Материалы

Бабаема багышлыйм

последние и лучшие новости искусства в мире

Вагай районы, Индәр авылында яшәп, Ватан сугышында һәлак булган бабаем - Хәлим Сәбәрмәт улы Сәбәрмәтов турында язарга булдым. Мин аны үзем күреп белмәсәм дә, безнең йөрәкләрдә ул мәңге батыр солдат, сугыш ветераны буларак саклана.

Бабаем 1902 нче елда 8 балалы крестьян гаиләсендә икенче бала булып туа. Иң кечеләренә 3 яшь булганда, әниләре тиф белән чирләп, үлеп китә. Әтиләренә балаларны үзенә генә тәрбияләргә туры килә. Ул вакытта Сәбәрмәт картатам күп итеп эре мөгезле хайваннар асрый, шул сәбәпле хезмәтчеләр дә тоткан була. Ходай рәхмәте белән, балалар сәламәт булып үсеп җитеп, эшкә ярый башлыйлар. Хәлим бабаем 1927 нче елда авылның чибәр кызы – Латыйфә Уразмөхәммәт кызына өйләнеп матур гына гаилә корып җибәрәләр. Ләкин, кызганычка каршы, туган 3 балалары да кызылча авыруыннан үлеп китәләр. 1937 нче елда кызлары Мәкъсүмә - минем әнием дөньяга килә. Тормышлары түгәрәкләнеп кенә киткәндә, Бөек Ватан сугышы башлана.

Ноябрь аенда 4 бертуган – Сәлим, Хәлим, Чамалетдин, Ниязмөхәммәткә фронтка чакыру кәгазе килеп төшә. Балаларын сугышка озатканнан соң, картатам үз эшен дәвам иттерә. Аңа ике улы – Хәлит белән Дусмөхәммәт булышалар. 2 кызы һәм 2 килене сыер савалар, сөт, итне колхозга тапшыра баралар. Бер елдан соң картатам тагы ике улын сугышка озата. Тиздән улларының кара кәгазьләре килә башлый. Сәлиме турында: “Хәбәрсез югалды”, ә Хәлим, Чамалетдин һәм Ниязмөхәммәтнең батырларча һәлак булып Калининград шәһәрендә туганнар каберлегендә күмелгәннәре турында хәбәрләре килә. Җиңү байрагын әтиләренә ике кече уллары алып кайталар. Картатам исән калган уллары һәм кызларының оныкларын үстерергә булыша, бала-оныклары аны бик яраталар, хөрмәтлиләр. Һәр ел 9 майда без үзебезнең сугышта һәлак булган, исән-сау кайтып, илебезне торгызуда фидакарь хезмәт иткән, ләкин алар да күптән вафат булган сугыш һәм тыл ветераннарын искә алып, һәйкәлгә чәчкләр салабыз. Алар башкарган батырлыкларны онытмыйча, яшь буынга җиткерергә тырышабыз. Киләчәк буын да Җиңүнең совет халкына җиңел бирелмәгәнен белергә тиеш.

Илдар МУТАКАРОВ, Вагай районы, Меткә авылы.
(Рәүфә КАНГАЗИНА тәрҗемәсе).

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума