#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Март 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
26 27 28 29 1 2 3
4 5 6 7 8 9 10
11 12 13 14 15 16 17
18 19 20 21 22 23 24
25 26 27 28 29 30 31

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Бәхет – үзеңнән тора

последние и лучшие новости искусства в мире

34-5Төмән шәһәренең заманча төзелгән, яшәү өчен бөтен уңайлыклары булган “Европейский” микрорайонында Усмановлар гаиләсе яши. Чыннан да, үзебезне чит илдә йөреп кайтандай хис итеп, шәһәребезнең шундый почмаклары булуына куанып кайттык.

Дүртпочмак ясап урнашкан биек йортларның фатирлары зур, әйбәт, аларның балконнары иркен, ишек алдына карый. Ә беренче катта төрле-төрле кибетләр эшләп тора. Ишек алында балалар, олылар, картлар өчен ял итү урыннары, спорт белән шөгыльләнүчеләргә теннис, футбол һәм башка спорт төрләренә мәйданчыклар ясалган. Иң шаккаттырганы - чит илдәгечә  урам каршында зур бинада яшәүчеләр өчен махсус машина гаражлары. Усмановлар гаиләсенең гаражлары 6нчы катта. Машинаны махсус лифтлар ярдәмендә менгезәләр икән.

Фәйрүзә Рахиб кызы белән Исмәгыйль Рәшид улы икесе дә бер елныкы булгач, янәшә классларда укып, мәктәпне тәмамлыйлар. Алар туып-үскән Бухтал белән Урманбаш авыллары арасы 12 чакрым гына булса да, ул вакытта юллар бик начар була. Яз, көз, җәйнең яңгырлы вакытларында шул пычрак юллардан йөрүләре кемнең дә үзәкләренә үтеп беткән. Хәтта зур тәгәрмәчле тракторлар батып кала иде.

Фәйрүзә ханым Төмән дәүләт университетын тәмамлый, 2004 нче елда тарих фәннәре кандидаты була. Күп балалы гаиләдә Фәйрүзә җиденче бала булып дөньяга килә. Әти-әнисе авылның абруйлы кешеләре. Балаларына Гөлҗиһан апа белән Рахиб абый югары белемле, тырыш, эшчән, кешелекле итеп үстерәләр. Бүгенге көндә Гөлҗиһан әби Урманбаш авылының иң өлкән кешесе, ягъни ак әбие. Рахиб бабай инде күптән вафат, әмма халык аны онытмый, акыллы, абруйлы, авыл мулласы иде ул. Әле советлар чоры булуга карамастан, дин ягыннан авылдашларын әйдәп, вәгазьләр сөйләп, агарту эшләре алып барды бабай.

Рахиб бабай Бөек Ватан сугышы ветераны да, шуңа күрә озын гомер насыйп булмый, әмма динле, сәламәт тормышта аз да яшәми ул.

Фәйрүзә ханым: “Без әти-әни үрнәгендә үстек”, - ди. Бала чактан ук тырышлык орлыгы салынган булганга күрә, Фәйрүзә ханым аеруча тормышка үҗәт, белемгә омтылып, адым саен максатына ирешә килә, югары дәрәҗәгә күтәрелә.

Булачак тормыш иптәшен - гомерлек ярын Фәйрүзә ханым үзе кебек тырыш, акыллы егетне сайлап ала. Хәер әллә ни сайларга да кирәкми, “өлешенә тигән көмешен” язмыш үзе туры китерә.

Исмәгыйль Рәшид улы Иркутск шәһәрендә авиатехник училищесын тәмамлап, армиядән кайткач, Фәйрүзәнең әти-әнисеннән кызның кулын сорап, ризалык алгач, алар кавышып та куялар. Яшьләргә башта тулай торак бүлмәсендә тормыш башлап җибәрергә туры килә. Заманалар шундый, һәркем фәкать тик үз көченә таянып гаилә кора.

Бердәнбер кызлары Динара Төмән дәүләт университетын тәмамлап, бүгенге көндә уңышлы эшли. Ул да әти-әнисенә Тимур исемле онык бүләк иткән.

Озак еллар Фәйрүзә ханым Төмән юридик институтында укытучы булып эшли һәм милиция подполковнигы дәрәҗәсенә күтәрелгәч, икенче эшкә күчә.

Бүгенге көндә ул Мәскәү дәүләт идарә һәм хокук институтының Төмән өлкәсе филиалының дәүләт хокук кафедрасы доценты, тарих фәннәре кандидаты.

- Бала чактан ук кызыбыз Динараны мөстәкыйльлеккә, олыларга ихтирамлы, максатына ирешүчән булырга өйрәтеп үстердек, хәзер инде оныгыбызга әнисен үрнәк итеп күрсәтәбез, - ди Фәйрүзә ханым.

“Нәрсә ул бәхет?” – дигән соравыбызга, “Бәхет ул үз-үзең белән ризалашып, булганына канәгать, тапканыңа, ирешкән максатларыңа шөкер итеп яшәү. Иң мөһиме – бөтен әйбергә үз тырышлыкларың белән җитсәң, шул чак бәхет җимешләре татлы була.

Бигрәк тә хәзерге яшьләрне мисал итеп китерер идем. Алар бит рәхәттә генә ләззәтләнеп яшәргә өйрәнеп киткәннәр иде. Менә соңгы еллардагы кризис аларны да уйланырга мәҗбүр итте”. Фәйрүзә ханым сабыр да, авыл кызы буларак, гади дә, әгәр дә аның тормыш юлындагы дәрәҗәләрен белсәк, аның зур кеше икәнлеген аңлау кыен булмас. Әле ул чын татар хатыны да, оныгына, кызына киңәшче, ярдәмче дә, иренә тугры юлдаш, йортында уңган хуҗабикә. Кайберәүләр кебек борын чөерү дигән нәрсә аңарда юк. Иң безгә охшаганы - Фәйрүзә ханымның татар телендә  матур итеп сөйләшүе. Ял көннәрне авылга кайтып, бакчада җиләк-җимеш, яшелчәләр утырталар. Безнең милләт хатын-кызлары  ирне дә тәрбиялиләр, кечкенә баланы үстергән кебек үзләре артыннан югары дәрәҗәгә күтәрәләр. Бу ир-атларны хурлау түгел, алар табигатьләре белән балалар, яхшы хатын белән үсәләр, ә җүнсез хатын белән юлдан чыгалар.

Исмәгыйль - гаиләсенә, балаларына ышанычлы терәк. Эшендә һәм кеше арасында ихтирам казанган, игелекле ир-ат. Аның әтисе 85 яшьлек Рәшид абый исән-сау. Аталары шәһәрдә балаларында чиратлашып кунакта йөри, картлык көнендә аңа күңел җылысын кызганмыйлар.

Дөнья – күләсә, әйләнә дә бер баса”, - диләр бит. Кеше гомере бер мизгел генә, хәзер генә үзеңә дә картлык килеп җитә. Шуңа күрә безнең татарда ата-анага ихтирам зур. Усмановлар гаиләсе дин ягыннан да  артта калмаган. Дини бәйрәмнәребезне зурлап, догалар белән яшиләр. Шуңа күрәдер, алар гаиләсендә тынычлык хөкем сөрә. Ир белән хатын мөнәсәбәтләре искитмәле әйбәт, күп парларга үрнәк.  Гомумән, тормышның тоткасы ирләр булса, тынычлыгы хатын-кыз кулында.

Наилә САФИУЛЛИНА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836