Материалы

Авылым белән җаным тоташкан

последние и лучшие новости искусства в мире

1-(23)Авылның үзенә хас яшәү рәвеше, үз моңы, үз ритмы бар. Нинди генә авазлар белән тулыланмый ул! Сыерлар мөгрәве, кәҗә-сарык тавышлары, каз-үрдәк һәм әтәчләр кычкыруы, балта-пычкы җыры, янәшәдә генә урман шаулавы, этләр өрүе, язгы сулар челтерәве, кешеләр сөйләшүе – шуларның барысын да үзенә туплап, түкми-чәчми мөлдерәмә саклап тора авыл. Аның мең авазлы моңына, изге туфрагына тугры калып, гомерен авыл хуҗалыгына багышлап яшәде һәм яши Инсаф Айрат улы Нигъмәтуллин һәм ул бер сүз белән: “Үкенмим”, - ди.

Түбән Тәүде районы, Урманбаш авылында аның әти-әнисе: Айрат абый белән Мәрхәбә апа, әби-бабасы - Рәхимә әби белән Хәмит бабай (алар дүртесе дә гүр ияләре) шул авылда гаилә корып, балалар үстереп, колхоз-совхозда бил бөгеп гомер кичергәннәр. Ата-баба мирасын, гореф-гадәтләрен саклап һәм дәвам итеп Инсаф та шунда яши. Аның төп тамырлары, нәсел-нәсәбе Татарстанга барып тоташа. Куе кара урманнарны ачканда, иген игеп гомер сөргәндә шул кырларга ата-баба тире аз гына сеңмәгән, шуңа күрәдер, Инсаф Айрат улына авыл аеруча кадерле. Аның йөрәге, тәнендәге барлык күзәнәге авыл тормышында кайный.

Урманбашка керү белән авылның сул кырында Инсаф Нигъмәтуллинның биләмәсе башлана: 50 сутый бәрәңге бакчасы, тезелеп киткән абзар-куралар (алар эре-мөгезле хайваннар белән тулган), сарыклар өчен киртәле урын (загон), 50 оя умарта кортлары, яшелчә бакчасы һәм үзләре яшәгән өй.

Өй – ул тыныч, матур итеп яшәүне тәэмин итә торган урын, кечкенә генә күркәм бер дәүләт. Ир кеше өй салырга, агач утыртырга, балалар үстерергә тиеш, дибез. Инсафның гомер юлындагы шушы бурычлары үтәлгән.

Тыштан да, эчтән дә балкып торган йортлары заманча ремонтланган, кайнар һәм салкын суы кертелгән, шәһәрдәгечә душ кабинасы һәм бәдрәф өй эчендә. Дөньяның ямен һәм тәмен тоеп яши белгән кеше тырышлыгы белән әллә нинди эшләр майтара, таулар ишә алырлык көч-дәрманга ия бит ул. Һәркайсыбызның бурычы - үзебезгә караганда яхшырак бала тәрбияләү, иң кимендә өчне, югыйсә нәселнең киләчәге юк. Нигъмәтуллиннар гаиләсендә бу яктан да план үтәлгән. Инсаф хәләл җефете Равилә белән ике кыз (Эльвира, Резидә) һәм бер ул (Әмирне) үстерделәр. “Алма агачыннан ерак төшми”, - диюләре дә хак. Балалары үзләре кебек тырышлар, уңганнар. Ә уллары Әмир, әтисе олыгая барган саен, ата кулыннан эшне үзенә ала бара. Январь аенда Инсаф Айрат улына 60 яшь тулды. Ике яклап күп санлы дус-ишләрен җыеп, юбилей уңаеннан Коръән мәҗлесе уздырып җибәрделәр. Әтиләрен зурлап, бәйрәм мәшәкатьләрен балалары үзләре башкардылар.

Равилә белән гомер итүләренә дә 42 ел булып киткән. Аларны бер-берсеннән башка күз алдына китерүе кыен, бер-берсен тулыландыручы матур парлар, үрнәк гаилә булдылар. Әби-бабайны куандырып, 5 оныклары да бер-бер артлы буй җитеп киләләр.

Әле кайчан гына үзләре авылның иң матур егете белән иң чибәр кызы булып кавышканнар. Армия хезмәтеннән кайтуга ук Инсаф Айрат улы гөрләп торган совхоз фермасының мөдире булып эшли башлый һәм 17 елдан соң 2002 нче елга (совхозлар таралганчы) кадәр идарәче вазифасын башкара. Нәкъ шул елларда аның инициативасы белән комсомол яшьләр коллективы оештырыла. Коллективка мәктәптән соң авылда эшләргә калган яшьләр туплана. Алар Түбән Тәүде районының “Большевик” совхозы яшьләре белән ярышта алдынгылар сафына чыгалар. Инсаф ул елларны: “Гөрләтеп эшләдек”, - дип искә ала. Намуслы хезмәте өчен дәүләт бүләкләренә лаек була. Өлкә губернаторы Л.Ю.Рокецкийның дипломына, В.В.Якушевның Рәхмәт хатына, район хакимиятеннән дипломнар һәм Мактау грамоталары белән бүләкләнә.

Совхозлар таркалгач, Урманбаш авылындагы яшь гаиләләр шәхси хуҗалыкларын торгызалар. Алардан, бәлки, алдарактыр, калганнарга юл күрсәтеп, Инсаф Айрат улы шәхси хуҗалыгын башлап җибәрә. Бүгенге көндә нык аягында басып торучы хуҗалык җитәкчесе ул, әйтергә кирәк, уңышлы умартачы да. Шифалы, файдалы бал эзләп, кемнәр һәм кайлардан гына килеп Инсаф гаиләсе ишеген какмыйлар?!

- Хуҗалыктагы сарыкларга елына 30 тонна солы сатып алабыз. Печәнне 100әр тонналап үзебез әзерлибез, артыгын сатабыз. Печән әзерләү өчен техникалар тулысы белән үзебезнеке. Савым сыерларны бетердек, чөнки сөт сату чыгымнарны акламый. Яшь таналар, бозаулар алып үстерәбез. Хәләл итне Төмәндә, авылларда сатып алучылар һәрвакыт җитәрлек, шалтыратып заказлар бирәләр, һәркемнең йортына үзебез китереп бирәбез.

Хуҗалыкта сарыклар эре нәселле, алар да үтемле, сатып алучылар алып китеп кенә торалар. Корбан аенда гына 60лап сарык саттык. Менә шулай яшәп, эшләп ятабыз. Хуҗалыкта иң зур ярдәмче - улым Әмир. Ансыз, әлбәттә, үземнең генә көч җитмәс иде. Быел менә пенсионер да булдым, - дип Инсаф Айрат улы хуҗалыктагы яңалыклар белән таныштырып китте.

Кеше кайда гына яшәсә дә, тырыш, уңганнар беркая да югалмый. Кеше малын, кеше акчасын санап кына утыручылар да җитәрлек. Әмма, аның хезмәтен, ничек кенә тир агызып эшләргә кирәклеген уйлаучылар бик сирәк.

Бөтен бәла шунда: аларның моны аңларга теләге дә, вакыты да юк. Шушы изге туфрактан көч алып Инсаф күңелендә бер хакыйкать яңара. Ул инде буыннан-буынга, нәселдән-нәселгә, гасырдан-гасырга исбатланган чынбарлык:

“Кем булсаң да җирдә Туган туфрак Башны идерерлек көчкә ия”, - дигән сүзләрне кабатлыйсы килеп тора. Балалары әти-әнисенә озын гомер, корычтай нык сәламәтлек, ак бәхетләр, парлы тигез гомер телиләр.

Наилә САФИУЛЛИНА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума