яза Альберт Урамаев “Сүз башы”нда. – Менә шул истәлекләргә таянып, Саускан авылында булган хәлләрне ачыкладым. Алдан шуны әйтәсем килә: монда сурәтләнгән кайбер вакыйгалар, кайбер күренешләр бүгенге күзлектән караганда сәер тоелырга мөмкин. Ләкин шуны онытмаска кирәк, ул борынгы көннәр, вакыйгалар, кешеләр... бик еракта күмелеп калган. Аларга инде өч йөз – йөз еллар чамасы! Әсәрдә дөньяда чынбарлыкта булган кешеләр сурәтләнгән. Әсәр Урамаев токымына багышланган, алты буынның кыскача тормыш юллары күрсәтелгән. Шулай итеп, авылның тарихын уналтынчы гасырлардан башламакчы булдык!”

Аннан ахырда: “Минем теләгем – һәр семьяда “Гаилә елъязмасы” китабын булдырырга иде. Ул чагында күңелдәгеләр үз вакытында кәгазь битенә төшәр һәм буыннан-буынга онытылмас истәлек булып сакланыр. Узган гомер белән хәтердә калганнар сатып алыйм дисәң дә табылмас! Менә шулай язмама бәя бирер идем”, - дип тәмамлый фикерен автор.

Гөлнур ВӘЛИЕВА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836