Материалы

Аз сөйләшеп, күп эшли

последние и лучшие новости искусства в мире

Балалар зурая башлагач, токым (шәҗәрә) белән кызыксына башладылар: “Әни, ул безгә ничек туган?” – дип сорыйлар. Кыскача аңлатам. Әтиләре яктан Зәйнетдиновлар токымы, кырмыска оясы белән чагыштырырлык, сөйләп кенә аңлатырлык түгел. Уйлап кына, башта кәгазьгә, аннары 1 м клеенканың сул ягына нәсел агачы ясадым. Фломастер белән ботакларын көрәнгә, яфракларын ачык яшел, исемнәрен кара белән язып чыктым. Бик матур (карта шикелле) нәсел агачы килеп чыкты. Хәзер аңа карап кына кемгә кем туган икәнлеге күренеп тора. Шул яфраклар арасында Вәлит исеме дә бар.

Вәлит 1958 елда 3 июньдә күл янына урнашкан Юрмы авылында Сәлимә Низам кызы белән Хәмзә Хәкимҗан улы Айнуллиннар гаиләсендә икенче бала булып якты дөньяга аваз сала. Башлангыч белемне Юрмы мәктәбендә ала. Урта белем үзләштереп, белемен югары уку йортында дәвам итәргә дип, Төмән шәһәренә юл ала. Анда башка авыллардан да егетләр-кызлар җыелганнар икән. Вагай районы, Ләмчәй авылының Әминә Әйтмөхәммәт кызы белән танышып, уйлап-киңәшеп финанс-коммерция техникумында бергә укып чыгалар. Вәлит диплом белән бергә, әти-әнисенә яшь кәләш тә алып кайта. Гөрләтеп туй ясыйлар. Бераз авылда яшәп алгач, шәһәргә эшкә китәләр. Чөнки, алар укыган һөнәргә авылда эш юк. Яркәү районында да эшлиләр. Адәм баласын тәкъдир язмышы йөртә, диләр. Төмән өлкәсенең төньягында “Тазовский ОРС” хезмәткәрләре белән 40ар ел эшләп, хезмәт ветераны исеме алып, лаеклы ялга чыгалар. Төмәнгә кайталар. Гаиләгә шатлык өстәп, берсеннән-берсе матур, сөйкемле ике кызлары да (Лена, Юлия) үсеп килә. Җәен авылга әби-бабайга кунакка килеп яшәп алалар. Кызларны акыллы, тәртипле, кешелекле, эшкә өйрәтеп үстерделәр. Югары уку йортларында үзләре сайлаган һөнәргә укып чыктылар. Гомерлек тормыш юлдашларын очратып, үз гаиләләре белән яшиләр. Оныклар да өстәлә.

...Килеп-китеп йөри торгач, Вәлитнең күңеле авылга тарта башлый. Хатыны белән уйлашып-киңәшеп, авылга кайталар.

...Башта кечкенә өй төзеп яшәп торалар. Озакка сузмый гына, үзе туып-үскән өй янына зур өй салып, эшләп яңа өйгә күчәләр.

Гараж, складлар, куралар ясап, сарыклар, казлар, тавыклар асрыйлар. Хуҗалыктагы эшне барысын бергә эшлиләр. Әминә авыл кызы булгач, нинди эшкә тотынса да, белеп эшли. Сарык йоныннан оек-бияләйләр бәйли.

Бакча ясап, бәрәңге, яшелчәләрнең төрлесен утырталар. Урман байлыкларын, саз чиясен һ.б. җыярга да өлгерәләр. Вәлит эшне һәрвакыт җиренә җиткереп, аз сөйләшеп, күп эшли торган булды. Аңа мөрәҗәгать итеп сорасалар, һәркемгә булышырга әзер.

...Инде оныклар укый башлыйлар. Аларны мәктәпкә йөртеп алып кайтырга кирәк булгач, кызлар-кияүләр белән уйлашып, кышын Төмәнгә барып яшиләр. Җәен авылга кайталар, оныклар да авылны яраталар. Вәлит белән Әминәнең гаилә корып яшәүләренә 37 ел тулды. Шулай итеп, һәрберсе бәхетле гаилә тормышы белән яшиләр. Балаларның да дус-тату яшәүләре - үзе бер куаныч. Гаилә бәхете – ул бер-береңә терәк һәм кирәк булып, бер түбә астында мөмкин кадәр килешеп яшәүдер.

Хәят ЗӘЙНЕТДИНОВА, Урта Тарман авылы, Түбән Тәүде районы.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума