Материалы

Апам кебек якын ул

последние и лучшие новости искусства в мире

Төмән шәһәреннән ерак түгел Ямбай авылында минем бик зур хөрмәт иясе дус апам - Рәйхан Риза кызы Янсуфина яши. Ул хезмәт ветераны, хәзер лаеклы ялда. Мин аны бик тә ихтирам итәм.

1966 елны без дүрт кыз Төмән райпотребсоюз карары белән бухгалтер укучылары булып төрле рабкоопларга таралдык. Мине Ямбай авылына “Калинин” исемле совхозрабкоопка җибәрделәр. Эш китабым шунда ачылды. Алты ай бухгалтер укучысы булып, 37 сум 50 тиен хезмәт хакы алып эшләдем. Аннан соң шунда ук бухгалтер итеп күчерделәр. Рәйхан апа бик сабыр, барысын да аңлаешлы өйрәтә иде. Мин аңа зур рәхмәтле.

Шул ук 1966 нчы елда Төмәндә кооператив техникумына читтән торып укырга кердек. Мин, 16 яшьлек кыз, ә Рәйхан апа дүрт балалы хатын. 4 ел укыгач, 1970 елда дипломлы бухгалтер булып чыктык.

Рәйхан Риза кызы 1941 елда тугыз балалы гаиләдә икенче бала булып туган. Авыр сугыш, сугыштан соңгы елларның да әчесен-төчесен күреп үскән.

Әнисе Бибинур апаны Тубыл педучилищесын тәмамлагач, Вагай районы, Катангуй авылына укытучы итеп җибәрәләр. Шунда Риза абый белән очрашып гаилә коралар, балалар үстерәләр.

Әтисе Риза абый сугыш ветераны, коммунист, җитәкче эшләрендә эшләгән. Авылда абруйлы кешеләр булганнар.

Рәйхан апа Сопра авылында 8 класс бетереп, Тубылның сәүдә училищесына керә. Аны тәмамлап, кире Сопрага сатучы булып килә. Яшь булса да, авылда аны бик яраталар, хөрмәт итәләр. Шунда авылның иң яшь матур егете Әхмәди абый белән очрашалар.

1962 елларда әнисенең туган авылы Ямбайга барысы да килеп, төпләнеп калалар. Барысының да үз өйләре, үз гаиләләре, Аллага шөкер.

Зур кибетләрдә сатучы булып эшләсә дә, Рәйхан апа бик актив кеше, үзешчән сәнгатьтә дә бик актив катнаша, депутат та була. Рәйхан апага товар ташырга машина беркетеп куйган иде рабкооп. Боркида булгач, Рәйхан апага үзенә сәүдә оешмасы җитәкчесе, товаровед, экспедитор, төяүче, сатучы да булырга туры килә. Күптән эшләгәч, аны базаларда да барысы белеп, чиратсыз бушатканнар. Шоферы Турай авылыннан Нәзир абый белән авыл халкына он, шикәр, май, чәй һ.б. вакытында җиткереп торганнар.

Ә тормыш аны жәлләмәде, сынаулар биреп торды. Бер елда иптәше Әхмәди абый вафат була, икенче кызы Альбинаның ире, кечкенә баласын калдырып, үлеп китә. Иң авыры – яшьли генә, яраткан кызы вакытсыз, ике кызын калдырып, дөнья куя.

Ә менә 78 яшендә тагын бер авыр кичереш – янгыннан бөтенләй урамда кала.

Рәйхан апаның улы өч бала белән бишәве 3 бүлмәле өйдә яши. Туганнары һәрберсе, махсус бүлмә биреп, үзләренә чакырдылар. Ләкин Рәйхан апа уңайсызланып, күнмәде.

Минем башыма килми: 78 яшьлек әби берүзе бернигә ярамаган өйне ярты елда ремонтлап чыгып яши башлады.

Рәйхан апаның бер күркәм ягын калдырганмын - ул уңган хуҗабикә дә әле. Аның пешергән камыр ризыклары телеңне йотарлык. Үзе кешелекле, ярдәмчел, кунакчыл. Тырышлыгына сокланып туймассың. Җәен бакча, кош-корт карый. Үстергән уңышларын шатланып таратырга ярата.

Нурия ГАДИЕВА, Төмән районы, Каскара авылы.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума