Материалы

Авылдашларыбыз белән горурланабыз

последние и лучшие новости искусства в мире

Төмән районы, Ямбай авылында ике тату гаилә бу көннәрдә 55 еллык туй юбилейларын үткәрәләр. Алар бу авылда туып-үскәннәр, күршеләр, дуслар. Авыл ветераннары бу матур гаиләләр турында: “Языгыз әле үзебезнең “ Яңарыш” ыбызга. Алар бит яшьләргә үрнәк булып торалар!” -  дигәч, мин язарга булдым.

Назия апа белән Хәлит абый Моратовлар 1961нче елның 7 апрелендә язылышып, тормыш корып җибәрәләр. Хәлит абый Калинин исемендәге колхозда комбайнчы, слесарь, тракторчы булып эшли. Аннары 1988нче елдан “ Сибнефтемаш” заводында стропальщик hөнәрен үзләштерә hәм лаеклы ялга чыкканчы бу оешмада эшли. Яхшы хезмәте өчен Мактау кәгазьләре белән бүләкләнә, хезмәт ветераны исемен ала. Назия Ташмөхәммәт кызы хезмәт юлын “ Келәмчеләр” артелендә башлый. 1961нче елны Ямбай урта мәктәбендә лаборант булып эшли башлый, соңыннан сәркатип вазифасын үти. 1997нче елда хезмәт ветераны исемен алып лаеклы ялга чыга. Моратовларның тату гаиләсендә өч бала - Вәлит, Әхәт, Лениза туалар. Хәзер аларның 5 онык, 2 нәбәрәләре бар. Хәлит абый белән Назия апаның күршеләре, якын дуслары - Миршановлар гаиләсе. Мидхәт абый белән Нурия апа 1961нче елның 24 мартында кушылып яши башлыйлар. Мидхәт абый 20 ел совхозда тракторчы, комбайнчы  булып эшли. Аннары 18 ел “ГлавТюменнефтегаз” да судокорпусчы- ремонтчы, газорезчик була. Яхшы хезмәте өчен Мактау кәгазьләре, медальләр белән бүләкләнә. 1993 елда лаеклы ялга чыга. Нурия  апа хезмәт юлын 1958 елда башлый. Ул Ямбайның 2нче балалар бакчасында тәрбияче ярдәмчесе вазифасын башкара. Соңыннан хисапчы-кассир, җыештыручы, аннары 17 ел “Сибнефтемаш” заводында эшли. Тырыш, эш сөючән Нурия апа хезмәт ветераны да әле. Миршановлар 3 кыз, 1 ир бала үстерәләр. Хәзер 5 оныклары, 2 нәбәрәләренә шатланып яшиләр. Бу ике тату гаилә hәрвакыт бергә. Ураза, Корбан бәйрәмнәрен үткәрәләр, тәмле-тәмле бәлешләр пешерәләр. Онык-нәбәрәләрен тәрбияләргә булышалар. Аларны яхшы күнелле, тырыш булырга, татар телен онытмаска; өлкәннәрне хөрмәт итәргә өндиләр. Бергә газета-журналлар да укыйлар. Бигрәк тә авылдашыбыз Сәгыйть Сагитовның шигырьләрен укырга яраталар. Нурия апа шагыйребезнең кайбер шигырьләрен яттан да белә. 

Ямбай авылында Бәшировлар гаиләсе дә Алтын туйларын  билгеләп үттеләр. Иван Степан улы 1941 елны Татарстанның Мамадыш районының Җылы-Саз авылында туа. Ямбайга 1969 елда күчеп килә, шул ук елны Төмән КПСС райкомында агитация hәм пропаганда бүлегенең инструкторы булып эшли башлый. Бер елдан Калинин исемендәге совхозның партком сәркатибе була. 1971 елны читтән торып Казан дәүләт педагогия университетын тәмамлый. Тарих укытучысы булып Төмәннең 14 училищесында, Ямбай урта мәктәбендә эшли. 1991 елдан Ямбай авыл хакимияте башлыгы вазифасын үти башлый. 1997 елда аны “ ТюменьАгроцентрГаз”  оешмасы директорының урынбасары итеп куялар. Биредә 2008 елгача эшләп, хезмәт ветераны исемен алып лаеклы ялга чыга. Идия Уразай кызы 1941 елда Ямбай авылында туа. Тубыл медучилищесын тәмамлагач, Каскара, Ямбай  авылларында фельдшер булып эшли. 1965 елларда Балык Бистәсе районының Котлы–Букаш хастаханәсендә эшли. Биредә Иван Степан улы белән танышып, гаилә коралар. Ямбайга күчеп килгәчләр, Идия апа лаеклы ялга чыкканчы фельдшер булып эшли. Яхшы эше өчен аның бик күп Рәхмәт хатлары, Мактау кәгазьләре бар. Бәшировларның уллары Марат Төмән медицина  университетын тәмамлый. 2013 елдан Тубыл шәhәрендә 3 өлкә хастаханәсенең баш табибы. Абый белән апаның кызлары Лариса Төмән университетын тәмамлаган. Менә мондый тырыш гаиләләр яшиләр бездә. Без алар белән, балалары белән горурланабыз! Тормыш авырлыкларына бирешмичә, бер-берләренә терәк булып, кайгы- шатлыкларны уртаклашып, пар күгәрченнәрдәй матур яшәүләрен, сау-сәламәт булуларын телибез!

Зиннура БАНДУКОВА. Төмән районы, Ямбай авылы.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума