#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Январь 2022
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
27 28 29 30 31 1 2
3 4 5 6 7 8 9
10 11 12 13 14 15 16
17 18 19 20 21 22 23
24 25 26 27 28 29 30
31 1 2 3 4 5 6

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

”Ана даны” медаленә лаеклы

последние и лучшие новости искусства в мире

3-11Тубыл шәһәрендә яшәүче Мансура Абдразакова “Яңарыш”ны атна саен көтеп ала. Яңалыкларны укырга яраткан якташыбыз күп балалы әни дә, оныкларга бай әби дә. Биш баланы үстереп, укытып, аларны аякка бастырып, олы тормыш юлына озаткан, “Ана даны” медале белән бүләкләнгән ана да ул. Мансура Мифтах кызы оныкларына хәленнән килгәнчә ярдәм итеп яши. 80 яшен узган апа йортын карап, язын бакча утыртып, кышын кирәк булса карын да үзе көрәп, авырлыкларга, сынауларга бирешмичә гомер кичерә.

“Тормыш иптәшем Әхмәт Вәли улы хезмәт сөйгән, гаиләсе өчен җан атып яшәгән кеше иде. Бу йорт аның тырышлыгы белән төзелде. Кызганычка, гомере кыска булды. 56 яшендә якты дөньядан китте. Без гаилә дигән төшенчәнең кадерен белеп, балаларыбызны милләтебезгә хас булган күркәм традицияләрдә үстерергә, гореф-гадәтләребезгә өйрәтеп тәрбияләргә тырыштык. Үзем 37 ел шәһәрнең тегү фабрикасында эшләдем. 5 балам да шәһәрнең 15 нче мәктәбендә укыдылар. Йорт алды һәм бакча эшләренә кече вакытларыннан өйрәттек. Мәктәпне тәмамлап, укуларын дәвам иттеләр. Кызларым сатучылар, ике улым да нефть-газ тармагында эшләделәр. Рифкатем Казанның химия-технология интситутын тәмамлап, үзе сайлаган һөнәре буенча зур урыннарда хезмәт итте. Хәзер лаеклы ялда, хезмәт ветераны. Балаларым бөтенесе мәрхәмәтле, ярдәмчелләр, килеп хәлемне белеп торалар. 11 оныгым, 7 оныкчыгым бар. Балаларыбызны бер–берләренә ярдәмчел, мәрхәмәтле булсыннар дип үстердек”, - дип сөйләде Мансура апа.

Көтмәгәндә тормыш сынауларны да биреп тора. Мансура апаның йөрәге яралы, ул бала кайгысын да күргән әни. Бүген ул көч, сабырлык биргән Аллаһы Тәгаләгә ышанып, игелекле эшләр башкарып, онык-оныкчыкларына сөенеп яши.

Безне озатып чыкканда Тубыл шәһәрендә билгеле булган “Добрая воля” иҗтимагый оешмасы “ТомСойерфест” проекты кысаларында ирекле ярдәмчеләр ярдәмендә йорты фасадын, коймаларын буяулары турында сөйләп, бу оешманың җитәкчесе Диләрә Гадировага рәхмәтләрен белдерде. Ел саен Мансура апаны хөрмәт итеп аңа “Яңарыш”ны яздырган Фәридә ханым Лукманова аның турында: “Ихлас мактау сүзләренә лаеклы булган Мансура Мифтах кызы ярдәмчел, кунакчыл да. Ул киленнәре, кияүләре, күршеләре белән тату, уртак тел табып яши. Оста куллы, уңган хуҗабикәнең, яраткан әбиләренең пәрәмәчләрен, баурсакларын сагынып башка шәһәрләрдә яшәүче оныклары да аңа ашыгып киләләр. Яңа ел белән аны котлап сәламәтлек, озын гомер телимен”, - диде.

Римма УМИТБАЕВА

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836