#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Апрель 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Авырлыклар күрергә язмасын

последние и лучшие новости искусства в мире

Тормыш йөген ирләр күтәрергә тиеш булсалар да, ни кызганыч, күп кенә гаиләләрдә аны хатын-кызлар үзләре тартып бара. Шуңа да, соңгы елларда гүзәл затларыбызның күбесе ялгыз яшәүне кулайрак күрә.

Таныш хатыным (элек күршеләр булып яшәгән идек) ире белән сигез ел яшәгәч, түзмәде, ике баласын алып сеңлесе янына күченде. Сеңлесе ике бүлмәле фатирда үзе генә яши иде. Ялгыз яшәвенә апасының “бәхетле” тормышы да сәбәп булган, күрәсең. Шушы ике балалы күршем, гаиләсе белән яшәгәндә атна саен авылына кайтып, ашау-эчүне төяп килә торган иде.

Уйламагыз, әти-әнисе хисабыннан дип, юк, ул берүзе кайтып, бакча тутырып бәрәңге, җиләк-җимешен, яшелчәсен утыртып, шуларны җәй буе үстереп, көзгә кергәч, гаиләсен туендырырга дип шул үстергән азыкларын күтәреп, шәһәр фатирына ташый иде. Мондый авырлыкларга белмим нинди генә хатын-кыз түзә ала икән? Ир дигәне, эшенә барып кайта да, хатын пешергәнне ашап-эчеп, диванга киерелеп ятып, төн уртасына хәтле телевизор карый иде. Сигез ел буе шушы хәл булды. Шуңа да хатыны мескен түзмәде дә инде.

Әлеге күршем сеңлесендә озак яшәмәде, кредитлар исәбенә шәхси йорт сатып алып, ике баласы белән шунда күченде. Фатиры иренә калды. Шулай да кызын пропискадан төшермәде, атасы янында калдырды. Шәхси йортка күченеп, анда ремонтлар ясады, җиһазлар алды. Балалары мәктәпне тәмамлагач, белем алып, яхшы гына эшләргә урнаштылар.

Күршемнең авылда әнисе, авыру әбисе белән бабасы яши иде. Көннәрдән бер көнне әнисенә дә инфаркт була. Инде нишләргә? Чарасызлыктан, күршем өйдәге авыруларны тәрбияләргә дип авылына кайтып китте. Шул китүдән шактый еллар күрешә алмаган идек, беркөнне балалары янына килгәч, ул мине эзләп табып кунакка чакырды. Тормыш хәлләре турында шактый гына сөйләшеп утырдык. Балалары янына да кунакка дип түгел (тегеләре бераз гына ремонт ясарга уйлаганнар), аларга булышырга дип килгән икән. Авылда ничек яшәп ятуы турында сорашып, аның сөйләгәннәрен исем китеп тыңлап утырдым. Бүгенге көндә элеккедән дә авыргарак төшкән аңа тормыш дилбегәсен тарту. Каян шулхәтле көч-куәт килә икән кешегә? Күпме авырлыклар, сынаулар аша да узып тормышта югалып калмаган шушындый хатын-кызларга сокланмый мөмкин түгел. Андыйлар тормышта башка юктыр да кебек, булсалар да бик сирәктер. Йомшак күңелле нәфис затларга мондый авырлыклар күреп яшәргә язмасын иде дә бит... Тик нишлисең, янәшәңдә үзеңә терәк булырдай көчле зат юк икән, ирексездән, тормыш дилбегәсен ныклап тотып үзеңә тартырга туры киләдер шул.

(“Яшьлек”).

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836