Материалы

“Бәхетебез – балаларда”

последние и лучшие новости искусства в мире

50-6Төмән районы, Талымханда балаларның күплеге Төмәннән шушы авылга бара торган көндезге автобуска кергәч үк күзгә ташланды. Утыргычларга шактый күп мәктәпкәчә яшьтәге һәм башлангыч сыйныфларда укучы сабыйлар утырганнар. Шимбә көн булгач, төрле йомыш белән өлкәннәргә ияреп шәһәргә барып кайтуларыдыр.

Талымхан урта мәктәбендә 2017-2018 уку елында 109 бала белем алуын белгәч, шатландык. Хәзерге демографик кризис заманасында бер авыл өчен бу яхшы күрсәткеч.

Без 4 балалы Сабировлар гаиләсе белән очраштык. Гаилә башлыгы Фаил Риваль улы эштә иде. Безне каршы алырга башта сабыйлар йөгереп чыктылар, аннары әниләре – Зөлфия Әмир кызы күренде.

Сабыйлар берсеннән-берсе кечкенә, ифрат сөйкемлеләр, шуклар, алар янында күрше кызы да бар, исеме Айсылу икән. Иң кечкенә бала Дәниф бишектә йоклый иде. Без Зөлфия ханымнан гаиләләре турында сорадык.

- Тормыш иптәшем Талымхан егете, Төмәндә юл төзүче булып эшли. Мин Ялутор районы, Исәт авылында туганмын, әмма 20 еллап Талымханда яшим. Әнием вафат, әтием Исәттә тора. Терлек фермасында 2009 елдан бирле сыер савам. Азаматка 9 яшь, мәктәптә 3нче сыйныфта яхшы укый. Әлфинәгә - 6, Фәрхәткә - 3, Дәнифкә - 1 яшь. Балаларны тәрбияләшергә әби-бабайлары булыша. Һәрберсенең үз холкы. Кызыбыз аз сүзле, энеләрен карарга ярдәм итә. Малайлар өчесе дә шаяннар, энергияләре ташып тора. Саф һавада урамда уйнарга яраталар. Мәсәлән, Фәрхәт әтисенең эштән кайтуын чак көтеп ала, машинада утырып йөрергә һәвәс. Азамат җитди, таләпчән, кечкенәләр аны тыңлыйлар. Бала бала инде, төрлесе була, бер-берсе белән сугышып та алалар. Тиз сөйләшеп китәләр. Хәзер менә балалар бакчасында шигырьләр, җырлар өйрәнеп, өйдә миңа сөйлиләр. Сарыклар асрыйбыз, ике мәчебез дә бар (көлә). Бөтен бәхетебез шушы балаларда, - дип сөйләде Зөлфия Әмир кызы.

Бу дөньяда әти яки әни булу бәхетенә ирешүдән дә зуррак шатлык юктыр. Күп бала тәрбиялисе җиңел түгел. Сабыйларга өс, аяк киемнәрен алып өлгереп булмый, тиз үсәләр һәм башкасы. Һичнәрсәдән курыкмыйча балалар үстерүче ата-аналарга карап сокланасың, горурланасың. Шушындый гаиләләргә сәламәтлек, иминлек телисе генә кала.

Диләфрүз ФӘХРЕТДИНОВА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума