Материалы

Бәхетле гаилә

последние и лучшие новости искусства в мире

Безнең Муллаш авылында яшәүче Рәсимә Арифулла кызы һәм Мансур Әбдесамат улы Бабшановларның бергә гомер итүләренә 37 ел булды. 7 ноябрь көнне Мансурга 60 яшь тулу уңаеннан теләү үткәрделәр. Төрле яктан килгән кунаклар, авыл халкы бик күп булды.

Теләүдә авыл мулласы Хәмзә Нәҗметдин улы Нурмөхәммәтов Коръән укып, ягымлы тавышы белән төрле вәгазьләр сөйләп, гореф-гадәтләребезне искәртеп китте. Хәмзә абый укыганда һәр кеше йотлыгып, игътибар белән тыңлый. Табыннар мул, токмачлы шулпа, пылау әзерләгәннәр.

Аштан соң Шыкча һәм Яркәү ягыннан килгән ике баянчы һәр кешене биетеп, җырлатып озатып калдылар. Менә шундый мәҗлесләр бик күңелле үтә безнең авылда.

1954 елның 7 ноябрендә Сәбибҗаман һәм Әбделсамат абыйның гаиләсендә беренче уллары туа. Аңа Мансур дип исем кушалар. Мансурдан соң Шайнур, Халидә, Газинур дөньяга килә. Мансур олы бала булгангадыр, кечкенәдән үк эшчән булып үсә. Балык тотуны һәм урманны бик ярата. 8нче сыйныфны Мансур авыл мәктәбендә тәмамлап, Мальково училищесында тракторчылыкка укый, кичке мәктәптә урта белем ала. 1973-1975 елларда армия сафында Приморск краенда тимерьюлчылар гаскәрендә хезмәт итеп кайта. Совхозда тракторчы һәм комбайнчы булып эшли.

Рәсимә Арифулла кызы ерак Яркәү районының Ваңгы авылында туып-үсә. Урта белем алгач, Рәсимә Төмәнгә килеп, моторлар заводына эшкә керә.

1977 елның 18 февралендә Мансур белән Рәсимә кавышып туй үткәрәләр. Субботино поселогында 2 ел яшәп, икесе дә заводта эшлиләр. Мансурның әтисе авыргач, икесе дә Муллашка кайталар. Тату гаиләдә 3 егет дөньяга килә – Илһам, Илгиз, Илдус. Һәркайсы белем алып, өчесе дә армия хезмәтен үтәп кайталар. Үз тиңнәрен табып, гөрләтеп туйлар үткәрәләр. Хәзерге вакытта өч оныклары бар. Әби белән бабай аларны үстерүдә ярдәм итәләр. Рәсимә Арифулла кызы 22 ел авыл хакимиятендә эшләп, лаекыл ялга чыкса да, хәзер дә эшен дәвам итә. Намуслы, ярдәмчел, ачык йөзле диләр аның турында.

Мансур Боровой поселогында газ котельнясында оператор булып 10 елдан артык эшләп, лаеклы ялга аны Мактау грамоталары белән озаталар. Мансур дини бәйрәмнәрдә дә актив катнаша. Авыл халкы аны хөрмәт итә.

Мәрьям ЗӨЛБОХАРОВА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума