Материалы

“Арабызда бизнесменыбыз да бар”

последние и лучшие новости искусства в мире

30-14Юрмы авылыннан 5 чакрым ераклыкта урнашкан ифрат бай табигатьле Әшле авылына килеп җитүгә, зур, заманча матур төзелгән йортка игътибар итмичә үтеп булмый. Ә инде аның эченә кергәч, җәннәт бакчасына барып кердемме, дип аптырашка каласың. Юк, һич тә биредәге зәвыклы җиһазларга, чисталык, тәртипкә түгел. Ә ишек тавышына бүлмәләрдән бер-бер артлы, бер-берсеннән тамчы да аерылмаган нарасыйлар каршыңа йөгереп чыгып әйләндереп алып карасыннар әле сине! (Бары тик ике зур абый гына читкә басып, сабыр гына күзәттеләр). Үзе ата-ана булган кеше өчен бу күренештән дә матуррак, җаныңның иң нечкә кылларын тибрәндерә алырлык мизгел була аламы икән тагы?!

Насретдиновларның гаилә корып яшәүләренә 12 ел. Өйләнешкәч, аларга әти-әниләре, аякка басып киткәнче, дип, зур булмаган яңа йорт торгызалар. Ләкин гаилә бик тиз ишәя башлагач, бар көчләрен зур йорт төзүгә куялар. Авылда эш булмау сәбәпле, бик яшь булуына карамастан, Риян Рәис улы әтисе белән заказлар алып, агач буралар бурый, көзен мүк җиләге җыялар, кышын балык тоталар. Алтын куллы хуҗа яңа йортның да һәр кадагын урынлап үзе суга. Зәйния Зәйнулла кызы да уңганлыгы, пөхтәлеге белән аерылып тора. Бүгенге көндә 7 бала тәрбиялиләр, алар – Салават, Реналь, Зәмир, Милена, игезәкләр Индира белән Инзилә һәм Мальвина. “Өйне “Яшь гаилә” программасы һәм “Ана капиталы” ярдәме белән төзедек. Дәүләт ярдәм итмәсә, билгеле, йорт төзүе авырга төшәр иде. Мин балаларны ташлап өйдән чыга алмагач, документлар артыннан әниебез белән әтиебез йөрделәр. Безгә гел ярдәм итеп торганнары өчен рәхмәт аларга”, - дип сүзен башлады хуҗабикә. “Матди ярдәм сорап губернаторга хат язгач, 10 мең бирелгән иде. Аннары районнан тикшерү килеп, хуҗалыгыбызны күргәч, туктаттылар”, - дип сөйләде.

Насретдиновлар гаиләсе белән очрашуыбызның тагы да бер бик кызык ягы булды. 11 яшьлек Салават 3-4 яшьләрендә үк әтисе, бабасына ияреп хайваннар карый башлый. Бераздан бабасына кроликлар алдыра. Ояларны бабасы белән икәүләп ясыйлар, саннары 50дән арткан кроликка оя җиткереп кара син берүзең! Аның бу кәсебе гаилә бюджетына ярыйсы гына керем кертә. Ә соңгы елларда ул үрдәк бәбкәләре, чебиләр сатып алып җәй буе алар белән маташа. “Ул әле чебиләр бастыра. Аннары 19 көндә чыга башлауларын көтә. Тавык күзен чукымасын дип куркып, әрләп карыйм, тыңламый. Быел йомырка салучы тавыкларны ике оя гына бастырды, 17 чебеш чыккан. Моннан башка 80гә якын үрдәк-тавык карый. Авыл халкы йомырка, чебешләр сатып алырга теләсәләр, Салаватның үзе белән сөйләшәләр. Җитми калган очракларда, ачуланучылары да табыла. Акчасына ул кибеттән эне-сеңелләренә тәмле ризыклар алып кайта, калганын миңа бирә. Кайда булса да, гел тавык-кошларын уйлап, аларны кайгыртып йөри. Менә шундый “бизнесмен”ыбыз бар арабызда, димәк, янкорма төзү хыялыбызны да озакка сузмабыз, ахры”, - дип көлә Зәйния ханым.

Насретдиновлар: “Ходайга шөкер, бар да җитеш. Кемнеңдер китереп бирүен көтәргә кирәкми, юлларын табып эшләгәч, бәрәкәт йортка керә ул. Ә бала үз бәхете белән туа. Инде балаларны исән-имин аякка бастырасы бар, димәк, алга таба да бары тик үз көчебезгә генә ышанасы”, - дип безне озата чыктылар.

Рәүфә КАНГАЗИНА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума