Бу санда 

#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Апрель 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Авылдашларына үрнәк булып яшиләр

последние и лучшие новости искусства в мире

38-8Аромаш районының Көсәйкүл авылында яшәүче Габдрахмановларның йорт алды һәм бакчалары җәен-көзен төрле төстәге чәчәкләргә төренә. Яшелчә бакчаларында нәрсә генә үсми: кыяр, помидор, кабак, шалкан, карбыз, ташкабак, бәрәңге... Лаеклы ялда булган өлкән яшьтәге якташларыбыз, сиксәнне узсалар да, бүген авылдашларына үрнәк булып яшиләр.

Хәмидә апа 1940 нчы, аның тормыш иптәше Камил абый 1935 нче елны туа. Аларның балачак еллары Бөек Ватан сугышы чорына туры килә. Ул еллар артта калса да, күргән ачлык, җитешсезлекләрне Габдрахмановлар әле дә онытмыйлар. Икесе дә авыл мәктәбен тәмамлыйлар. Хәмидә апа сатучы һөнәренә укып, 36 ел авыл кибетендә эшли. Камил абый хезмәт юлын яшүсмер чагында колхозда башлый, аннары күп еллар совхозда эшли. Аның хезмәт стажы 50 ел. Алар икесе дә эшләгән елларны төрле дәрәҗәле Мактау кәгазьләре белән бүләкләнәләр. Хәмидә апа - хезмәт ветераны, ә Камил абыйның 50 ел хезмәт стажы булса да, аңа хезмәт ветераны исеме бирелмәгән. Бер-берсен яшь вакыттан белеп, яратышып өйләнешкән Габдрахмановлар гаиләсе аралашучан, киң күңеллеләр. Алар яшь чакларында күпләп мал-туар асрыйлар, йорт-курадагы эшне бергәләп башкаралар.

Габдрахмановлар гаиләсе сынауларга сынмаган, тормыш юлларында күпне кичергәннәр, шатлык-кайгылары да уртак булган. Бер ул һәм кыз үстереп, аларны укытып, аякка бастырып, олы тормыш юлына озатып, оныкларга, оныкчыкларга сөенеп яшәгәндә, кара кайгы аларның ишекләрен шакый - уллары Фәнис вафат була. Кызлары Фиалка: ”Әти белән әниемнең тормышлары, тырыш хезмәтләре безгә үрнәк булды. Киләсе елга бергә яшәүләренә 60 ел була. Алар бүген дә көндәлек мәшәкатьләр, йорт алдындагы, бакчадагы хезмәт белән яшиләр. Үзләрен карыйлар, яңалыкларны күзәтеп баралар. Әби-бабалары белән оныкларының аралашулары, сөйләшүләре зур кайгыны бер мизгелгә булса да оныттырып тора. Өч оныклары, өч оныкчыклары яраткан әби белән бабаларына көч, дәрт бирсеннәр, күңелләрен тынычландырсыннар. Абыем безнең хәтеребездә, йөрәгебез түрендә. Бала кайгысын Аллаһы Тәгалә беркемгә күрсәтмәсен”, - дип сөйләде. Авылыбызның хөрмәткә лаек булган Хәмидә апага 81 яшь, Камил абый 86 яшендә бара. Гомер көзләрен пар канатлы булып каршылаган Габдрахмановлар гаиләсенә түземлек, сабырлык телик. Аларның гомер юллары сокланырлык та, горурланырлык та.

Гомер буена бер-берләрен аңлап, хөрмәт итеп, бар киртәләрне җиңеп, бүген дә халкыбызның гореф-гадәтләрен саклап, яшь гаиләләргә матур үрнәк булып яшиләр.

Римма УМИТБАЕВА

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836