#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Апрель 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Бәхет – ул җан вә күңел тынычлыгы

последние и лучшие новости искусства в мире

Майсәрә апа белән сазлыклар арасында урнашкан ерак бер авылга барганыбызда таныштык. Шәһәрдән, районнардан кунак-төшем аларга киләләр икән. Авыл саен шундый кунакчыл йортлар була. Сәфәрчеләрне ашатып-эчертеп, хөрмәт итеп җибәргән хуҗаларны Аллаһы Тәгалә ярдәменнән ташламый. Үзләре дә тырыш, уңган булганга күрә, тормышларында бәрәкәт, муллык, өйләрендә тынычлык хөкем сөрә андый гаиләләрнең.

Инде Майсәрә апа белән Хәмит абый сиксәнне узсалар да, һаман да йөгерәләр, һаман да сафта. Яхшы күңелле, юмарт кешеләр картаймый диләр бит, бу сүзләр хактыр.

Сикәлтәле һәм чуер ташлы юлларны үтәсе булса да, алар бер-берсенә тугрылыкны саклап, авырлыклар алдында сынмыйча-сыгылмыйча яшиләр. Икесенең дә яшьлекләре сугыш чорына туры килгәч тә, ачлык-юклык михнәтләрен күп күрәләр.

Майсәрә апалар авылы сазлыклар арасында урнашса да, район үзәгеннән 50-60 чакрым гына ераклыкта була. Кыз әти-әниле гаиләдә үсә. Сугыш чорының ачлыктан бик интеккән гаиләләре белән чагыштырганда, ару гына яшиләр алар. Ап-ак, түгәрәк йөзле, нәзек билле кыз үсеп җитүгә, авылга килгән биек буйлы, чем-кара чәчле егет белән таныша. Егет тә, авыл кызларына күз салып йөргәннән соң, Майсәрә апаны сайлый.

“Сездә гаилә зур, әти-әниең олы яшьтә, сеңелләрең тормышка чыкмаганнар әле, әйдә минем авылга кайтабыз”, - ди Хәмит абый. Яшьләр юлга җыеналар. Сазлыклардан кыш көне ат белән берничә авылны узып, икенче районның иң бөлгенлеккә төшкән авылына килеп җитәләр.

Яшьләр авылга кайтып, каенана-каената йортына килеп кергәч, яшь киленне колач җәеп каршы алмыйлар. Хәмит абый урман кисүче булып эшкә урнаша. Эш хакын заманасына карата бик яхшы ала. Тик ул акчаны әти-әнисенә китереп тоттыра. Әнисе өйдәге зур сандыкка сала да, йозакка бикләп куя.

“Без болай яши алмыйбыз, я китәбез, я аерым йортка чыгабыз”, - дип Майсәрә апа иренә шарт куя. Хәмит абый тыныч холыклы кеше була. Кечкенә генә авылда буш йорт табасы кыен булмый аларга.

Боларның аерым чыгуларын белгәч, өйдә тавыш чыга. Тәрәзәләре ватылып беткән каралтыны рәткә китереп, яшьләр шунда күченәләр. Шулчак Майсәрә апа йөкле дә була. Беренче мәхәббәт җимешләре – уллары дөньяга килә. Хәмит абый эш хакы алган саен, районга барып өс-башларына кием-салым, йортка кирәк-яракны алып кайталар.

Әмма алар яхшырак яшәгән саен каенана белән каената яшьләргә барып тавыш-гауга чыгаралар. Майсәрә апа тагын иренә: «Китик моннан, безгә алар яшәргә бирмәячәкләр», - дип ялвара. Кирәк-яракларын чанага төяп, ат белән киредән Майсәрә апа авылына юл тоталар.

Авылга кайткач, башта Майсәрә апаның әти-әнисендә яшәп торалар. Хәмит абый тракторчылар курсын тәмамлап, совхозда тракторчы, ә Майсәрә апа фельдшерлыкка укып чыгып, авыл медпунктында эшли башлый. Гаиләдә тагын бер малай, ике кыз туа. Балалары бер-берсен карашып, мөстәкыйль тормышка өйрәнеп, мәрхәмәтле, кешелекле булып үсәләр.

“Мин Хәмитнең әти-әнисенә ачу тотмыйм. Алар инде күптән гүр ияләре. Аларның шундый кыланмышлары безгә тормышта этәргеч кенә булды. Кешенең тормышы, язмышы яшәгән җиренә бәйле бит. Үз әнием миңа: “Ничек кенә авыр булмасын, бөтен көчеңне куеп тырыш, максатыңа таба атла. Намуслы, гадел юл белән тормышка яраклаш. Башкаларга, тирә-юньдәгеләргә беркайчан да начарлык теләмә. Кешеләргә карата ягымлы, мөлаем бул, хезмәтне ярат, үҗәтлек, үткенлек күрсәт. Бервакытта да Аллаһы Тәгаләне онытма - боларны исеңдә тот!” – дип әйткән иде. Майсәрә апа бу сүзләрдән соң, берара тын калып уйланып торгач: “Кызык, хәзерге әниләр балаларына, минем әни әйткән сүзләрне әйтәләр микән?» – дип куйды.

Наилә САФИУЛЛИНА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836