Материалы

“Алтын куллы” оста

последние и лучшие новости искусства в мире

33-10Хәмзә Сафиулла улы Афлатонов Исәт районы, Югары Егәнле авылында 1920 елда туа. Аны бала чагыннан нәрсә булса да ясарга тарткан, яңа әйберләрнең ничек барлыкка килүе белән кызыксынган. Элек бит балта, кул пычкысыннан башка эш кораллары булмаган.

Сугышка кадәр Хәмзә Сафиулла улы колхозда эшләгән, соңрак аның агач эше белән кызыксынуын күреп, вак-төяк әйберләр ремонтларга бирә башлаганнар. Шулай итеп ул әкренләп агач эшенә өйрәнә.

Яше җиткәч аны армия сафларына алалар, ә аннан Ленинград фронтына җибәрәләр. 1943 елда Хәмзә авыр яралана һәм госпитальгә эләгә. Бик күп орденнар һәм медальләр белән бүләкләнә. Госпитальдән соң демобилизацияләнә һәм туган авылына кайтып төшә.

Авыл кызы Фатыйма Дусмөхәммәт кызына өйләнеп яши башлыйлар. Хәмзә “Ленин юлы” исемле колхозга агач остасы булып эшкә урнаша. Аның кулы бар нәрсәгә ята, ул аяклары уеп ясалган урындыклар, өстәлләр, рамалар, арбалар һәм бик күп башка әйберләр ясый.

Хатыны Фатыйма лаеклы ялга кадәр хат ташучы булып эшли, хезмәт ветераны. 1985 елда, хатыны авырып киткәч, алар Төмән шәһәренә күчеп киләләр. Фронтовик буларак, 33-9биредә аларга хәрби комиссариаттан бөтен уңайлыклары булган фатир бирәләр. Алар бергәләп 2 кыз һәм 2 егет тәрбияләп үстерәләр, барысына да югары белем бирәләр.

Кече кызлары Фәүзия врач һөнәренә укып чыга. Авыру әнисенә никадәр тырышса да, ярдәм итә алмый, ул дөнья куя.

Ә Хәмзә Сафиулла улы 2010 елда вафат була. Балалары әти-әниләрен онытмыйлар, кайтып каберләрен чистартып, читәннәрен яңартып торалар.

Балалар ата-бабаларының элекке тормышларын, биографияләрен белергә, буыннан-буынга тапшырырга тиешләр.

Ачилә ИХСАНОВА, Исәт районы, Югары Егәнле авылы.
(Нәсимә ТАШБУЛАТОВА тәрҗемәсе)

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума