#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Март 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
26 27 28 29 1 2 3
4 5 6 7 8 9 10
11 12 13 14 15 16 17
18 19 20 21 22 23 24
25 26 27 28 29 30 31

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Бабаң кем дә, затың ни?

последние и лучшие новости искусства в мире

Әллә замана модасы, әллә тарихи үзаңыбызның уянуы - нәсел чылбырындагы югалган буыннарны барлау теләге көчле хәзер. Борынгы мирасның кыйммәтен аңлый барабыз, димәк. Тарих пәрдәсенең читен күтәреп, чорлар аша ерак бабаларны ничек эзләп табарга соң? Нинди тарих чыганакларга таянырга?

Шәхсән мине гаилә тарихларын нинди документларга нигезләнеп төзиләр дигән сорау күптәннән кызыксындыра иде. Ниһаять, архивка кереп, ул кулъязмалар белән үземә танышу насыйп булды.

Нәселне ачыклау, ата-бабаны, туганлык җепләрен табу эше төп ике чыганакка нигезләнеп алып барыла. “Ревизия язмалары” һәм “Метрика кенәгәләре” дип атала бу кулъязма документлар. Аннан башка губернатор канцеляриясе, волость идарә документлары, “похозяйственые книги”, XYIII гасырда Екатерина патшабикәнең генераль межелау кампаниясе вакытында төзелгән җир планнары бар. Авыл җыеннары документлары да бик күпне сөйли ала. “Ревизия язмалары” XYIII-XIX гасырларның беренче яртысында Россиядә уздырылган җан исәбен алу нәтиҗәләре ул. 1720-1858 ел аралыгында барлыгы ун кампания уза. Казан губернасы буенча 1834, 1850,1858 елгы җанисәп нәтиҗәләре (8, 9, 10 ревизияләр) тулысы белән диярлек сакланган. Кайбер авыллар буенча 1735-1765 елга караган документларны да табарга була. Россиядә узган бу эшнең максаты – җан башыннан салым түләү булган әлбәттә. Гаиләдәге ир-ат җенесе вәкилләре саныннан чыгып салынган ул салым. Шуңа да 1, 2, 6 ревизияләрдә хатын-кызларны җан исәбенә кертмәгәннәр. Калганнарында гаилә составы тулысы белән күрсәтелгән.

Мөселманнарның метрика кенәгәсе исә 1828-1829 елларда төзелә башлый. Бу эшне инде мөфтият кушуы белән, муллалар үзләре башкара. Бер авылда әллә ничә мәхәллә булуын искә алсак, авылдагы метрикалар да мәхәллә саен тутырылган. Дөреслектә, алар ике нөсхәдә язылырга тиеш булган. Бер нөсхәсе Уфадагы мөфтияткә тапшырылган. Шуңа да хәзерге Татарстан территориясенә кергән күпчелек авылларның 1865 елга кадәрге борынгы метрика кенәгәләре әле бүген дә саклана. Мөселман метрикалары дүрт өлештән тора: туучылар, үлүчеләр, никахлар, талаклар. Бөгелмә, Әлмәт, Тукай, Актаныш, Зәй ягы авылларына караган документлар азрак. Ә менә Вятка губернасына караган (Алабуга, Менделеевск, Әгерҗе яклары) метрикаларның хәле аяныч. Сәбәпләре, билгеле, күптөрле: су басулар, янгыннар... Кызганыч, андагы мәгълүматларны хәзер берничек тә табып булмый.

Шәҗәрә төзүчеләргә киңәшләр...

Беренче эш итеп, әлбәттә, гарәп имлясын өйрәнергә кирәк. Гарәп язулы басма китаплар белән кулъязмадагы гарәп имлясын танып уку – икесе ике нәрсә.

Барлык туганнарны, авылдашларны сораштырып, мөмкин кадәр мәгълүмат тупларга тырышыгыз. Борынгы документлар сакланганмы икән, аларны барлагыз. Кешене туган елы һәм исеме буенча гына табып булмый: туган авылын да белергә кирәк.

Бу эшнең озакка сузылачагына күңелегез белән әзер булыгыз.

Тарихи кыйммәте югары булган документларның оригиналларын, шул исәптән метрика кенәгәләрен дә кулга бирү чикләнгән булын да истән чыгармагыз.

Сезне кызыксындырган мәгълүматларның электрон копияләре булырга мөмкин.

Метрика кенәгәләренең электрон нөсхәләре белән Татарстан дәүләт архивының уку залларында танышырга була. Документларны электрон форматка күчерү эше әлегә төгәлләнмәгән, шуңа да барлык мәгълүматлар да булмаска мөмкин.

Сезне кызыксындырган документларның электрон нөсхәсе булмаса, уку залына алдан заказ бирергә кирәк. Документларны махсус сканердан чыгарып, базага кертү бер-ике ай чамасы вакытны ала.

1922 елдан соңгы гражданлык хәлләре хакындагы мәгълүматларны табу өчен архивка түгел, ЗАГСка мөрәҗәгать итәсе.

(“Сөембикә”).

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836