Материалы

Бәхетле гаилә җылысында

последние и лучшие новости искусства в мире

Быел 15 майда халыкара гаиләләр көнен бәйрәм итә башлауга да 20 ел үтеп китте. Бәйрәмдә тәбрикләнергә лаек гаиләләр күп милләттәшләребез арасында. Алар турында без гел язып киләбез. Бу юлы Яркәү районының Рәгес авылында гомер итүче Нурия Исламетдин кызы Әминова гаиләсе белән таныштырып китәсе килә.

Нурия апа әтисе сугыштан кайткач дөньяга килә. Гаиләдә шатлыкның чиге булмагандыр ул туганда. Беренчедән, әнисенең ире сугыштан исән-имин кайта, икенчедән, кадерле сабыйлары туа, тормыш дәвам итә. Шулай тагын 3 бертуганы белән алар дус, бердәм булып үсәләр. Нурия апа Карбан һәм Маранка мәктәпләрендә сигез классны тәмамлап, Тубылга зооветтехникумга һөнәр үзләштерергә китә.

Ул чорда колхоздан юллама бирәләр, укудан соң яшь белгеч кирегә кайтып берничә ел эшләргә тиеш була. “Ә мин туган авылыма диплом белән бергә, кияүле һәм балалы булып кайттым, - дип елмая Нурия апа. – Менә без кушылганга 45 ел гомер үтеп тә китте. Ирдән бик уңдым мин. Аның кулы бар эшкә дә оста. Үзе 25 яшендә клиник үлем кичереп, күп төрле авырулары булса да, бер дә күңелен төшерми, гел ни дә булса эшләргә, булдырырга тырыша. Колхозда шофер булып эшләде, өйләргә газ да кертте, идарәче дә булды (ул елларда халыкка күп файдасы тиде). Печәнлекләр якынаю гына ни тора! Элек Тубыл елгасының аръягыннан ташый идек. Аны елгада боз каткач кына алып кайта алдык. Әле трактор белән боз астына китүчеләр дә булды. Төп урамда юллар да күтәртелде. Терлек фермаларын су басмый торган биек урынга күчергәч кенә колхозлар да таркалды. Маллар таралып бетте. Ирем Николай аннары да кул кушырып утырмады: мичен дә чыгарды, эретеп ябыштыручы да, электрчы да, техника ремонтлаучы да ул. Әле чиягә йөрергә каязлар да ясарга, вакытында балаларга мәктәпкә йөрергә сумкалар да тегәргә вакыт тапкан. Шулар өстенә кура тулы хайван: 2 ат, сыер, унлаган сарык. Өйне дә туганнар белән бергә күтәрдек, хәзер җылы су да, суыгы да краннан агып кына тора.

Нурия апа үзе дә төшеп калганнардан түгел. Башта зоотехник, аннары осеменатор булып эшли. Балалар бакчасы ачарга сорагач, 1980 елда ул да ачыла. 13 елдан соң бакча ябылгач, мәктәпкә башлангыч класс укытучысы булып керә. Шуннан лаеклы ялга чыга. Җәмәгать эшен дә калдырмый. “Ана даны” медале иясе, хезмәт ветераны 3 чакырылышта авыл советында депутат була. Бергәләшеп 5 бала үстергәндә клубта “Үрнәк гаилә” дип котлыйлар да әле гаиләләрен. Ул елларда авыл арасында ярышлар үткәрүләрме, концертлар оештырулар – барысы да тормышка ямь өсти.

Игелекле, таянычыбыз булып үссеннәр дигән балалары да шатлык кына китереп торалар. 4се гаиләле, берсе генә урнашмаган. Бар эшне дә бергәләшеп башкаралар: печән, утын, бәрәңге эшкәртүнең авырлыгы сизелми дә кала. Урман байлыкларын җыярга да бергә йөриләр, ауны да үз итәләр. Тагын да бер шөгыле бар бу гаиләнең: балык тотарга яраталар. Ел әйләнәсе аларда балык өзелми. Ауларны карарга Нурия апа да бергә бара. Балыкны тозлыйбыз, артыгын бүләккә таратабыз, диләр алар. Апа сиксәненче елларда ире эшкәрткән тиреләрдән баш киемнәре дә тегә әле. Балаларны үстерәсе бер дә җиңел булмый. Төрлесен өйрәтә тормыш.

Ачык күңелле, кунакчыл бу гаилә һәркемгә дә ярдәм кулын сузарга әзер. Киңәш сорап килүчеләрне дә хуш күреп каршы алалар. Авыл трассадан ерак булмагач, көнен-төнен ишек кагучылар очрый. Я бензины бетә, я машиналары ватыла, адашучылары да булмый түгел – аларга хәлләреннән килгән кадәр булышырга тырышалар.

“Гаилә – бәхет ачкычы”, дип юкка гына әйтмәгәннәр шул. Бер-береңнен кадерен белеп, күңел җылысын тоеп, кулга-кул тотынышып үткәндә генә гомер юллары якты истәлек булып нур чәчеп торалар, балалар тормышында чагылыш табалар.

Гөлнур ВӘЛИЕВА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума