#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Апрель 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Яңа күршеләр

последние и лучшие новости искусства в мире

Мин күршеләрем Фәния белән Насибулла Әлмөхәммәтовлар турында язарга булдым. Алар яши торган йортта бер-бер артлы аларга кадәр күп гаиләләргә яшәргә туры килде. Болар 7 нче булалар. Кулдан-кулга күчеп йөргәнгәдер, ул йорт чисталык күрмәде диярлек. Насибулла хатыны Фәния белән 3 нче ел инде ул йортны чистарталар, рәткә китерәләр. Әлегә кышын Төмәндә яшәсәләр, җәен авылга кайтып йортны рәткә китереп, исәпләре авылда яшәп калу. Икесе дә бик эшчәннәр, чисталыкны яратучылар, җирнең кадерен белүчеләр.

Ишек аллары ялтырап тора, түгәрәге белән шау чәчәктә һәм бар әйбер үз урынында, бер чүп күрмәссең. Өч балалары бар, өчесе дә гаиләле, атна саен кайтып эшләп китәләр. Пичләрен сүткәндә бала-чагаларының кирпечләрне ташып, бер җиргә өеп баруларын күреп, исем китте. Киленнәре дә бик булганнар. Бер балалары гаиләсе дин юлында. Насибулланың әтисе Абуталип абый - Талымхан кешесе, әнисе Сөярбикә апа белән 4 кыз, 3 егет тәрбияләп тормыш юлына чыгардылар. Абуталип абыйга авыл халкы аны хөрмәтләп, үз итеп “еснә” кушаматы тагып, ул авылның “еснәсе” булып йөрде. Ул бик эшчән кеше иде, кешегә ярдәмчел, ул заманнарда йортларны кешеләр үзләре төзеделәр, Абуталип абыйны ярдәмгә чакыралар иде, сорап килгәннәрне кире борып җибәрү гадәте булмады, урыны җәннәттә булсын. Хатыны Сөярбикә апа белән тату-матур яшәделәр. Насибулла да хатыны Фәния белән бик тату яшиләр. Хатыны бик пөхтә, сабыр, эшчән. Аллам икесенә дә сәламәтлек биреп, картайганчы тигезлектә бергә яшәргә насыйп итсен.

Динара ХӘБИБУЛЛИНА,
Түбән Тәүде районы, Киндерле авылы.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836