Материалы

Бәхет кояшың беркайчан да сүнмәсен

последние и лучшие новости искусства в мире

51-9Моннан күп еллар элек Асадуллиннар гаиләсендә коточкыч фаҗигале хәл булды. Инде 30 елга якын вакыт узса да, Нәфисәнең йөрәгендә һаман да шул яра төзәлми. Әйе, тән ярасы төзәлә, ә менә җан ярасы гомер буе әрнеп тора, диләр. Яшь гаилә төньяк шәһәрләренең берсендә кавышып, матур гына тормыш башлый. Шул заманда кибетләрдә әллә нәрсә юк. Алам, дисәң, азык-төлеге, фатирлы булсаң - җиһазлары “дефицит” заманалар. Икесе дә эшли-эшли фатирлы булалар. Кызлары Гүзәл, уллары Вадим дөньяга килә. Гаилә тагын да түгәрәкләнеп, ямьләнеп китә. Нәфисә белән Мосафир икесе дә тырышлар, үзләре дә бер-берсенә пар килеп, яхшы тормышка омтылып яшиләр.

Шуңа күрә озакламый машиналы да булалар. Әле ул заманада бөтен кеше дә машина ала алмый, бик сирәк, азрак дөнья күргән гаиләләр генә бу байлыкка ирешә алалар. Үзләренең шәхси машиналарына яшьләр бик куанышалар. Ничек куанмаска, җәйге ялларда туган якка гаилә белән машинага утыралар да, кайтып та китәләр. Эх, белсәләр икән шул машинада харап буласыларын. Алдан беркем тә нәрсә язылганын белми шул. Ялга кайтырга вакыт та килеп җитә. Юлга чыгасы көнне Нәфисә балаларын юындыра, ап-ак эчке киемнәр киертә. Мосафир машинасын инде бер атнадан бирле көйләп, көзге кебек ялтыратып, юлга кирәкле әйберләрне урнаштырып куйган. Тик, нигәдер, күңеле тыныч түгел, төнлә дә рәтләп йоклый алмады, әллә нинди төшләр күреп чыкты. Чиста, бәйрәмчә киенгән балалар да машина тирәли бөтереләләр. Сөбханалла, Гүзәлләре бигрәк матур кыз бала булып үсеп килә, диеп, Мосафир кызына карап сокланып торды. Шул арада җыенып бетеп, әниләре дә өйдән чыкты. Бу минутларда алардан да бәхетлеләрне табасы, мөгаен, авыр булыр иде. Мосафир кызын үзе артына, Нәфисә ире белән янәшә, аның артына уллары Вадимны утыртып озын юлга кузгалалар. Башта Вадим әтисе артына утыра, әмма аларны алыштыралар. Кеше үзе дә аңламыйча, алда ни буласын белмичә күңеле кушканга буйсынып эшли. Чөнки кемнең кайчан үләсе, гомере кайчан өзеләсе кеше туганчы ук тәкъдиренә языла. Юл ерак, Төмәндә төн кунып узалар. Чиләбегә якынлашканда исерек шофер “Камаз” машинасы белән өсләренә таба килә башлый. Нәфисә, “беттек,”, дип әйтеп кенә өлгерә. Бер мизгел эчендә машина чәлпәрәмә килә, Мосафир белән кызлары Гүзәл утырган якны издереп уза. Нәфисә Чиләбе хастаханәсендә аңына килә. “Балам, кызым, ирем,” дип иреннәрен чак кыймылдатып сорый ала. Хәле авыр хатынга беркемнең дә дөресен әйтергә кыюлыгы җитми. Туганнары әле Нәфисә, әле Вадим янына чабалар. Малайның да хәле авыр. Мосафир белән Гүзәлне туган авыллары зиратында җирлиләр. Нәфисәгә терелеп, аякка басар өчен бик озак дәваланырга туры килә. Еллар үтә, ярты гаиләне өзеп алган газраилгәме, әллә шул исерек шофергамы Нәфисә рәнҗү катыш нәфрәт белән яши. Исән калган баласы хакына бар көчен туплап, йөрәк әрнүләрен басар өчен эшкә бирелә. Менә инде күпме еллар узды. Вадим Төмән нефть һәм газ университетын тәмамлады, Нәфисә улына Төмәндә фатир сатып алды, эшкә урнашып, әйбәт кенә кыз белән очрашып йөри торгач, кавыштылар һәм кызлары туды. Баласы күзле-башлы булгач, югары белем алгач, Нәфисә, ничектер, җиңеләеп калды. Мосафирның үлгәненә инде 30 елга якын, ә ул үзе турында уйлап та караганы булмады. Мәрхәмәтсез еллар чаптылар да чаптылар. Улын урнаштыргач, үзенең дә язмышын үзгәртергә уйлады. Төньяктагы фатирын сатып, лаеклы ялга чыккач, үзе дә кайтып фатир алды. Тәкъдиренә язылган икенче яр очрады, дөресрәге аларны таныштырдылар. Закир да гомере буена төньяктагы шәһәрләрдә эшләп йөргән, бер ялгызы авылда бик матур йорт та төзергә тотынган чагы. Нәфисәне әнисенә алып кайтып таныштыргач, икенче көнне ул: “Син минем киленем булырсың”, -  дип, Нәфисәнең башына яулык япкан. Закир оста куллы, төскә-биткә килешле, акыллы, йомшак күңелле ир булып чыкты. Нәфисәгә бәхет кояшы яңадан елмайды. Яңа бәхетле тормыш яңадан башланды. Күрәсең, Ходай Тәгалә үзен бик озак сынады. Әмма, Нәфисә сынатмады, авырлыкларга чыдам булды, сынмады – сыгылмады. Бу бәхеткә ул тулысынча лаек һәм хаклы. Хәерле юллар сиңа, Нәфисә, бәхет кояшың беркайчан да сүнмәсен.

Наилә САФИУЛЛИНА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума