Бу санда 

#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Апрель 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Бәдретдиновлар

последние и лучшие новости искусства в мире

Без Вагай районы, Меткә авылында гаиләдә тугыз бала үстек. Әтием Низам Бәдретдин улы Бәдретдинов 1930 елны Тугыз авылыннан Меткәгә укытучы булып килә. Әнием Меткә авылы кызы – Фәриха Азиз кызы Азизова. Әнисеннән 5 яшендә ятим калып, әтисе белән үскән. Шуның өчен балачактан ук ир кеше эшләрен дә әйбәт башкарган. Әтием кичләрен олыларны “ликбез”да укыткан. Менә шунда танышып өйләнешкәннәр. Әни аз белемле булса да, бик акыллы, тыйнак, пөхтә иде. Безгә икесе дә гел алай-болай итегез, дип өйрәттеләр. Безне кече вакыттан эш яратып, күп белем алдырырга, кешеләргә хөрмәт күрсәтергә, алдашмаска өйрәтеп үстерделәр. Без дә шуның өчен аларга тугры булып үсәргә тырыштык. Алты бала югары, ә өчебез урта белемле һөнәрләр алдык. 1939 елны әтине Меткәдән Казанлы урта мәктәбенә математика укытучысы итеп күчерәләр.

1941 елны Сөләйман авылында яңа ачылган мәктәпкә күчерәләр, ләкин анда эшләп өлгерми, август аенда сугышка китә. Әнием дүрт бала белән кала. 1941 елны Венера апа туган була, ләкин ул әти киткәннән соң үлә. Шул ук елны сыерын, өч баласын ияртеп Меткәгә кайта. Үз өйләре дә булмаган, сугыш беткәнче 9 мәртәбә өйдән-өйгә күчеп кеше бусагасында яшәгәннәр. Әнием үлгәнче зур улын жәлләп: “Миңа Марс абыегыз кызганыч, ул кечкенәдән күп авырлык күреп үсте”, - дип әйтә иде. Марс абый 1936 елны туа. Ул әни белән бергә козык (эрбет чикләвеге) суккан, төрле үләннәр җыярга урманга барган, җиләк-җимеш җыйган, печән эшләгән. Әти 1942 елның кышы Калинин фронтында контузия алган һәм кул-башы яралангач кулын кисәргә итәләр, ә ул кистерми. Алты ай госпитальдә ятканнан соң, Молотов шәһәренә (Пермь) НКВДга яшүсмерләр утырган колониягә эшкә җибәргәннәр. 1946 елны гына өйгә кайткан. Кайткач, яңадан мәктәп директоры булып эшләде. Өйгә кайткач та, кул-башы, вакыты белән йөрәге дә авырта иде. 1971 елны 59 яшендә вафат булды. Әнием 90 яшендә үлде. Әтиемнән соң ул өч укучы балаларын үстерде. Әтиемне авыл халкы бик хөрмәт итте. Аңа киңәш сорап керәләр иде. Сугышка кадәр кулак баласы дип коммунистлар партиясенә алмаганнар. 1956 елны партия сафына кереп, үзен бик горур сизә иде. Марс абый Тубыл педучилищесын тәмамлап бер ел Тугызда укытты. Армия сафында өч ел хезмәт иткәннән соң, Казанлыда бер ел укытты. Шуннан Новосибирск шәһәрендә электро-техник институтын тәмамлады. Ул СССРның мактаулы радисты, Россия Федерациясенең мактаулы элемтә мастеры, Ростелеком ветераны. 1938 елны апам Флера туган. Тубыл пединститутын тәмамлагач, озак еллар мәктәптә эшләде. Вил абыем 1939 елны туган. Рязань хәрби-һава училищесын тәмамлагач,  Урта Азиядә хезмәт итте. Шуннан Брестка күчерделәр, Әфганда да булган. Бик күп дәүләт орден-медальләре бар. Брестта полковник дәрәҗәсендә ялга чыкты. Абыем Эрнест читтән торып техникумда укыды. Күп еллар совхозда электр механигы булып эшләде. Шуннан Тубыл нефтехимкомбинатында өлкән электрик булып эшләп хезмәт ветераны исеме белән ялга китте. Энем Даниял киномеханик, электрик. Тубылда абыйсы белән эшләде. Соңыннан вахта белән төньякка эшкә китте. Хәзергә кадәр эшләп йөри. Сеңлем Гөлнур читтән торып сәүдә техникумын, соңрак архитектура-төзү академиясен тәмамлады. 25 ел Вагай район шифаханәсендә экономист булып эшләп ялга китте. Әнием кече кызы белән яшәде, хәзер вафат. Нурис исемле энем 27 яшендә генә үлеп китте. Ул нефть һәм газ университетын тәмамлады. Автоинженер булып төньякта эшләде. Иң кече энебез Илшат тау машиналары инженеры булып эшләде. Аннан югары милиция мәктәбендә укып Вагайда, Аромашта прокурор булып хезмәт итеп, подполковник дәрәҗәсенә җитеп ялга чыкты. Мин үзем читтән торып укып 2 һөнәр алдым. Төньякка килгәч, нефть һәм газ өлкәсендә склад мөдире булып эшләп ялга киттем, хезмәт ветераны, оныкларны үстерешәм.

Мәгыйзә БӘДРЕТДИНОВА. Сургут шәһәре.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836