Материалы

Бәхет ачкычы кайда?

последние и лучшие новости искусства в мире

13-10Редакция ишеге тулысынча ачылып та өлгермәгән, туган телдә исәнләшеп, шигырь юллары белән такмаклый-такмаклый берәү кереп килә: “Менә яз да җитте, кошлар кайтты, күңелләрдә илһам уянды”, - ди ул. Шул сүзләрне ишетүгә кабинетка кояш нурлары кереп тулгандай булды.

Әлеге әфәнде урта яшьләрдәге Хәлил Сәгадәтдин улы Әйтмөхәммәтов икән. Кулында язып китергән шигырьләре. Гомере буе Төмән шәһәренең эчке эшләр идарәсендә эшләп, майор дәрәҗәсенә җитеп, инде лаеклы ялда булуына карамастан, эшкуар шәхси оешмасындагы эшләрдән арынып торган арада, шигырьләр язарга тотынган. Шулай бит ул, аерым бер кешеләрдә олыгая барган саен ниндидер бер сәләт күңелләрдә язгы ташкындай ташып чыга. Хәлил әфәнде инде каләм тибрәтеп язуына, 10 еллап вакыт эчендә шигырьләр дәфтәре шактый калынайган.

Ул чыгышы белән II Вагайдан, мәктәпне тәмамлаганнан соң, Төмәнгә килеп бухгалтерлар һөнәрен үзләштереп, туган ягына кайтып совхозда (әтисе дә бухгалтер булып эшләгән) исәп-хисап эшендә эшләп, 2 ел Мәскәүдә армия хезмәтен үтәп кайткач, Төмәндә авыл хуҗалыгы институтының инженерлар факультетын тәмамлый. Институтның беренче курсында укыганда ук яшьлек мәхәббәте Лилия Айнетдин кызына өйләнә. Тормыш юлы, аккан сулар кебек ага да ага. Менә инде бер-берсен яратып кавышкан парлар 40 елга якын яшәп тә куйганнар. Бердәнбер кызлары Динара юридик университет тәмамлап, хәзерге көндә Төмән шәһәрендә прокурор булып эшли. Алар тормыш иптәше белән уллары Рәсүлне үстерәләр.

Лилия ханым: “Мин бәхетле, ышанычлы ир белән яшәдем”, - ди. Әйе, хатын-кызга балалары исән-сау, иңне-иңгә терәп гомер иткән ире янында булса, тагын ни кирәк. Лилия ханым 20 ел КСК (комволь-тукымалар комбинатында), аннары 20 ел үзәк хәрби комитетта өлкән начальникның ярдәмчесе булып хезмәт итә. Барлыгы 40 ел эш стажы белән хезмәт ветераны булып лаеклы ялга чыга.

Хәлил әфәнденең күп кенә шигырьләре хатынына багышланган. Алар “Гөлчәчәгем”, “Лилия”, “Беренче мәхәббәтем”, “Сөю”, “Көтә белгән хатыныма”, “Гафу ит”, “Хатыныма” һәм башкалар. Бу кеше хатынына гына шигырьләр язып ята икән дип, уйлый күрмәгез. Туган телгә багышлап язылган шигырьләре аеруча күңелләрне тетрәндерде. Чөнки, хәзерге вакытта бигрәк тә яшьләр арасында, туган тел проблемасы каядыр куе томан артына китеп ераклаша бара. Ә Хәлил әфәнде үзенең шигырьләрендә аеруча оста, эзлекле рәвештә бу проблеманы кузгата белә. Шулай ук туган ягына һәм Искергә багышланган шигырьләре шактый. Аларның кайберләренә көй чыгарып, үзе баянда уйнап, бер утырып җырлап та ала.

“Үз телемне саклыйм йөрәгемдә
Әче җилләр кисеп үтсә дә.

Белдем инде туган телнең матурлыгын,

Аны миннән талап булмас та”

Бәлки, әле ул шигырьләрнең җитешеп бетмәгән яклары да бардыр. Иң куанычлысы, безнең арада Хәлил әфәнде кебек туган теленә, милләтенә битараф булмаган кешеләрнең туып торуы. Алар күбрәк булган саен киләчәккә өметләр дә зуррак. Безнең балалар да олыгайгач, туган телгә кайтырлар, телне үз вакытында өйрәтмәгәнгә безне гаепли-гаепли сүгәрләр микән, дип еш кына уйлап куям. Әллә кайсы милләт баласы булуларын да аңламыйча, нәрсәдер югалткандай үзләрен хис итәрләр микән? Минемчә, туган телдә сөйли белгән, милләте белән горурланган, ата-бабасы гореф-гадәтләрен саклаган кеше кулында бәхет ачкычы һәм ул гаилә белән нык бәйләнештә.

Наилә САФИУЛЛИНА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума