Материалы

Авырлыкларны бергәләп узганнар

последние и лучшие новости искусства в мире

26-14Тормыш сукмагыннан 55 ел бергә гомер юлы үткән мөхтәрәм парларны Тубыл шәһәрендә котладылар. Сафрыгиннар гаиләсе 55 ел элек кабызган гаилә учагын сүндермичә, бер сукмактан тату гына, бер-берсенә таяныч булып яшиләр. Аларның яшьлеге, тормышлары, сугыштан соңгы елларга туры килә. Хезмәткә, гаилә тормышына зур җаваплылык белән карап яшәгән гомер юлларын искә алып, алар хатирәләре белән уртаклаштылар. Фәния Хәлит кызы: «Тормыш иптәшем Валдимарның әтисе Бөек Ватан сугышыннан кайтмаган. Әниләренең кулында 6 бала кала. Валдимар 6 яшеннән колхозда эшләгән.

Колхоз кырларында балаларына башак җыйганы өчен әниләрен 3 елга төрмәгә утырталар. Балалар бик авыр тормыш күреп үсәләр. Иптәшем яшь вакытында тракторчыга укып чыга, механизатор булып эшли. Тырыш, җаваплы хезмәткәр була. Армия сафларында Германиядә хезмәт итә. Минем дә тормыш юлым җиңелләрдән булмады. Гаиләбез белән Урман авылында яшәдек. Кече вакытыбыздан 8 бала тырышып эшләдек. Әтиебез сугыштан яраланып кайтты. Кулыннан бар нәрсә дә килә иде. Авылда укытучы да, сатучы да, колхоз рәисе дә, балыкчы да булды. Шулай ул бөтен авыл халкына ярдәм итте. Без ачлыкны күрмәсәк тә, сынаулар җитәрлек булды. Сәламәтлегебез яхшылардан булмады. 47 яшендә энем үлеп китте, аннары сеңелем 43 яшендә вафат булды. Хәзер без өч бертуган калдык. Бөтенебез даруланып, төрле файдалы үләннәр эчеп яшәргә тырышабыз. Гомер тиз узды. Яшьлек еллары әле күз алдыбызда. Мин тормыш иптәшем белән Төмән шәһәрендә таныштым. Гаилә корып, бер кыз үстердек. Тату, матур, тигез гомер иткән һәр гаиләнең үз сере бар. 55 ел бергә гомер кичерү өчен сабырлык, бер-береңне аңлап, үзара хөрмәт итеп яшәргә кирәк. Без икебез дә хөкүмәт эшендә намус белән, тырышып эшләдек. 12 ел сатучы булдым, 25 ел тимер юлда хезмәт иттем. Тормыш иптәшем белән икебез дә хезмәт ветераны исемнәрен алып лаеклы ялга чыктык. Күп Мактау грамоталарыбыз, медальләребез бар. 1987 нче елда депутат итеп сайладылар, 10 ел ветераннар советында, 15 ел шәһәр пленумында булдым. «Тырышкан табар, ташка кадак кагар», - диләр. Йортлар да салдык, бүген үзебезнең дачада бакча утыртабыз, эшлибез», - ди.

Олы күңелле Фәния апа белән Валдимар абыйның дус-тату яшәүләре, намуслы хезмәт итүләре, якыннарына игелекле булулары сокланырлык, үрнәк итеп сөйләрлек.

Римма УМИТБАЕВА

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума