#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Апрель 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Авылның шәхси эшмәкәре

последние и лучшие новости искусства в мире

16-10Авылда сыйфатлы продуктларга, көнкүреш химиясенә һәм башка товарларга ихтыяҗ һәрвакыт бар. Сазъяк якларында яшәүчеләргә якындагы эре гипермаркет яки сәүдә үзәгенә барып җитү җиңел түгел.

Шәхси эш - хезмәт базарында гамәлгә ашыру һәм лаеклы керем алу мөмкинлеге ул. Агытбаш авыл хакимиятенә кергән Картавыл авыл җирлегеннән Флора Алимчан кызы Тимербулатова авылдашлары өчен кибет ачарга булган. Идеяне гамәлгә ашыру өчен ул акча тапкан, теркәү процедураларын узган.

Шәхси эшмәкәр халыкны, беренче чиратта, азык-төлек, эчемлекләр, җиләк-җимеш, яшелчә, кондитер һәм казылык әйберләре, хуҗалык тауарлары белән тәэмин итә.

Флора Алимчан кызы кибетнең яңа бинасын төзегән, җиһазлаган. Тауарларны саклау өчен склад та бар. Персоналны эзләмичә, ул үзе киштә (прилавка) артында сәүдә итә һәм чисталыкны күзәтә. Катнаш тауарлар кибетен «Зөлфирә» дип, кызы исеме белән атаган. Сәүдә оештыруда тормыш иптәше Габдулла Алим улы беренче ярдәмче булып тора. Ул шофер да, йөк төяүче дә, каравылчы да. Тимербулатовлар тауарларын Омск, Ишим, Төмән шәһәрләреннән бортлы «Уазик»та алып кайталар. Барлык кирәкле әйберләрне күпләп сату базаларыннан сатып алалар, алар белән алдан ук килешүләр төзелгән. Кибеттә азык-төлек һәрчак яңартылып тора. Азык-төлекне китерү өчен җәен зур проблема туа. Юл булмау сәбәпле, автомобильне алдан ук Орехово авылында калдыралар, ә Картавылга тауарны сазда йөрүче техника - болотоход һәм моторлы көймә белән алып киләләр.

Җәй көне сату өчен алдан ук запас әзерләп өлгерергә кирәк. Әмма тиз бозыла торган азык-төлекне кирәк чакта гына ташырга туры килә. Шәхси эшмәкәр Флора Тимербулатова, беренче чиратта, кирәкле тауар һәм азык-төлек белән Усак урта мәктәбе ашханәсен тәэмин итә. Балалар рациональ туклансын өчен сыер, тавык итен, яшелчә, җиләк-җимеш һәм башка продуктларны вакытында китереп торырга тиеш.

Мәктәпне азык-төлек белән тәэмин итүдә намуслы хезмәте һәм күрсәткән ярдәме өчен мәктәп директоры эшкуарга Мактау грамотасы һәм Рәхмәт хаты тапшырган. Тимербулатова чаралар үткәрүдә ярдәм күрсәтә, 1 сентябрьгә балаларга бүләкләр, ялгыз пенсионерларга азык-төлек җыелмалары әзерли.

Эшмәкәрнең сәүдә эшчәнлеге табышлы, авылны да, мәктәпне дә тауарлар белән тәэмин итәргә өлгерә. Эшләгән акча салым түләүләренә, тауар сатып алуга һәм гаиләгә дә җитәрлек. Әмма ялсыз һәм күп эшләргә туры килә. Авылда тагын өч кибет бар, бәяләр кулай.

Элек Флора Алимчан кызы Тубыл балык заводы цехында гади эшче булып 11 ел эшләгән. Күлгә барып, балык кабул иткән, аны вертолетта Тубыл шәһәренә алып киткән. 2002 елда эшмәкәр булып хезмәт итә башлый. Бернинди дәүләт ярдәме дә алмаган, үз акчасына үз эшен ачкан. Бу аның хезмәт сөючәнлеге, үҗәтлеге, оештыру сәләте, тәвәккәллеге нәтиҗәсе. Хезмәткә һәм кыенлыкларны җиңеп чыгуга ул балачактан ук күп балалы гаиләдә чыныккан.

Тимербулатовлар кулга-кул тотынып бергә 35 ел яшиләр. Алар өч бала тәрбияләп үстергәннәр, бүген сигез оныклары бар. Гаилә шәхси ярдәмче хуҗалыкта бозаулар белән сыер, 18 сарык, тавык асрыйлар, яшелчә, бәрәңге утырталар. Хуҗабикә эшләргә, өй учагын тәртиптә тотарга өлгерә, ул аш-суга оста, бәйли, чәчәкләр ярата, кышка кайнатмалар әзерли. Гаилә башлыгы Габдулла Алим улы хатынына һәр эштә булыша һәм зур хуҗалык белән идарә итә. Ә ул үзе әле балыкчы да, аучы да, бөтен эш кулыннан килә. Тимербулатовлар тату, мул тормыш белән яшиләр.

Фатыйма ВАБИЕВА, Вагай авылы.
(Ләйлә МАДЬЯРОВА тәрҗемәсе).

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836